Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тарихи бранч": тарихны популярлаштыру кирәк


Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә

Татарстан дәүләт архивы белән берлектә оештырылучы "Тарихи бранч" клубы утырышында бу юлы тарихны популярлаштыру юлларын эзләделәр.

10 декабрь Казанның Корстон күңел ачу үзәгендә узган "Тарихи бранч" клубы утырышына тарихчылар, студентлар, архив хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре җыелды. Очрашу Шиһабетдин Мәрҗани күргәзмәсе белән ачылды. Анда берничә экспонатта мәгърифәтченең кулъязмалары, имам итеп билгеләү фәрманы һәм шул чорның башка документлары тәкъдим ителгән иде.

Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов "Татар булмый, кем булыйк?" дип мәгърифәтченең шигарен кабатлап урысча чыгыш ясады. Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Мәрҗани хезмәтләренең әле өйрәнелү этабында гына булуын әйтте.

"Тарихчыларның продюсер үзәген булдырырга кирәк"

Тарихи бранчта фикер алышу темасы "Татар шәһәр мәдәнияте тарихы" дип аталса да, җыелучылар күбрәк тарихны популярлаштыру хакында сөйләштеләр.

"Тарихи бранч": тарихны популярлаштыру кирәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:38 0:00

"Мәрҗани турында 100 серияле фильм төшерерлек мәгълүмат бар. Аның шәхси тормышын, финанс ягын да күрсәтергә була. Бу зур нәтиҗәләр бирә ала. Чөнки Мәрҗани турында фәнни телдә сөйләү беркемгә кирәк түгел. Гади телгә күчерерсәк, халыкны кызыксындырырга мөмкин. Маркетинг ысулларын файдаланырга кирәк. Милли китапханә, милли музейда нинди зур байлык бар", дип башлады фикер алышу утырышын КФУ доценты Азат Ахунов.

Азат Ахунов фикерләренә дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин кушылды. "Мәктәпләрдә татар теле, тарих кимеде. Без моңа җавап йөзеннән эш итәргә тиеш. Комикслар, романнар җитми. Минемчә, тарихчыларның продюсер үзәген оештырырга кирәк", дигән тәкъдим белән чыкты Тәбрис Яруллин.

Маркетингны кулланган очракта, чыннан да, татар тарихын халыкка киң таратуны башкарып чыгарга була. Мәсәлән, тарих институтының татарның килеп чыгышы турындагы видеоязмасын Youtube-та бер миллионнан артык кеше караган, дигән аргумент китерделәр.

Яруллин сүзләренчә, татар тарихын популярлаштыруда тематик парклар булдырырга кирәк. "Мәсәлән, Иске бистәдә. Халыкны Мәрҗани булып киенгән кеше каршылый. Әгәр сыра белән килсәң, ул тал чыбыгы белән суга", дип өстәде ул.

Яшьләр дәүләт програмы булдыруны сорый

Тарихчыларның продюсер үзәген булдыру, заманча видеоязмалар ясау, комикслар булдыру - зур чыгымлы эш. Бу уңайдан тарихчы Айрат Фәйзрахманов бу эшне дәүләт белән бергә башкарырга кирәк дип саный. Ул тарихны популярлаштыруда дәүләтнең програмы булырга тиеш дигән тәкъдим белән чыкты.

"Дәүләт програмы дигәндә, бюджеттан 100 млн сум акча бүлеп бирсеннәр дигән сүз түгел бу. Мондый эш институтларны барлыкка китерү өчен кирәк. Продюсерлык үзәге, эшмәкәрләр, фондлар, грантлар белән эш итүче кешеләр кирәк. Дәүләт-шәхси програмы булырга тиеш", дип ачыклык кертте Фәйзрахманов Азатлыкка.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Айрат Фәйзрахманов тәкъдимен "Яңа гасыр" каналының "Юлчы" тапшыруы авторы Альберт Шакиров та күтәреп алды.

"Тарихны популярлаштыру өчен дәүләт яки фондлар акча бүлеп бирә икән, мин моңа биш куллап риза. Ләкин продюсерлык аксый. Youtube-та "Юлчы" тапшыруын 864 кеше караган. Безнең эш кешегә барып җитми дигән сүз. Икенче яктан, бу "Яңа гасыр" аккаунтында куелган язма. Монда берничә йөз мең җыйган кыска видеолар бар", диде Альберт Шакиров.

"Дәүләт програмы булса, безнең идеология булачакмы?"

Дәүләт програмын булдыру тәкъдимен шунда ук Татарстан дәүләт архивы җитәкчесе урынбасары Илдар Шәфыйков шик астына алды.

"Дәүләт програмы - ул идеология. Бүгенге вазгыятьтә ул безнең идеология булыр микән? Шундый сорау туа. Тарихи шәхесләрнең көнкүреше турында әйттек. Мин аспирантурада укыган чакта кайбер кызыклы фактларны өстерәп чыгара идем. Җәүдәт абый Миңнуллин мондый әйберләрне укырга халык әзер түгел әле ди иде. Мондый редакция сәясәте бездә бик көчле. Әгәр без тарихи шәхесләрнең кызыклы якларын күрсәтсәк, шау-шу чыкмас микән? Шундый дулкын чыкса, бу програмны бетермәсләр микән? Миндә сораулар туа", дип дәүләт програмын булдыруга шиген белдерде Илдар Шәфыйков.

Рафаил Хәкимов чыгыш ясый
Рафаил Хәкимов чыгыш ясый

"Без дәүләткә генә өмет багларга тиеш түгел"

"Без советча дәүләткә генә өмет багларга тиеш түгел. XIX гасырда бернинди дәүләт тә булмаган. Ләкин мәктәпләр, театрлар, китаплар булган. Татар вазгыятен тудыра торган шаукым булдыра алабызмы?" дип Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов фикер алышуны башка якка борды.

"Нинди генә институтлар барлыкка китермәсеннәр, фильмнар төшермәсеннәр, китаплар чыгармасыннар, әгәр ул халыкка кирәк түгел икән, аның нинди файдасы була? Чит илдә китап кибетләрендә йөзләгән тарих китаплары сатыла. Аларны дәүләт чыгармый. Китапларны укучылар сатып ала. Әгәр дә без хезмәтләр чыгарсак, ул киштәләрдә ятып калмасмы?" дигән сораулар куйды тарихчы.

Марат Гыйбатдинов тиздән тарих институтында тарихны популярлаштыру бүлеге ачылачагын игълан итте. Ул нәкъ менә фәнни хезмәтләрне киң катламга чыгару эшен башкарачак.

Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә
Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә

"Элита тәрбияләргә кирәк"

"Бездә яшь аспирант бар иде. Инглизчә һәм гарәпчәне су кебек эчә иде. Аны Малайзиягә эшкә чакырдылар. Татарстан фәннәр академиясе беркайчан да аңа Малайзиядәге кебек акчалар бирә алмаячак. Хәтта ул профессор булса да. Бу зур мәсьәлә. Сәләтле яшьләрне үзебездә калдыра алмыйбыз. Алар Америка, Англиядә үз урыннарын табалар", ди Марат Гыйбатдинов.

Шундый ук сорауны Петербурдагы Европа университетының тарих профессоры Әлфрид Бустанов күтәрде. Аның сүзләренчә, бүген татар фәне совет чоры мирасы белән яши. "Бездән соң алмашка кем килер?" ди ул.

Бустанов, Татарстанда кичекмәстән элита булдыру турында уйларга кирәк, ди. "Асылда үзгәрешне массалар ясамый. Безгә элита кирәк. Шундый тарихи мизгелләр була. Ул вакытта карарларны аерым кешеләр кабул итә. Мәсәлән, татар мәктәпләре буламы-юкмы? Татарстан Конституциясе нинди була? Шул мәсьәләләрне хәл итәр өчен. Бу эшне оештырырга кирәк. Университетыбыз юк, ләкин аерым шәхесләр бар. Шәхси түгәрәкләр формасында әзерләргә кирәктер.

Тискәре вазгыятьтә шәхси мәктәпләрне тудырсаң да, анда чикләр куелачак. 15-20 кеше тәрбияләргә мөмкинлегебез юкмы? 5-10 елдан алар мәйданга чыгып, үз сүзен әйтәчәк", дип сөйләде Бустанов Азатлыкка.

Бустанов сүзләренчә, Татарстанга элитаны төрле өлкәдә әзерләргә кирәк. "Ике юрист булсын, ләкин ул безнең хокукларны яклаячак. Берсе президент булыр, икенчесе - Дәүләт шурасы рәисе. Тарихи мизгелдә алар алга чыгарга тиеш", диде ул.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG