Казанның тагын бер районында татарча тәрбия (воспитание) бирүче балалар бакчасы, "Сабыйлар" үзәге ачылды. Ул тулысынча хосусый (частный) оешма, дәүләттән (от государства) бер тиен дә алмый (не получает ни копейки).
"Сабыйлар" үзәге җитәкчесе Ләйсән Солтанова сүзләренчә, мәркәзне ихтыяҗ зур (большой спрос) булганга ачканнар.
"Үзәк 2011 елда ачылганнан бирле, анда кыска вакытлы балалар бакчасы (детский сад короткого дня) эшләп килде. Быел шул бакчага эләгер өчен (чтобы попасть) 100дән артык бала чиратка язылды (записались в очередь). Без шушы ихтыяҗны исәпкә алып (учитывая спрос), яңа үзәк ачарга карар иттек (решили). Бу инде мәркәзгә әйләнде", дип сөйләде Ләйсән ханым Азатлыкка.
Бакчада ике юнәлеш (два направления) эшләп килә: кыска вакытлы балалар бакчасы (иртәнге тугызынчы яртыдан көндезге сәгать өчкә кадәр) һәм аерым дәресләр (отдельные уроки). Бакчада өч тапкыр ашату (трехразовое питание), тәрбия һәм белем бирү (учебно-воспитательная) програмы каралган. Аерым дәресләргә алты айдан алты яшькә кадәр (от шести месяцев до шести лет) балалар йөри ала.
"Сабыйлар"ны кечкенәдән үстерү дәресләре алып баручы бердәнбер үзәк (единственный центр) дип санарга мөмкин.
Сүзлек
үзәк (синоним мәркәз) - центр
хосусый - частный
чират - очередь
тәрбия - воспитание
белем бирү - образование
юнәлеш - направление
мохит - среда, окружение
сәләт - способности, талант
үстерергә - развивать
Ике баласы белән бәйрәмгә килгән Җидехановлар гаиләсе (семья) үзәккә беренче кызларын тугыз ай тулу белән йөртә башлаган (начали водить). Хәзер аңа өч яшь. Инде сеңлесе (сестренка) дә бар, әле ул яңа туган сабый (младенец) гына. Әниләре Айгөл Җидеханова "Сабыйлар"га бик яратып йөрибез, тәрбия, белем бирү методикалары ошый (нравится), укытучыларын яратабыз дип сөйләде Азатлыкка. Аның фикеренчә, мондый үзәкләр Казанның һәр районында булырга тиеш (должны быть в каждом районе).
"Дәүләт бакчаларында, татар телле булсалар, балалар барыбер урысчага өйрәнә, урыс сүзләре алып кайта. Алты яшенә кадәр татар телендә генә сөйләшеп (только говорящий на татарском языке до шести лет) мәктәпкә (в школу) килгән баланың урыс телен өйрәнүдә проблемнары булганын күргәнем юк (не видела). Укытыучы буларак (будучи учителем) әйтәм", ди әни кеше.
Балаларына гаиләдә өйрәткән татар телен саклап калу өчен Камаловлар гаиләсе дә "Сабыйлар" үзәгенә килгән. Гаилә башлыгы (глава семьи) Динар әфәнде "ата-ана балага туган телне бирергә тиеш, аннары инде бала үзе хәл итәр (решит), киләчәктә кирәкме ул аңа (нужен ли он в будущем), юкмы", дигән фикердә. Хатыны Айсинә ханым телне гаиләдә генә саклап булмый (невозможно сохранить только в семье) дип саный. "Татар телендә белем бирүче бакчалар да, мәктәпләр дә булырга тиеш. Без биредә "Казан ханлыгы" дип аталган төркемгә (в группу "Казанское ханство") йөрибез. Бер тәрбияче татар телендә, икенчесе - инглиз телендә генә сөйләшә. Урыс телен исә болай да өйрәнәчәкләр", ди Айсинә Камалова.
Центр "Сабыйлар" работает в Казани с 2011 года. Его главной целью является воспитание ребенка в татарской среде, развитие способностей и талантов.
***
Это был отрывок из публикации на сайте радио Азатлык. Прочитайте статью в оригинале здесь.
Если вы хотите почитать литературные тексты, то в нашей рубрике "Читаем на татарском" можно найти тексты татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.