Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргалине башка колониягә "җитәкчелек белән дорфа сөйләшкән" өчен дип күчергәннәр


Данис Сәфәргали мәхкәмәдә
Данис Сәфәргали мәхкәмәдә

Октябрьдә активистны башка колониягә күчергәннәр иде. Моңа Сәфәргалинең "идарә кешеләре белән дорфа сөйләшүе" сәбәп булган диделәр.

"Алтын Урда" хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалине башка колониягә һәм камера тибындагы бүлмәгә "идарә вәкиле белән дорфа сөйләшкәне өчен" күчергәннәр. Бу хакта активистның хатыны Гүзәл Сәфәргалигә Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Киров өлкәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Филимоновтан килгән хатта әйтелә.

Хатта язылганча, "Сәфәргали колониядә үзен кире яктан күрсәткән, утыру тәртибен 14 тапкыр бозган, дүрт тапкыр штраф изоляторына кертелгән, бер тапкыр камера тибындагы бүлмәгә ябылган, макталмаган".

Моннан тыш, "тыелган әйбер саклаган өчен Сәфәргали 2018 елның 21 июнендә колония кагыйдәләрен явыз рәвештә бозучы дип танылган һәм гадәти шартлардан кырыс шартларга күчерелгән" диелә.

Филимонов шулай ук Данис Сәфәргали "Бишенче санлы колония идарәсе вәкиле белән дорфа сөйләшкәне өчен 9 октябрьдән алты айга камера тибындагы бүлмәгә утыртылды" дип тә яза.

Сәфәргали әле Киров районыныд Омутнинский районында урнашкан алтынчы санлы колониядә тотыла. Аның бирегә күчерелүе турында октябрь уртасында билгеле булды.

Элегрәк Сәфәргалине, прокурор килгәч, намазын өзеп каршына барып басмаган өчен штраф изоляторына япканнар иде. Гүзәл ханым иренә басым ясалуы турында әледән-әле сөйләп тора.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG