Accessibility links

Кайнар хәбәр

CIT: Сүриядә тагын бер русияле һәлак булган


Сүриядә Русия хәрбиләре
Сүриядә Русия хәрбиләре

Сүриядә русияле Александр Дудченко һәлак булган. Аның үлемен бер мәктәптә укыган танышы раслаган.

Сүриядә тагын бер русияле Александр Дудченконың һәлак булуы турында социаль челтәрләрдә чыккан мәгълүматны Conflict Intelligence Team тикшерү төркеме раслады.

Әлеге төркем вәкилләре Дудченко белән бер мәктәптә укыган кеше белән элемтәгә керә алган. Ул хәрбинең дусларына һәм туганнарына сылтанып, үлемен раслаган.

Матбугат чараларында Александр Дудченконы "Әстерхан десантчысы" дип атадылар, әмма ул үлеме вакытында гаскәрдә хезмәт итүче хәрби булмаган дип ассызыклана. Александр Дудченконың социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә калдырылган мәгълүматка караганда, аңа 33 яшь булган, элегрәк ул Ивановода һава-десант дивизиясендә хезмәт иткән.

"Әстерхан 24" яңалыклар агентлыгы хәбәр итүенчә, ул миномет утына эләгеп һәлак булган. Al Masdar сайты әлеге вакыйга Сүриянең төньягындагы Латакия вилаятендә булды дип яза. Президент Бәшәр Әсад тарафлы бу сайт атыш өчен җаваплылыкны Сүриядә "Милли азатлык фронты" дип аталган кораллы оппозициягә йөкли. Атыш фактына һәм Дудченконың һәлак булуына бәйле башка төрле бәйсез мәгълүмат юк.

XS
SM
MD
LG