Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык театрлары татар мохитен саклый"


"Гөргөри кияүләре", Бөгелмә халык театры

10 декабрь Казанда "Идел-йорт" XVIII халык театрлары бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Соңгы елларда бу театрлар эчтәлекле әсәрләр куя башлады, аларга яшьләр тартыла, ди белгечләр.

"Идел-йорт" халык театрлары бәйгесендә быел 43 районнан 54 театр коллективы катнашкан. Казанга шулардан 18 халык театры чакырылган һәм алар 8-21 октябрьдә йомгаклау турында катнашкан. Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, республикада халык театры булмаган район, гомумән, юк. Иң күп үзешчән театр – Актанышта. Аларда 56 халык театры эшли. Былтыр гран-прины актанышлар алган булса, быел иң зур бүләк – 1 миллион сум күләмендәге грант Бөгелмә халык театрына тапшырылды.

"Театры булган авылларда тел саклана"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:18 0:00

Фәнзилә Җәүһәрова бәйгедә бөтен районнар да катнаша дип әйтеп булмый диде. Быел Татарстаннан бердәнбер Спас районы катнаша алмаган. Аларга коллективны туплау, театрны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итәбез һәм киләсе елда спаслылар катнашыр дип өметләнәбез, ди җитәкче. Чөнки аныңча, халык театры – телне саклаучы үтемле чараларның берсе:

Фәнзилә Җәүһәрова
Фәнзилә Җәүһәрова

– Театрны тел белмәгән кеше рәхәтләнеп карый алмый. Чөнки монда телнең әйтелеп бетмәгән нечкә урыннарын тоемлау кирәк. Үзешчән театрда шушы төбәктә, шушы авылда көндәлек мәшәкате белән яши торган кешеләр катнаша. Еш кына үзешчән театр тамашасын карарга бөтен авыл кубарылып килә. Кайвакытта Тинчурин театры булсынмы, Камал театрымы – алар бу кадәр халыкны җыя алмаска да мөмкин әле. Ә инде үзешчән театрда катнашкан авылдашы фикере гади кешегә тормыш үрнәге булып күренергә мөмкин.

Үзенең театры булган авылларда, мәктәбе булмаса, сөйләм теле саклана

Авылда телне саклау турында сүз кузгатабыз икән, үзенең театры булган авылларда, мәктәбе булмаса да, сөйләм теле саклана әле. Һәрхәлдә, халык театры сөйләм телен саклау чарасы булып хезмәт итә. Моны мәдәният министрлыгы да, татар конгрессы да аңлый. Шуңа күрә чит төбәкләрдә эшләп килә торган театр җитәкчеләре һәм театр оештырырга теләге булган кешеләр өчен конференция үткәрдек. Март аенда яңадан җыелырга ниятлибез. Без бу шаукымны киңәйтмәкче булабыз. Әле бит "Идел-йорт"ның "Иделкәем" дигән балалар театраль фестивале дә бар. Бу – "Идел-йорт"ның чишмә башы инде. Аны карап, чистартып, тәрбияләп торырга кирәк. Анда гаҗәп үзенчәлекле курчак театрлары оешты. Бу да бит телне саклауның бер юлы. Бала бию белән халкының хореографик үзенчәлекләрен өйрәнә ала, әмма тел югала бит. Халык театрларын шуңа җәелдерергә, чит төбәкләрдә дә кузгатып җибәрергә иде. Дөрес, театрны иң үтемле механизм дип әйтмим, ләкин ул да телебезне, рухыбызны тота торган чараларның берсе.

Гран-прига лаек булган Бөгелмә халык театры режиссеры Флера Шәрипова әйтүенчә, театрлар татар теле өчен көрәштә алгы сафта баручылар:

Флера Шәрипова
Флера Шәрипова

– Бөгелмәдә халкының 40 проценты гына татарлар. Безгә шушындый шартларда да тамашачыны табарга һәм телне саклауга үзебездән мөмкин кадәренчә өлеш кертергә кирәк. Безнең драма түгәрәге 2001 елдан ук эшли башлады, ә 2006 елда меценат Хәким бай йортында татар мәдәният үзәге ачылды һәм безнең эшебез шунда дәвам итте. Иң беренче "Әниләр һәм бәбиләр" (Т. Миңнуллин) спектаклен сәхнәләштердек. Ул бик уңышлы булды. "Алты кызга бер кияү", "Йөрәк маем", "Миңлекамал" спектакльләрен дә халык яратып кабул итте. Безнең һәрбер спектакль шушы "Идел-йорт"ның Казан турына үтә һәм икенче урыннан да түбәнрәк урын алганы булмады. Соңгы ун ел эчендә республиканың иң яхшы халык театрлары бишлегеннән чыкканыбыз юк.

Эшебезне телне кысрыклауга җавап булсын дип эшлибез

Күбрәк мәктәпләр белән эшлибез. Бөгелмәдә барлыгы 23 мәктәп бар, аларның һәркайсында да татар телле балалар бар, моңа өстәп төрек-татар лицее бар. Балалар бакчалары, татар телле әти-әниләрне мәдәният үзәгенә җәлеп итәргә тырышабыз. Чөнки мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылды, без үз эшебезне шушы кысрыклауга җавап булсын дип эшлибез. Режиссер буларак балаларга, яшьләргә, урта яшьтәгеләргә дә кызык булырлык пьесалар сайлап алам. Пьеса телебезнең матурлыгын ача, фольклор материал кулланырга мөмкинлек бирсен дигән таләпләрем дә бар. Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" пьесасы фольклорга бай, шуңа әлеге әсәргә тукталдык. Без Бөгелмәдә генә эшләмибез, иганәчеләр табып, районның бөтен авылларын йөреп чыктык, урыс авылларына да бардык. Шыгрым тулы зал булды. Димәк, без башка милләтләрдә дә татар теленә ихтирам уята алабыз. Минемчә, татар телен саклауда театр иң алгы рәтләрдә булырга тиеш.

Жюри әгъзасы, композитор Эльмира Галимова да урыс мохитендә уңышлы эшләп килгән татар театрларына игътибар иткән:

Эльмира Галимова
Эльмира Галимова

– Өченче ел шушы фестивальдә спектакльләрнең музыкаль бизәлеше юнәлешендә эш алып барам. Монда бик күп төбәкләр катнаша. Бигрәк тә урыс мохитендә балалардан алып урта буын, өлкәннәргә чаклы халыкны җәлеп иткән театр коллективларының күплегенә игътибар иттем. Алар арасыннан Ульян өлкәсе, Бөгелмә коллективына рәхмәтем чиксез. Телне саклауда шушы коллективларның һәм әлеге фестивальнең өлеше зур дип саныйм.

Халык яратып кабул иткәнгә, театрлар классик әсәрләрне алырга тырышалар

Фестиваль үсештә. Чөнки республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге халык театрлары вәкилләренә соңгы елларда мастер-класслар үткәрә. Шушы дәресләрдән алган белемнәр сәхнәдә күренә башлады. Музыка бизәлеше дә яхшырды, фольклор материалны оста кулланалар, классик әсәрләрне сәхнәләштерүдә дә шомардылар. Драматургиягә килсәк, халык яратып кабул иткәнгә, театрлар классик әсәрләрне алырга тырышалар. Жюри рәисе Нияз Игъламов исә бүгенге драматургларның әсәрләрен дә алырга курыкмаска өнди. Дөрес, классик әсәрләрдә дә үзләренең яңа карашларын чагылдырган коллективлар бар. Елдан-ел номинацияләр үзгәрә. Жюри әгъзалары спектакльләрне карап бетергәч, шундый нәтиҗәгә килә. Чөнки барысын да билгеләп үтәсе килә. Әйтик, кемдер классиканы бик яхшы итеп, Камал театры дәрәҗәсендә куя алганы белән аерылып тора. Мәсәлән, Апас районы халык театры "Әлдермештән Әлмәндәр" спектаклен Камал театры өлгесендә эшләгән, хәтта Шәүкәт Биктимеровка охшаган актер да тапканнар. Узган ел да шундый кызыклы очрак булды, "Илгизәр+Вера" спектаклен дә Камал театры тәэсирендә куйганнар иде. Халык театрларының профессиональ театр дәрәҗәсенә омтылулары да үзенә күрә нәтиҗә бит инде ул.

"Идел-йорт" фестиваленең жюри рәисе Нияз Игъламов, халык театрлары булган авылларда яшьләр күбрәк кала, дигән фикердә:

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

– Халык театрлары татар мәдәниятен, телен саклый. Минемчә, соңгы елларда бу театрларга яшьләр тартыла. Бик эчтәлекле әсәрләр куя башлаганнар. Элек комедияләр куялар иде, пьеса сайлаганда кабатлаулар күп була иде. Әйтик, биш театр "Әни килде"не куя, алты театр "Гөргери кияүләре"н. Хәзер беркем дә алынмаган әсәрләрне табарга тырышалар.

Халык театрлары булган авылларда яшьләр күбрәк кала

Әлбәттә алар телне, татар мохитен саклыйлар. Тел бит авылларда да бетеп бара. Тагын бер әһәмиятле нәрсә бар: алар гади халыкта югары сәнгатькә кызыксыну уяталар. Һәм иң кадерлесе – бу кызыксынуны үзләре дә гади халык арасыннан булган, театр дип җан аткан кешеләр – сыер савучы, механизатор, укытучы, авыл җирлеге башлыклары уята. Алар көндез эштә, кичен театрга җыелалар. Мин шулай сизәм: халык театрлары булган авылларда яшьләр күбрәк кала, чөнки алар өчен күңел ачу чарасы бар. Шуңа күрә, халык театрларын яклыйсы, саклыйсы иде. Бу юнәлештә эшлисе эшләр бар. Иң киң таралган хаталар режиссурага карый. Пьесага анализ ясау, конфликтны эзләп табып, яңача күрсәтә белү – әлегәчә йомшак урын. Чөнки режиссерлар күп була алмый. Алар бик сирәк туа. Авылларда да андый кешеләр бар. Алар профессиональ түгел, әмма сизгерлекләре искиткеч.

Тантаналы чарада Казанга үткән һәрбер коллективка диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Чирмешән халык театры режиссеры Рушания Шакировага халык театры сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен 70 мең сум күләмендә премия тапшырылды. Өченче урынны (50 мең сум күләмендә премия) Яшел Үзән һәм Мөслим халык театрлары алды. Икенче урынга (75 мең сум күләмендә премия) Ульян өлкәсенең Бари Тарханов исемендәге халык театры һәм Казан аграр университетының студентлар театры лаек булды. Беренче урын һәм 100 мең сум күләмендәге премия Әтнә районы Олы Мәңгәр халык театрына бирелде.

Бүләкләү тәмамлангач, гран-при һәм Төмәнгә гастроль сертификатына ия булган Бөгелмә халык театры Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектаклен күрсәтте.

Белешмә: "Идел-йорт" халык театрлары фестивале 2000 елдан бирле уздырыла. Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның, режиссерның осталыгын арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү максатыннан оештырыла. Аны Татарстан республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге гамәлгә куя.

"Идел-йорт" халык театрлары фестивален оештырганда ярдәм итүчеләрнең берсе – Галиәсгар Камал театры элекке директоры Шамил Закиров булган. Аңа рәхмәт әйтү һәм ихтирам йөзеннән узган елны фестивальне Шамил Закиров исеме белән атау турында игълан ителде. Быелдан ул Шамил Закиров исемендәге "Идел-йорт" төбәкара театраль фестиваль-бәйге дип атала.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG