Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Фаил Алчыновка салынган 150 мең сумлык штраф карарын кире каккан


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе "Башкорт" хәрәкәте лидеры Фаил Алчыновка 150 мең сум штраф салу карарын кире беренче инстанция мәхкәмәсенә төшергән.

Баймак районы Темәс авылында оештыруда гаепләнеп салынган 150 мең сум штраф турындагы карар мәхкәмәдә яңадан каралачак. Бу хакта "Башкорт" хәрәкәтенең Вконтактедагы төркемендә хәбәр ителә. Башкортстанның Югары мәхкәмәсе карарны беренче инстанция мәхкәмәсенә төшергән.

Хәрәкәт әгъзалары әлеге карарны "җиңү" дип атый.

Темәс авылында җирле халыкның читтән килеп таш чыгару карьерында эшләүчеләр белән сентябрь ахырында булган сугышуыннан соң рөхсәтсез җыен уздыруда гаепләп, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Алчыновка 150 мең сум штраф түләтергә дигән карар чыгарган иде. Активистлар мәхкәмә карары гадел түгел дип саный. Алчынов бу мәхкәмә карарын Югары мәхкәмәгә шикаять иттеләр.

Шулай ук әлеге хәлдән соң акча җыю турында игълан ителде. Берничә көн эчендә 303 мең сум акча җыелды.

XS
SM
MD
LG