Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан туристлары Кытайдан кайтырга чыккан


Кытайдан калган Татарстан туристлары
Кытайдан калган Татарстан туристлары

11 декабрь "ИрАэро" һава ширкәте Кытайдан кайта алмый яткан туристларны чыгара башлады. Беренче очыш Казанга башкарылган.

Казанга очучы очкычта 373 юлчы бар. Бу хакта ТАССка "ИрАэро" ширкәтенең җитәкче урынбасары Сергей Крупнов хәбәр иткән.

"IAE-866 рейсы Казанга юл алды, очкычта 325 өлкән кеше, 44 бала һәм дүрт сабый бала бар. Киләсе очыш Уфага башкарылачак. Калганнары турында соңрак хәбәр итәрбез", дигән Крупнов.

Татарстан туристлары узган шимбәдән бирле Кытайның Хайкоу шәһәреннән Казанга кайтуны көтте. Һава ширкәте аларны алып кайту өчен туроператорның үз бурычларын түләвен таләп итте.

Кытайның Хайнань утравындагы Санья һәм Хайку шәһәрләренә очышларны "ИрАэро" башкара иде. Ул "Жемчужная река" туроператоры белән хезмәттәшлектә эшләде.

Һава ширкәте әлегә ул програмнарны туктатып тору турында белдерде. Ул шулай ук, бурычларны түләп бетермичә, "Жемчужная река" туристларын Хайнаньнан Русия шәһәрләренә кайтармаячагын да хәбәр итте.

Дүшәмбе көнгә Кытайда туроператорның 1,5 мең туристы бар иде.

Русия Тикшерү комитеты әлеге вазгыять уңаеннан җинаять эше ачкан дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG