Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучылар әдәби елга йомгак ясады: "Җәмгыятьтә яман чир, ул әле үзенең үләсен белми"


Язучылар берлеге утырышы
Язучылар берлеге утырышы

21 декабрь – Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби елга йомгак ясалды. Язучыларның һәрберсе тел өчен борчылуын, басылган әдәби әсәрләрдә милли үзаңны үстерү мотивларының тоныклана баруын, публицистикага милли гамь-ваем җитмәвен белдерде.

21 декабрь – Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби елга йомгак ясалды. Язучыларның һәрберсе тел өчен борчылуын, басылган әдәби әсәрләрдә милли үзаңны үстерү мотивларының тоныклана баруын, публицистикага милли гамь-ваем җитмәвен белдерде. Әдипләр хисап чыгышларыннан соң алга таба нишләргә дигән сорауга җавап эзләде.Язучы Рабит Батулла фикеренчә, ялган эчендә яшибез. Шуңа, халыкара институтларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул башка илләрнең тәҗрибәсен мисал итеп китерде.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

"Хәлебез бик мөшкел безнең. Милли телләргә, бигрәк тә татар теленә каршы бик көчле хәрәкәт бара. Мәктәпләрне сылтау белән ябабыз. Ата-аналарны җыялар да, балаларыгыз урысча укымаса, вузларга керә алмый дип куркыталар һәм бөтенесе урысча укуга күчәбез дип кул күтәрә. Янәсе, халык үзе хәл итә. Бу – демагогия. Финляндиядә әнә чып-чын швед мәктәпләре эшли. Анда саамнар дигән халык яши. Бөтенесе 10 мең халык, ә үз телләрендә белем алалар. Менә ничек куелган башка илләрдә милли мәгариф мәсьәләсе! Башлангыч белемне бала үз телендә ала. Ә инде башлангыч мәктәпкә керә икән, ул үз телен беркайчан да онытмый.

Ичмасам туган телне башлангыч мәктәптә калдырырга иде. Моның өчен көрәшергә кирәк, ә радио-телевидение, матбугат, иҗат берлекләре бигрәк тә, чыкмыйбыз бит каршы! Балта күтәреп чыгарга димим, кануни алымнар белән, кантар белән күтәрелү булмады. Үз телебезне якламыйбыз. Без бүген 10 миллион татар, кимендә 10 миллион! Рәсми кәгазьдә ялган мәгълүмат, ышанмагыз аңа. 1939 елда халык исәбе нәтиҗәләрен карасак, татарлар 4,5 миллион булган. Үзбәкләр саны да шул чама. Үзбәкләр хәзер 20 миллион, ә без биш миллион! Алай була алмый бит инде ул! Нәрсә аналарыбыз бала тудырмаганмы? Менә шушындый ялган эчендә яшибез. Шуңа күрә иҗади берләшмәләр, парламентның халыкара судка мөрәҗәгать итүе кирәк", диде Батулла.

2018 елда шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизованың татар зыялыларыннан, язучыларыннан күңеле кайткан.

Лилия Газизова
Лилия Газизова

"Иҗатым өчен бу ел уңышлы булды. Әсәрләрем басылды, Румыния, Украина, Америкада чыгышлар ясадым. Татар әдәбияты дигәндә, үземне аңа катнашы бар кеше дип саныйм, чөнки мин татар кызы һәм татар телендә чыккан әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә иҗүче, төрле җыентыклар, антологияләр төзүче.

Кызганыч, татар әдәбияты өчен бу ел мактанырлык түгел. Хәтерләсәгез, 2018 елның 18 мартында Русия президенты сайлавы узды. Мин бу чарага протест йөзеннән сайлау урынында бюллетеньны ерттым. Бу зур резонанс тудырды. Ул чакта мине татар язучыларының, зыялыларының бу мөмкинлектән файдаланмавы, бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдермәве, үз проблемнары, тел проблемнары турында сөйләмәве гаҗәпкә калдырды. Мин монда экстремист алымнар, чыгышлар турында сүз алып бармыйм. Һич юк. Ләкин пикетка чыгарга, протестның башка формаларын кулланырга мөмкин иде. Канунны бозмыйча эш алып барырга була иде. Шуңа күрә бу ел миндә үкенечле хисләр калдырды.

Мине татар язучыларының, зыялыларының бу мөмкинлектән файдаланмавы, бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдермәве, үз проблемнары, тел проблемнары турында сөйләмәве гаҗәпкә калдырды

Үзләрен, телләрен, әдәбиятын, халкын яклый алмаган татарлардан, татар зыялыларыннан күңелем кайтты. Бу бик аяныч. Шул ук вакытта Украинада яшәүче дусларым, үзләрендә соңгы елларда гражданлык җәмгыяте формалашуы турында сөйли. Бу җәмгыять үз хокукларын, бурычларын белә, хакимиятне контрольдә тота ала. Ә бездә киресенчә. Ә инде азрак позитив хәлләрне телгә алсак, гадәттәгечә, "Литературная газета"да татар әдипләренең әсәрләре даими басылды. "Интерпоэзия" дигән Америка журналында яшь татар әдипләре иҗаты басылды. Ләкин әдәби тәрҗемә күтәрелештә дип әйтеп булмый. Безнең Гәүһәр Хәсәнова, Наил Ишмөхәммәтов дигән бер дигән тәрҗемәчеләребез бар, әмма алар артыннан яшьләр килми. Ә ни өчен түләнмәгән тәрҗемә эше белән шөгыльләнергә соң? Әдәбиятка мәхббәтең көчле булса да, ниндидер акчага яшәргә кирәк бит. Мотивация юк", ди Газизова.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова җәмгыятьтә яман чир, ләкин ул әле үзенең үләсен белми дигән фикердә.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

"Еллык нәтиҗә начар, хәтта ки нульгә тигез. Чөнки безнең тырышлыклар, хисләр, язган сүзләр бөтенесе аста калды. Русия кануннары, стратегиясе, омтылышы бездән көчлерәк булып чыкты. Монда инде сүз сөйләп кенә бернәрсә дә хәл итеп булмый, гамәл кирәк. Безнең сөйләгән сүзләргә җитәкчеләр иртәрәк колак салган булса, бу югалтуларга бераз әзер булып торыр идек. Бу югалту барыбер булыр иде, Русия моңа бик озак әзерләнде, озак көтте, стратегиясе дә күптән әзер, без әзер түгел идек. Шушылай башка китереп сугарлар дип уйламадык. Мин үзем 20 ел элек бу көннәр килер дип әйттем. Мине хәтта күрәзәчелектә гаепләделәр. Бу күрәзәчелек түгел, моның өчен Русиянең нәрсә икәнен белергә кирәк. Әмма җитәкчеләр ышанмадылар. Дус яшәгәч, салымнарны түләп баргач, һаман тез чүккәч, Русия соңгысын, ягъни телне тартып алмас, республикага тимәс дип уйладылар. Ә телне бер селтәнүдә юкка чыгардылар. Бу канун елның иң зур югалтуы. Безнең өчен иң зур фаҗига.

Халык әле нәрсә югалтасын аңламый. Без аңладык

Канун гамәлгә керде һәм Татарстанда эшли башлады. Әле без моның нәтиҗәсен күрмибез. Әле без элеккеге инерция белән барабыз. Китаплар чыга, татарча язучылар бар, укучылар бар, телевидение сөйли, газетлар чыга, сәхнәдә татарча уйныйлар. Халык әле сизми. Бу – яман чир кебек. Кеше чирен үлә башлагач кына сизәчәк. Ягъни бөтен тәнгә тармаклары таралгач. Менә берзаман мәктәптән урысча гына укыган балалар чыга башлар, бер буын, ике буын... Бу синең мең еллык милли әдәбиятың, мәдәниятең, милли матбугатың, телевидениең юкка чыга дигән сүз. Халык әле нәрсә югалтасын аңламый. Без аңладык. Мин, мәсәлән, бөтен күзәнәкләрем белән нинди фаҗигага барганыбызны аңладым. Шуңа күрә ике китабым чыкса да, шатлана алмыйм. Моны җитәкчеләр дә аңлый башлады.

Әле бит республика да бетәргә мөнкин. Әле җыеп тора торган Казан бар, ул да бетәргә мөмкин

Элек гаиләдә татарча сөйләшсәң, шул җитә дип сөйлиләр иде. Төп ялгышлыклары шул булды аларның. Гаиләдә сөйләшү генә җитми шул. Сөйләшү язма әдәби телне алмаштыра алмый. Аның өчен систем кирәк. Халык вазгыятьне һаман да аңламый әле, җитәкчеләр аңлый башлады. Халык белән җитәкче арасында торучы зыялылар хәлне күптән аңлады. Хәзер гамәл кылырга, халык белән эшләргә, шәхси уку йортлары ачарга кирәк. Инкыйлабка кадәр булган тәҗрибәне өйрәнергә кирәк. Әле бит республика да бетәргә мөмкин. Әле җыеп тора торган Казан бар, ул да бетәргә мөмкин. Узган елны бу вакытта 6 сәгать татар теле укыту бар иде, хәзер ул да юк. Менә шуңа күрә, бөтен язучылар эчендә борчылу, шушы килеш җыелышка җыелдык", диде Бәйрәмова.

Ел йомгаклары быел арабыздан киткән ун язучыларны искә алудан башланып китте. Быел берлеккә ун язучыны кабул итүләре турында да игълан иттеләр. Язучыларга әдәби бүләкләр дә тапшырылды, ләкин җыелыш барыбер борчулы тоннан арына алмады.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та үз чыгышын Мәгариф турындагы канунга кертелгән үзгәрешләрдән башлады.

Данил Салихов
Данил Салихов

"Милли телләрне укытуга чик куючы бу канун проектын безнең берлек кискен тәнкыйтьләп чыкты. Тугандаш республикаларга, Русия президентына, Русия думасына, Татарстан Дәүләт шурасына мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә милли телне укыту дәрес сәгатьләренең мәҗбүри өлешенә кертелде. Ләкин дәүләт теле булган татар телен укыту атнасына ике сәгатькә генә калды. Канун көченә кергән икән, нәрсә эшләргә кала соң? Мондый шартларда ислам дине белән беррәттән, безне милләт буларак саклап торган ана телебезне яклау, саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үзебезнең җилкәгә төшә. Без язучылар бу өлкәдә иң актив көрәшчеләр булырга тиешбез. Узып баручы ел дәвамында милли әдәбиятны пропагандалау, әдәбият, сәнгатьне саклау, үстерү, язучыларның активлыгын күтәрү буенча ниләр эшләнде соң? Катлаулы тормыш яшәешкә без табиблар була алырбызмы? Турыдан-туры әйтсәк, өлешчә генә. Дөрес, әдәби процесс актив дәвам итә, романнар, повестлар языла, басыла тора. Ләкин дөнья күләм яңгырарлык әсәрләр бездә чыгып тора дип мактану бүгенгә авыррак. Без сыйфат белән түгел, бүгенгә сан белән алдырабыз ахрысы", дип чыгыш ясады Салихов.

Факил Сафин
Факил Сафин

Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин чыгышы саннарга, вакыйгаларга бай иде. Азатлык аңардан “Мәйдан” журналының язмышы турында сорашты.

"Мәйдан" журналы үз юлында, яши, эшли. Кичә Андрей Кузьмин белән сөйләшү булды, ул "Мәйдан" журналын ябу башыбызга да килмәде, диде. Ләкин кайбер үзгәрешләр булачак", ди Сафин.

Үзгәрешләрне "Казан утлары" журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин да раслады.

Рөстәм Галиуллин
Рөстәм Галиуллин

"Мәйдан" аерым редакция булып эшли, аның “Казан утлары” кебек аерым штаты бар. Аның баш мөхәррире алмашынды, вакытлыча, яңа баш мөхәррир тапканчы мөхәррир вазыйфаларын мин башкарам. Бу филиал дигән сүз түгел. Ләкин хәзер эшне көйләп җибәрергә, абруйлы язучыларны җәлеп итәргә, эчтәлеген бераз үзгәртергә кирәк", ди Галиуллин.

Иң җанлы чыгышларның берсен Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире Айсылу Галиева ясады. Ул чыгышында үсмерләрне кызыксындырырлык китапларның аз булуын билгеләп үтте, язучылардан балалар белән турыдан-туры эшләвен сорады.

"Татарстан китап нәшриятында балалар өчен 24 китап чыккан. Шуның 17 се әдәби китаплар. “Юлбасма”, “Теория”, “Рухият” нәшриятларын да исәпкә алсак, узган ел балалар өчен татар телендә нибары 22 китап басылып чыккан. Аз. Китап кибетләрендә балалар өчен 413 төрдәге китап булуын һәм алар арасында биш-алты еллар дәвамында укучысын таба алмый ятканнары шактый булуны искә алганда, укучыларыбыз да күп түгел. Аларны тәрбиялисе, үстерәсе бар. Әти-әниләр күбрәк бакчага барасы, яки бакчага йөрүче балаларына китап сорый. Ә мәктәпкә кергәч аларны укытучылары һәм, идеаль очракта язучылар үзләре укырга өйрәтә. Күптән түгел генә Чаллының бер татар мәктәбе мөдире белән сөйләшергә туры килгән иде. Язучылар килсен, очрашуга гына түгел, балалар белән даими эшләргә, остаханәләргә, аларны иҗатка тартырга, язарга өйрәтү, телгә кызыксыну уяту өчен булса да, килсен иде ди. Узган ел, тел мәсьәләсенең иң кызган вакытында, СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаков татарча түгәрәк алып барырга татар зыялысын эзләде. Бик озак эзләде. Татарча укучыларны саклап калу, үстерү, тәрбияләү – үзе китап яза торган һәр татар язучысының бурычыдыр ул бүген.

Татарча укучыларны саклап калу, үстерү, тәрбияләү – үзе китап яза торган һәр татар язучысының бурычыдыр ул бүген

Язуыгызның төп максаты – китап бастырып гонорар алу, аның кайда череп ятканын уйлап та карамау түгелдер дип ышанам. Минем эшем китап язу, шуның белән мин милләткә хезмәт итәм, тел сәясәте минем эш түгел дип әйтүчеләрегез дә бармак белән генә санарлык дип ышанасым килә. Мәгариф системында милли мәгарифне саклап калабыз икән, балалар әдәбиятының да, татар китабының да, татар язучыларының да киләчәге бар. Юк икән, Исхакый сурәтләгән җәмгыятьләрдә тарихыбыз, мәдәниятебез, әдәбиятыбыз турында, кайбер даирәләрдә инде бу чынбарлык, бары тик русча гына сөйләшер көнгә калачакбыз. Мәктәпләр бүген сездән, бездән ярдәм көтә, XIX гасырдагы народниклар йөргән кебек, укучыларны, аларның ата-аналарын агарту эшенә алынуыбызны, алар белән даими аралашып, мәдәниятебез, халкыбыз тарихы турында мәгълүматны сеңдереп, милли үзаңны арттыруны көтә", дип сөйләде Галиева.

Көне буена сузылган фикер алышудан соң резолюция кабул ителде. Анда "халыкның милли үзаңын үстерүне игътибар үзәгенә алырга; кискен мәсьәләләр уңаеннан матбугат чараларында даими чыгышлар оештырырга; әдәби җанрлар бәйгеләре оештырырга; язучылар берлегендә профессионал тәрҗемәчеләр төркемен булдырырга; милли әдәбиятлар арасында багланышларны ныгытырга” дигән юллар бар.

XS
SM
MD
LG