Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан үзәгендә татар телен яклау митингына рөхсәт бирелде


Казан хакимияте Меңъеллык мәйданында татар телен яклап митинг уздыруны килештерде.

Казан шәһәр хакимияте татар теленең дәүләт статусын яклап һәм чүп яндыру заводына каршы митинг уздыру белән килеште. Митинг 9 декабрьдә Үзәк стадион янындагы Меңъеллык мәйданында узачак.

Чараны күптән түгел төзелгән "Үзләре оешкан Татарстан иҗтимагый шуралары" уздыра. Анда берьюлы берничә мәсьәлә күтәрелә: ватандашларның конституцион хокукларын даими рәвештә бозу; җыеннар уздыру иреге; чүп яндыру заводы төзелеше; авыл хуҗалыгында нурланыш ысулын куллану; татар теленең дәүләт теле статусы; Татар милли университетын булдыру; пенсия реформасы; канунсыз хөкем ителгәннәрнең хокукларын яклау.

27 ноябрьдә Казан башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин оештыручыларга митинг уздыру турындагы белгертүне тулыландырырга кушты. Белгертү тулыландырылгач соңгы берничә айда беренче мәртәбә шәһәр үзәгендә митинг уздыруга рөхсәт бирелде.

XS
SM
MD
LG