Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Ваһаповка һәйкәл Казан филармониясе янына куелачак 


Рәшит Ваһапов фестивале логотибы
Рәшит Ваһапов фестивале логотибы

Казанда Рәшит Ваһаповка күптән көтелгән һәйкәл куелачак. Аны кем ясаячагы әле билгеле түгел, әмма урыны турында ачык әйтелде.

Татарстанда танылган җырчы Рәшит Ваһаповка куелачак һәйкәлнең эскизларына бәйге тәмамланып килә. Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренә караганда, киләсе елның февраленә җиңүчеләр ачыкланачак. Фәттахов бәйгедә катнашучыларның исемнәрен атарга теләмәде, моны ул бәйгенең ябык форматта узуы белән аңлатты. Тик конкурска килгән эшләр арасында "бик яхшылары" бар икәнен әйтү белән генә чикләнде.

Шулай да Фәттахов татар эстрадасына нигез салучы булып саналган җырчыга һәйкәл кайда урнашачагын әйтте. Ул Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе янында, Павлюхин һәм Назарбаев урамнары чатында булачак.

"Кайчандыр анда Нәҗип Җиһановка һәйкәл куярга тиеш булганнар, тик нигәдер бу барып чыкмады. Аннары Рөстәм Яхинга куярга теләгәннәр иде, ләкин ахырда аны консерватория ишегалдына куйдылар. Менә, хәзер инде Ваһаповка куярга тиешләр", дип өстәде бу сөйләшүдә катнашкан Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев.

Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачу карары 2007 елда ук чыккан иде. Ләкин бу карар күп еллар башкарылмады. "Республикада, ни кызганыч, карарлар чыга, тик үтәлми. Һәйкәлсезлек – республиканың, аерым алганда, Казанның иң зур проблемы. Казанда гомумән һәйкәлләр бик аз. Петербурда, Мәскәүдә, мәсәлән, адым саен мемориал такта, һәйкәл, бюст тора", дип сөйләгән иде Азатлыкка Ваһапов вакыфы җитәкчесе Фәттахов.

XS
SM
MD
LG