Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә СПИДка каршы көрәшүче тагын бер оешма "ят агент" дип танылды


Петербурда СПИД/ВИЧка каршы көрәшүче оешманы чираттагы тикшерүдән соң "ят агент" дип таныганнар.

Русия юстиция министрлыгы СПИДка каршы көрәшүче, сәүдәгә корылмаган тагын бер оешманы - Петербурның "Действие" социаль-мәгълүмати инициативалар үзәген "ят агент" дип таныды. Оешма СПИД/ВИЧка каршы көрәш һәм социаль якланмаган кешеләрнең сәламәтлеген саклау белән шөгыльләнә.

"Ят агент" буларак тану карарын юстиция министрлыгы чираттагы тикшерүдән соң кабул иткән дип язды оешма җитәкчесе Валерий Созаев Facebook-та.

Декабрь башында Алтай краендагы Бийски шәһәрендә ВИЧ профилактикасы белән шөгыльләнүче "Выбор" оешмасы ябылды. Ул "ят агентлар" реестрына керүдән баш тарту өчен салынган 150 мең сумлык штрафны түли алмады.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хисабына караганда, 2017 елда Русиядә 104 мең кешедә ВИЧ табылган. Роспотребнадзор мәгълүматынча, Русиядә ВИЧлы бер миллионга якын кеше яши. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, авыручылар саны миллион ярымга җитә.

"Ят агентлар" турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш. "Ят агент" дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG