Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яшәү яме" ветераннар клубы Сара Садыйковага һәйкәл куяр өчен имза җыя 


Сара Садыйкова

"Сара Садыйковага һәйкәл кую өчен көрәш 26 ел бара, ясалган сыны тузан җыеп ята", ди имза җыюны оештыручылар.

"Яшәү яме" ветераннар клубы татар халкының күренекле җырчысы һәм композиторы Сара Садыйковага һәйкәл куяр өчен имза җыя. "Сара апа Садыйкованың һәйкәле булуын бик телибез. Халык та бик тели. Шул уй, шул өмет белән яшибез хәзер. Имзалар җыярга булдык”, дип сөйләде Азатлыкка имза җыюны башлап йөрүчеләрнең берсе Фәһим Шәйнуров.
Хәзер имзалар саны 400дән арткан. "Ике мең чамасы җыелгач, халык теләген белдереп, аларны хөкүмәтнең җаваплы хезмәткәрләренә тапшырырга җыенабыз, шул исәптән президентка, мәдәният министрына да", диде ветеран.

"Яшәү яме" ветераннар клубын оештырган журналист Рафаэл Салмышев Сара Садыйковага һәйкәл кую өчен көрәш инде 26 ел дәвамында барганын әйтте. "Һәйкәл бар, шул һәйкәлне алып кую өчен имзалар җыябыз да инде", диде ул.

Сынчы Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән, Сара Садыйковага багышланган "Җидегән чишмә" композициясе Казанның Юнысов мәйданында куелырга тиеш булса да, соңрак ниндидер сәбәпләр чыгып, ул куелмый калды. Һәйкәлгә бүтән урын тәкъдим ителде, әмма аның авторы бу карар белән килешмичә, урын Юнысов мәйданында булмаса, һәйкәлне куярга рөхсәт бирмәячәген белдерде.

"Ул остаханәдә ята, аны тузан басып бетергән. Гәүдәсе бар, башы юк. Шул хәлгә җиткән. Депутатларга да яздык, Татар конгрессына да барып килдек", дип сөйләде Шәйнуров Сара Садыкова һәйкәле турында.

Татарның мәшһүр композиторы Сара Садыйкованың кызы 93 яшьлек Әлфия Айдарская Азатлыкка интервьюда "һәйкәлгә бер өмет тә калмады, соңгы отписканы 2016 елда алдым", дип сөйләгән иде.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG