Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Эдем Бекировны ике айга сак астына алу карарын чыгарды


Эдем Бекиров мәхкәмәсенә килүче кырымтатарлар
Эдем Бекиров мәхкәмәсенә килүче кырымтатарлар

Эдем Бекировны шартлаткыч ташуда гаеплиләр.

13 декабрь Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе Эдем Бекировны ике айга сак астына алу карары чыгарды. Адвокаты Алексей Ладин хәбәр итүенчә, аны 14 килограм шартлаткыч ташуда гаеплиләр. Гаепләү яшерен шаһитнең сөйләгәннәренә нигезләнеп чыгарылган. Бекиров гаепләүне танымаган.

Адвокат мәхкәмәдә аны өй сагында калдыруны таләп иткән, ләкин мәхкәмә Бекиров качарга мөмкин дигән сылтау белән моңа риза булмаган.

"Беренче группа инвалид, ул бер кило ярымлык әйберне дә күтәрә алмый, бер аягы ампутацияләнгән, төрле авырулар белән авырган Бекиров кая кача ала инде? Саулыгы бик начар булган Бекировка сак астында тәләсә нәрсә була ала, мәхкәмә вакытында да аңа ашыгыч ярдәм машинасын чакырттылар", диде адвокат.

Мәхкәмә барышында прокурор аңа тагын башка гаепләүләр дә була ала дигән сүз ычкындырган.

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче Эдем Бекиров 12 декабрьдә Кырымда яшәүче 78 яшьлек әнисен күрергә барганда Чонгар чигендә ФСБ тарафыннан тоткарланып, Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алынды.

XS
SM
MD
LG