Accessibility links

Кайнар хәбәр

Золотов Навальныйдан мәхкәмә аша бер миллион сум таләп итә


Виктор Золотов
Виктор Золотов

Росгвардия җитәкчесе мәхкәмәдән оппозиция җитәкчесе тараткан мәгълүматның аңа тап төшерүен һәм дөреслеккә туры килмәвен тануны сорый. Җиңгән очракта Золотов ул акчаны балалар йортына бирергә вәгъдә итә.

Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов намусын һәм абруен яклап, оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйдан мәхкәмә аша бер миллион сум компенсация таләп итә. Бу хакта генералның адвокатына сылтанып ТАСС яза.

Золотов мәхкәмәдән Навальный тараткан мәгълүматның аны яманлавын һәм дөреслеккә туры килмәвен тануны сорый

Адвокат сүзләренчә, әгәр мәхкәмә генерал мөрәҗәгатен канәгатьләндерсә, компесанция балалар йортына күчереләчәк.

Навальный Золотовны коррупциядә гаепли. Августта Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) Росгвардиягә бәйле тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Анда Росгвардия хезмәткәрләренә азык-төлек һәм киемнәр бюджет акчасына артык кыйммәт бәядән сатып алына, ә бу эштән файда күрүчеләр булып "йә премьер-министр Медведев, йә аның даирәсендәге кешеләр тора" диелгән иде.

Моңа җавап итеп Золотов Навальныйны йодрык сугышына чакырды һәм аннан "яхшы гына ит кисәге" ясарга вәгъдә бирде.

Навальный исә төрмәдә 50 тәүлек утырып чыкканнан соң Золотовның бу тәкъдиме белән танышкач Росгвардия башлыгын Беренче каналда яки башка берәр федераль телевидение каналында җанлы эфирда дебат уздырырга чакырды. Әмма Золотов ризалашлмады.

Соңрак генерал Навальныйны ялган детекторында тикшерергә тәкъдим итте. Оппозиция җитәкчесе, үз чиратында, Золотовның дачасы канунсыз үзләштерелгән дип аны дәүләткә кире кайтаруны сорады.

XS
SM
MD
LG