Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия конституция мәхкәмәсе Чечня-Ингушетия чикләре килешүен таныды


Русия конституция мәхкәмәсе утырышы
Русия конституция мәхкәмәсе утырышы

Русия конституция мәхкәмәсе Чечня белән Ингушетия арасында чикләрне билгеләү турындагы килешү Русия Конституциясенә каршы килми дип белдерде.

6 декабрьдә Русия конституция мәхкәмәсендә Ингушетия белән Чечня арасында чикләрне билгеләү турында килешүнең канунилыгы каралды. Мәхкәмә әлеге килешү Русия Конституциясенә каршы килми дип белдерде. Утырышта катнашучы ике республика башлыклары вәкилләре дә килешү Конституциягә туры килә дип чыгыш ясады.

Документның канунилыгы мәсьәләсен карау узган атнада Петербурда башланды. Ингушетия халкын яклап протест чаралары да узды. Берничә кешене тоткарладылар.

16 октябрьдә Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешү гамәлгә керде. Аны 26 сентябрьдә ике республика башлыклыры Юнысбәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров имзалаган иде. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы Чечня җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң сентябрь ахырында Ингушетиядә протест чаралары башланды.

Ингушетиянең конституция мәхкәмәсе Чечня белән чикләрне үзгәртү турындагы килешүне кире какты һәм әлеге мәсьәләдә референдум уздырырга кушты. Моннан соң Ингушетия башлыгы Евкуров Русия конституция мәхкәсенә мөрәҗәгать итте.

Ингушетия конституция мәхкәмәсе рәисе Аюп Гагиев бүгенге утырышта катнашудан баш тартты. Ул документның контитуционлыгын тикшерү Русия конституция мәхкәмәсе компетенциясенә карамый диде.

26 ноябрьдә республиканың инициатив төркеме үзәк сайлау комиссиясенә чикләрне үзгәртүгә бәйле референдум уздыру турында документлар кертте.

XS
SM
MD
LG