Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чарли һәм шоколад фабрикасы


В преддверии новогодних каникул мы решили предложить вам почитать знаменитую сказку Роальда Даля – "Чарли и шоколадная фабрика". Татарский текст сказки - впервые в интернете! Текст адаптирован, прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест после текста.

Чарли һәм шоколад фабрикасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:21:33 0:00
йөкләү

Бер гаиләдә Чарли исемле малай яшәгән. Аның гаиләсе бик зур булган: әтисе мистер Бакет, аның әтисе Джо һәм әнисе Джозефина; әнисе һәм әнисенең әти-әнисе Джордж һәм Джорджина. Бу гаилә шәһәр читендә кечкенә генә йортта яшәгән. Мондый күп кеше өчен ул бик кечкенә булган. Өйдә ике бүлмә һәм бер карават булган, ул караватны әби-бабайларга биргәннәр. Джо бабай һәм Джозефина әби караватның бер ягында, ә Джордж бабай һәм Джорджина әби караватның икенче ягында йоклаганнар. Чарли белән миссис һәм мистер Бакет икенче бүлмәдә матраста йоклаганнар.

Кыш көне идәндә бик салкын булган. Әмма яңа йорт алу турында сүз дә була алмый. Чарлиның гаиләсе бик хәерче булган.

Бу гаиләдә мистер Бакет кына эшли. Аның эш урыны – теш пастасы фабрикасы. Әмма аның хезмәт хакы бик кечкенә. Акча хәтта ашарга җитми. Иртәнге ашка Бакетлар – ипи белән маргарин, төшке ашка – пешкән бәрәңге һәм кәбестә, ә кичке ашка кәбестә ашы ашыйлар.

Бакетлар, әлбәттә, ач яшәмиләр. Әмма аларның ашказаны көне буе ярым-буш була.

Бигрәк тә Чарлига читен. Аның үсә торган организмына кәбестә белән бәрәңге генә җитми. Башка әйбер да ашыйсы килә иде. Малайның хыялы... – шоколад.

Һәр көнне мәктәпкә барганда Чарли кибет тәрәзәсеннән шоколадка карый. Малай күп тапкыр башка балаларның шоколад ашаганын күрә. Бу аның өчен чын сынау.

Елга бер тапкыр – туган көнендә генә – Чарлиның шоколад ашарга мөмкинлеге бар. Моның өчен гаилә ел буе акча җыя иде. Малай көн саен бер генә кисәк каба һәм шулай шоколадны айдан артык ашый.

Әмма Чарлины иң кызыксындырган нәрсә – ул ВОНКА ФАБРИКАСЫ. Бу фабрика яныннан ул көн саен уза. Фабриканың хуҗасы – Вилли Вонка – бөек уйлап табучы һәм шоколад патшасы. Бу гаҗәеп фабрика! Аңа эләгүе җиңел түгел. Ә эчендә ниндидер тавышлар ишетелә. Торбаларыннан шоколад исе килә.

Әлеге фабрикага эләгү – Чарлиның бик зур хыялы иде!

Слова и выражения

шәһәр читендә – за городом​
идәндә – на полу
сүз дә була алмый – и речи быть не может
хәерче – бедный
хезмәт хакы – заработная плата
иртәнге аш – завтрак
пешкән бәрәңге – варёная картошка
ач яшәмиләр – не голодают
Әмма аларның ашказаны көне буе ярым-буш була. – Однако их желудок весь день бывает пустым.
читен – тяжко
чын сынау – настоящее испытание
иң кызыксындырган нәрсә – самое интересующее
патша – король
Аңа эләгүе җиңел түгел. – Попасть туда нелегко.
әлеге фабрикага эләгү – попасть в эту фабрику

МИСТЕР ВИЛЛИ ВОНКАНЫҢ ФАБРИКАСЫ

Мистер Вилли Вонка ике йөздән артык яңа төр шоколад уйлап чыгарган. Дөньяда бер шоколад фабрикасы да андый тәмле кәнфитләр чыгармый. Ул бу шоколадларны барлык патша һәм президентларга җибәрә. Мистер Вонка суыткычсыз да эреми торган туңдырма уйлап тапкан. Кояшта ята һәм эреми!

– Бу мөмкин түгел!

– Әлбәттә, мөмкин! Мистер Вилли Вонка моны эшләгән! – дип кычкырды Джо бабай. Ул хикәясен дәвам итте:

– Мистер Вилли Вонка шундый зефир ясый, аннан миләүшә исе килә. Карамельләр ун секунд саен төсләрен үзгәртәләр, сагыз беркайчан да тәмен югалтмый. Ләкин мистер Вилли Вонканың иң зур сере – гаҗәеп тимгелле зәңгәрсу йомыркалар. Мондый йомырканы авызыңа салгач, ул эри, ә тел очында кечкенә кош кала, – бабай иреннәрен ялап куйды.

– Бабай, зинһар, дәвам ит! – диде Чарли.

– Чарлига акылдан язган принц турында сөйлә, – диде Джозефина әби.

– Принц Пондишерины әйтәсеңме? Акылсыз принц.

– Әмма бик бай, – диде Джорджина әби.

– Тыңла, – дип җавап бирде Джо бабай. – Мин сиңа сөйлим.

Слова и выражения

ике йөздән артык яңа төр шоколад уйлап чыгарган – изобрёл более двух сотен новых сортов шоколада​
суыткычсыз да эреми торган туңдырма – мороженное, не тающее даже без холодильника
миләүшә – фиалка
сагыз – жвачка
тимгелле – пятнистый
авызыңа салгач – когда кладёшь в рот
акылдан язган – сошедший с ума

МИСТЕР ВИЛЛИ ВОНКА ҺӘМ ҺИНД ПРИНЦЫ

Принц Пондишери мистер Вилли Вонкага хат язган, – дип башлады Джо бабай хикәясен. – Ул Вилли Вонкадан Һиндстанда зур шоколад сарае төзергә сораган.

– Мистер Вонка ризалашканмы?

– Әлбәттә. Ах, нинди сарай иде бу! Йөз бүлмә, һәммәсе дә ак һәм кара шоколадтан. Кирпечләр дә, тәрәзәләр дә, диварлар да, түшәм дә – барысы да шоколадтан ясалган! Юыну бүлмәсендә краннан да кайнар шоколад ага.

Мондый сарай һичшиксез эрер иде. Шуңа Вилли Вонка принцны кисәткән, сарайны тизрәк ашарга кушкан.

Принц ризалашмаган. "Мин сараемның бер кисәген дә ашамыйм! Мин анда яшим!", – дигән.

Вилли Вонка, әлбәттә, хаклы булган. Бер эссе көндә принцның сарае эрегән.

– Болар барысы да дөресме? – дип сорады Чарли.

– Әлбәттә, дөрес! – дип кычкырдылар әби-бабайлар.

– Мин сиңа тагын бер әйбер әйтәм, – диде Джо бабай. – Аннан... беркем... беркайчан... чыкмый!

– Каян? – дип сорады Чарли.

– Һәм беркем... беркайчан... анда керми!

– Кая?

– Вонка фабрикасына!

– Кем турында әйтәсең син?

– Эшчеләр турында әйтәм, Чарли.

– Эшчеләр турында?

– Һәр фабрикада эшчеләр бар, Чарли. Иртән алар керәләр, ә кич чыгалар. Ә синең мистер Вилли Вонканың фабрикасына кергән кешене күргәнең бармы?

– Юк... Әмма анда кемдер эшли бит инде!

– Әмма кешеләр түгел, Чарли... Гади кешеләр түгел!

– Алайса кем соң?

– Менә бу, Чарли, Вилли Вонканың тагын бер сере!

– Чарли, йокларга вакыт! – әнисенең тавышы ишетелде.

– Әмма, әни, мин белергә тиеш...

– Калганын иртәгә, – диде Джо бабай. – Калганын иртәгә белерсең.

Слова и выражения

шоколад сарае – шоколадный дворец​
дивар – стена
түшәм – потолок
юыну бүлмәсе – ванная комната
һичшиксез – непременно
хаклы булган – был прав

ГАҖӘЕП ЭШЧЕЛӘР

Икенче көнне Джо бабай хикәясен дәвам итте.

– Беләсеңме, Чарли, – диде ул. – Элек мистер Вилли Вонканың фабрикасында мең эшче эшли иде. Әмма ул аларны эштән куарга мәҗбүр булды.

– Шпионнар аркасында.

– Шпионнар?

– Әйе. Башка фабрикаларның хуҗалары мистер Вонкадан көнләшәләр һәм аның фабрикасына шпионнар җибәрәләр. Алар мистер Вонканың серләрен урлыйлар. Соңрак Фиклгрубер фабрикасында – эреми торган туңдырма, Продноуз фабрикасында – тәме бетми торган сагыз, Слугворт фабрикасында зур размерларга кадәр кабарта торган шикәрле шарлар чыгара башлыйлар. Һәм мистер Вилли Вонка фабрикасын ябарга мәҗбүр була.

– Әмма ул аны япмаган! – диде Чарли.

– Япкан! Ул эшчеләрне эштән чыгарган, аннары капкаларны тимер йозакка бикләгән. Айлар узды. Ә бер көнне фабрика торбасыннан төтен күренде. Эшчеләр сөенделәр, яңадан эшкә алырлар дип уйладылар. Әмма ишекләр бикле иде. Шулай да урамда шоколад исе килә иде.

Джо бабай иелде һәм Чарлиның колагына пышылдады:

– Ә иң серлесе шул иде: тәрәзәләрдә кечкенә шәүләләр күренә иде.

– Кемнең шәүләләре? – дип сорады Чарли.

– Кешеләр шуны белергә телиләр иде инде. "Фабрика тулы эшчеләр! Әмма анда беркем дә кермәде! Капкалар бикле! Бу гаҗәеп!" – дип кычкырдылар. Фабрика, һичшиксез, эшли иде. Һәм шул көннән алып инде ун ел эшли.

– Ә кем эшли фабрикада? Нигә беркем дә мистер Вилли Вонкадан сорамаган?

– Аны беркемнең дә күргәне юк, Чарли.

Шулвакыт өйгә Чарлиның әтисе кайтты һәм газета сузды. Анда болай дип язылган иде:

НИҺАЯТЬ
ВОНКАНЫҢ ФАБРИКАСЫ
ҮЗЕНЕҢ КАПКАЛАРЫН АЧА
БӘХЕТ ЕЛМАЙГАННАР ӨЧЕН

Слова и выражения

эшче – рабочий​
эштән куарга мәҗбүр булды – был вынужден выгнать с работы
көнләшәләр – завидуют
серләрен урлыйлар – украли тайны
кабарта торган – надувающийся
эштән чыгарган – уволил с работы
бикләгән – запер
шәүлә – тень
бәхет елмайганнар өчен – для счастливчиков

АЛТЫН БИЛЕТЛАР

Мистер Вилли Вонка ун елдан соң безнең газетага түбәндәге белдерүне җибәргән:

  • Мин, Вилли Вонка, биш балага минем фабрикама керергә рөхсәт итәм. Бу бәхетлеләр минем барлык серләр һәм могҗизаларымны күрәчәкләр. Ә сәяхәт азагында һәркем бик кыйммәтле бүләк – гомер буена җитәрлек шоколад алачак! Димәк, алтын билетлар эзләгез! Алар биш плитка шоколадның кәгазьләре эченә яшерелгән. Әлеге плиткалар теләсә кайсы илдә, теләсә кайсы шәһәрдә, теләсә кайсы кибеттә булырга мөмкиннәр. Уңышлар сезгә!
    (Имза – Вилли Вонка)

– Ул акылдан язган! – дип мырлады Джозефина әби.

– Ул даһи! – дип кычкырды Джо бабай. – Ул тылсымчы! Хәзер бөтен дөнья алтын билетлар эзләячәк. Һәркем шул шоколадларны сатып алачак! Ул беркайчан да сатмаган кадәр шоколад сатачак! Эх, бездә дә шундый билет булсын иде!

– Бу мөмкин түгел шул. Чарли елына бер генә тапкыр шоколад ашый...

Слова и выражения

түбәндәге белдерүне җибәргән – отправил нижеуказанное объявление​
могҗиза – чудо
сәяхәт азагында – в конце путешествия
кыйммәтле – дорогой (материально)
гомер буена җитәрлек – которого хватит на всю жизнь
теләсә кайсы – любой
даһи – гений
тылсымчы – волшебник
сатып алачак – купит

БЕРЕНЧЕ БӘХЕТЛЕЛӘР

Инде икенче көнне беренче алтын билет табылды. Август Глуп исемле малайның фотосурәте газетаның беренче битендә бастырылды. Бу тугыз яшьлек малай шундый таза иде, әйтерсең, аны насос белән кабартканнар. Август яшәгән шәһәр шатлыгыннан акылдан язган. Балалар мәктәпкә бармаганнар, балконнарда байраклар элгәннәр.

“Август билетны табар дип һич шикләнмәдем, – дип сөйләгән газетага аның әнисе. – Ул көненә бик күп шоколад ашый. Шуңа билетны тапмаска мөмкин түгел иде! Аның организмына витаминнар кирәк. Югыйсә ул бу кадәр баллы ашамас иде. Без аның белән горурланабыз!”.

Тагын дүрт билет калды. Аларны һәркем эзли иде. Шоколадларны ашар өчен түгел, ә билет өчен алалар иде.

Чарли Бакетның туган көненә бер көн кала тагын бер билет табылды. Бу юлы ул Верука Солт исемле кыз кулына эләккән. Ул зур шәһәрдә бай гаиләдә яши. Веруканың әтисе берничә йөк машинасы белән шоколад алган. Аны ул фабрикасындагы эшчеләренә биргән һәм алтын билетлар эзләргә кушкан.

– Ул малайдан да гамьсезрәк! – диде Джорджина әби.

– Бар, йокла, Чарли. Иртәгә синең туган көнең. Бүләгеңне алырсың! – диде Чарлиның әнисе.

– Вонки шоколады! – дип сөенде Чарли.

Слова и выражения

бастырылды – был напечатан​
кабартканнар – надули
шатлыгыннан – от счастья
байрак – флаг
көненә – в день
Югыйсә ул бу кадәр баллы ашамас иде. – Иначе бы он столько сладкого не ел.
туган көненә бер көн кала – за день до дня рождения
кулына эләккән – попало в руки
йөк машинасы – грузовик
гамьсезрәк – противнее

ЧАРЛИНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Иртә белән Чарли әби-бабайларының бүлмәсенә керде. Алар бер тавыштан:

– Туган көнең белән! – дип кычкырдылар.

Чарлиның кулында Вилли Вонканың “Гаҗәеп шоколады” иде.

Барысы да көтәләр иде. Әлбәттә, Чарлиның шоколад кәгазендә алтын билет булуы көлке иде.

– Борчылма, Чарли! Билетлар турында уйламаска тырыш, тынычлан.

Чарли әкрен генә шоколад кәгазен ачты. Анда алтын билет юк иде.

Шул ук көнне газеталарда дүртенче билет табылган дип яздылар.

Слова и выражения

бер тавыштан – в один голос​
уйламаска тырыш – старайся не думать
тынычлан – успокойся

ТАГЫН ИКЕ АЛТЫН БИЛЕТ ТАБЫЛДЫ

Өченче билетны Виолетта Бьюргард исемле кыз тапкан. Аның өенә дә репортёрлар килгән иде.

– Мин һәрвакыт сагыз чәйним! Ә алтын билетлар турында ишеткәч, мин шоколад ашый башладым. Әмма сагыз чәйнәмичә мин яши алмыйм. Әни моны кызларга килешми ди. Сагыз чәйнәгәндә, авыз аска-өскә йөри ди. Әмма аның үзенең авызы минекеннән дә катырак йөри, чөнки ул миңа бертуктаусыз акыра!

Тәрбиясез кыз! – диде Джозефина әби.

– Әти, ә дүртенче билетны кем тапкан?

– Хәзер карыйбыз. Дүртенче бала... Майк Тиви. Корреспондентлар аның өенә дә килгәннәр. Ул вакытта малай зур телевизордан боевик карап утырган. "Менә бу яшәү! Коточкыч! Мин дә алар урынында булырга теләр идем!".

– Юк! Укыма! Башка тыңлый алмыйм! Хәзер барлык балалар да шундый микән? – дип кычкырды Джорджина әби.

– Юк, әлбәттә. Әйе, шундыйлар да бар, әмма барысы да түгел.

– Инде бер генә билет калды, – дип авыр сулады Джо бабай.

– Шулай. Һәм ул тагын моңа лаек булмаган гамьсез бер балага эләгәчәк, – диде Джозефина әби.

Слова и выражения

кызларга килешми – девочкам не идёт​
бертуктаусыз акыра – безостановочно орёт
тәрбиясез – невоспитанный
авыр сулады – тяжело вздохнул
лаек булмаган – не заслуживающий
эләгәчәк – попадёт

МОГҖИЗА

Кинәт бик салкын көннәр килде. Бакетлар гаиләсенең йортын кар күмде. Чарли һаман да көн саен Вилли Вонканың шоколад фабрикасы яныннан мәктәпкә йөри иде.

Бу кыш гаилә өчен бик авыр булды. Бакетлар гаиләсендә ачлык башланды.

Менә бер көнне Чарли карда ниндидер ялтырый торган әйбер тапты. Бу ИЛЛЕ ПЕНС иде!

Малай бу акчага шоколад алырга булды. Ә калганын әнисенә бирергә уйлады.

Чарли кибеткә керде һәм шоколад алды. Ул аны бик тиз ашап бетерде дә:

– Тагын шундыйны бирегез, – диде.

Чарли шоколадны алды, ачты, ә анда ниндидер алтын нәрсә ялтырады! Чарлиның йөрәге туктады.

– Бу бит алтын билет! – дип кычкырды сатучы. – Минем кибетемдә алтын билет!

Шул арада Чарли янына егерме кеше килде.

– Аңа хәзер бик күп шоколад бүләк итәчәкләр!

– Бик яхшы! Айса, ул скелет сыман!

Шулвакыт Чарли янына бер озын буйлы ир-ат килде һәм:

– Мин сиңа бу шоколад өчен 50 фунт бирәм! – диде.

– Сез акылдан яздыгызмы әллә? – дип кычкырды бер хатын. – Мин аңа ике йөз фунт бирәм! Ике йөз фунтка сатасыңмы билетны?

Кибетче Чарлины кибеттән чыгарды һәм болай диде:

– Билетыңны беркемгә дә бирмә. Тизрәк өеңә йөгер!

Слова и выражения

кинәт – вдруг​
кар күмде – покрыл снег
ачлык башланды – начался голод
ялтырый торган әйбер – сверкающая вещь
алырга булды – решил взять
шул арада – за это время
озын буйлы – высокорослый

АЛТЫН БИЛЕТТА НӘРСӘ ЯЗЫЛГАН

Чарли өйгә кайтты һәм:

– Әни! Әни! Әни! – дип кычкырды. – Әни, кара! Мин аны таптым! Ул монда! БИШЕНЧЕ АЛТЫН БИЛЕТ!

– Син шаяртасың, шулаймы? – диде Джо бабай һәм якынрак карады. Алтын билетны күргәч, туксан алты ярым яшьлек бу бабай сикереп торды (ә соңгы егерме елны ул ята гына иде) һәм бии башлады.

Бүлмәгә мистер Бакет керде. Ул билетны алды. Анда нидер язылган иде.

  • "Алтын билетның бәхетле иясе! Мин, мистер Вилли Вонка, сине котлыйм һәм кулыңны кысам! Сине көтелмәгән сюрпризлар көтә! Сине фабрикамда көтәм. Син һәм башка билет ияләре – минем кунакларым. Мин, Вилли Вонка, сине фабрикага үзем алып керәм һәм барысын да күрсәтәм! Аннары сиңа берничә йөк машинасы белән шоколад бирәм. Ул синең гаиләңә гомер буена җитәчәк! Әгәр шоколад бетсә, фабрикага килергә һәм алтын билетны күрсәтергә кирәк. Нәрсә теләсәң, мин сиңа шуны бирәм. Фабрикада февральнең беренче көнендә көтәм. Син сәгать унда капка янында булырга тиеш. Үзең белән бер гаилә әгъзасын алырга ярый. Соңга калма! Алтын билетыңны онытма, югыйсә кертмиләр!
    (Имза) Вилли Вонка".

– Беренче февраль! Бу бит иртәгә!

Слова и выражения

шаяртасың – шутишь​
якынрак карады – посмотрел поближе
туксан алты ярым яшьлек – в возрасте девяносто шесть с половиной лет
кулыңны кысам – жму руку
көтелмәгән – неожиданный
билет ияләре – обладатели билетов
Үзең белән бер гаилә әгъзасын алырга ярый. – С собой можно взять одного из членов семьи.

БӨЕК КӨН

Мистер Вилли Вонка капка янында тора иде.

Чыннан да гаҗәеп кеше!

Кара цилиндрдан.

Кызыл бәрхет пиджактан.

Яшел чалбардан.

Соры перчаткалардан.

Ә кулында кул таягы бар.

Иягендә сакалы бар иде. Ә күзләре һәм йөзе балкыйлар.

Шул ук вакытта ул бик акыллы күренә иде! Җитез, өлгер!

Кинәт мистр Вонка карда пируэт ясады, киң итеп елмайды:

– Рәхим итегез, минем кечкенә дусларым! Фабрикага рәхим итегез! Берешәрләп керегез һәм әти-әниләрегез турында да онытмагыз. Билетыгызны күрсәтегез һәм исемегезне әйтегез. Кем беренче?

Алга бик таза малай чыкты.

– Мин Август Глуп, – диде ул.

– Август! – дип кычкырды Вилли Вонка. – Сине күрүемә мин бик шат! Ә әти-әниең кайда? Искиткеч! Керегез! Менә монда!

Капка янына кыз килде.

– Минем исемем Верука.

– Верука! Нинди шатлык! Синең исемең бик үзенчәлекле! Мин Верука дип үкчәдәге сөялне атыйлар дип уйлый идем. Мин ялгышканмын бугай, шулаймы? Сиңа бу пәлтә шундый килешә! Я, Ходам! Нинди көн! Сиңа ошар дип уйлыйм! Мин беләм! Ошар! Әтиең кайда? Ничек яшәп ятасыз, мистер Солт? Мистер Солт! Рәхим итегез!

Тагын ике бала – Виолетта Бьюргард һәм Майк Тиви чыктылар.

Ниһаять, Чарлиның чираты җитте.

– Чарли Бакет.

– Чарли! Ниһаять! Бу бит билетны кичә генә тапкан малай! Нинди бәхет! Бу синең бабаңмы? (Чарли бабасы белән килгән иде). Сезне күрүемә шатмын, сэр! Барысы да мондамы? Биш баламы? Яхшы! Зинһар, югалмагыз. ЮЛНЫҢ БАШЫНДА ук сезне югалтырга теләмим. Һич тә теләмим!

Капкалар ябылды һәм биш бала һәм тугыз олы кеше озын коридорда калдылар.

Башта алар уңга, аннары сулга, аннары сулга, аннары тагын сулга, аннары уңга, тагын уңга, аннары тагын сулга борылдылар.

Коридорлар һаман аска төшәләр иде. Ниһаять, Вилли Вонка туктады. Тимер ишектә зур хәрефләр белән: "ШОКОЛАД ЦЕХЫ" – дип язылган иде.

Слова и выражения

кул таягы – трость​
ияк – подбородок
балкый – сияет
җитез – быстрый
өлгер – ловкий
берешәрләп керегез – заходите по одному
үкчәдәге сөял – мозоль на пятке
ничек яшәп ятасыз – как поживаете

ШОКОЛАД ЦЕХЫ

Бу бик мөһим цех! – диде мистер Вилли Вонка һәм кесәсеннән ачкычлар алды. – Бу фабриканың йөрәге, барлык җитештерүнең үзәге. Һәм ул шундый матур! Зинһар, гаҗәпләнүдән аңыгызны җуймагыз.

Ишекләр ачылды. Каршыда киң болыннар иде, уртада көрән елга ага. Елга уртасында шарлавык бар.

– Бу шарлавык, – ди мистер Вилли Вонка. – Иң мөһим нәрсә. Шоколадны шарлавыксыз ясап булмый. Ул аны болгата, кабарта.

Мистер Вонка кунакларын бөтнек һәм казаяктан авыз иттерде. Шулвакыт Вируканың чинавы ишетелде.

– Карагыз, карагыз! Бу бит кечкенә кешеләр!

Барысы да шунда карады.

– Бу бит чын кешеләр түгел, – диде Чарли.

– Әлбәттә, ЧЫН, – диде мистер Вилли Вонка. – Бу умпа-лумпалар.

Слова и выражения

барлык җитештерүнең үзәге – центр всего производства​
Зинһар, гаҗәпләнүдән аңыгызны җуймагыз. – Прошу, не теряйте сознание от удивления.
шарлавык – водопад
болгата – мешает
кабарта – взбивает
бөтнек – мята
казаяк – лютик
авыз иттерде – угостил
чинау – пищание

Умпа-лумпалар

– Умпа-лумпалар! – дип кычкырды барысы.

– Лумпландиядән китерелгән, – дип аңлатты мистер Вонка.

– Әмма мондый ил юк. Мин география укытам... – диде миссис Солт.

Алайса, мин сезгә бу ил турында сөйлим, – диде мистер Вилли Вонка. – Бу коточкыч ил! Анда уза алмаслык джунглилар бар. Анда бик куркыныч һәм явыз хайваннар бар. Алар бер көндә ун умпа-лумпаны ашый. Ә умпа-лумпалар какао яраталар икән. Мин аларны үземнең фабрикама чакырдым. Хәзер алар какао орлыкларыннан шоколад ясыйлар.

Слова и выражения

китерелгән – доставлено​
алайса – в таком случае
уза алмаслык – непроходимый
орлык – семя

АВГУСТ ГЛУП ТОРБАГА ЭЛӘГӘ

Мистер Вонка ума-лумпалар турында сөйләде. Ә Август Глуп елгадан шоколад эчә иде.

Мистер Вилли Вонка:

– Юк! Кагылма! Син минем шоколадны пычратасың! Аңа кеше кулы кагылырга тиеш түгел!

– Шулайдыр инде! Эх, чиләк булсын иде...

Шулвакыт Август елгага егылды.

Коткарыгыз! Ул батачак!

Август шоколад торбасына эләкте һәм юк булды.

– Аннан хәзер зефир ясыйлар! – дип кычкырды әнисе.

– Борчылмагыз, – диде мистер Вонка. – Аңа берни дә булмас.

Слова и выражения

пычратасың – пачкаешь​
Аңа кеше кулы кагылырга тиеш түгел! – К ней не должны прикасаться руки человека!
Эх, чиләк булсын иде...– Эх, было бы ведро...
егылды – упал
Коткарыгыз! – Спасите!
Ул батачак! – Он утонет!

ХУШ, ВИОЛЕТТА

Команда яңа цехка керде. Монда сагызлар ясыйлар иде.

– Бу гаҗәеп сагыз, – диде мистер Вонка. Бу сагызда иртәнге дә, төшке дә, кичке аш та бар! Әлеге сагыз кибетләргә чыккач, кешеләр ашарга пешермәячәкләр, савыт юмаячаклар, чүп түкмәячәкләр! Чәнечке, кашык, пычак кирәк булмаячак!

– Сез юк сүз сөйлисез! Бу акылсызлык!

– Һич тә акылсызлык түгел!

Бер кәстрүлдә ал төстә ниндидер әйбер кайный иде. Виолетта шул сыекчаны алды да авызына капты.

– Тукта! Ярамый! Нишлисең син?! Ул бит әле әзер түгел!

Виолетта тыңламады. Кинәт аның борыны шәмәхә төскә керде. Кыз караҗиләккә әйләнде.

– Нишләттегез?! Ник кисәтмәдегез? – дип, Виолеттаның әнисе мистер Вонкага кычкырды.

Мистер Вонка кызны соклар цехына алып китәргә кушты. Аннан анда сок сыгачаклар.

Слова и выражения

ашарга пешермәячәкләр – не будут готовить​
савыт юмаячаклар – не будут мыть посуду
чүп түкмәячәкләр – не будут выбрасывать мусор
Чәнечке, кашык, пычак кирәк булмаячак! – Не нужны будут вилка, ложка, нож!
акылсызлык – безумие
кәстрүлдә – в кастрюле
кайный – кипит
сыекча – жидкость
шәмәхә төскә керде – стала фиолетовой
караҗиләккә әйләнде – превратилась в чернику
Ник кисәтмәдегез? – Почему не предупредили?
сок сыгачаклар – выжмут сок

ЧАРЛИ ГЫНА КАЛДЫ

Тагын ике бала мистер Вонканың цехларында калырга мәҗбүр булды.

Мистер Вилли Вонка, Джо бабай һәм Чарли лифтка утырдылар.

– Беләсеңме, Чарли, азакка кадәр син генә калдың. Котлыйм сине! Һәм сиңа шушы яраткан фабрикамны бүләк итәм! Бераз үскәч, ул синеке булыр.

– Чарлига бирәсез? Сез шаярасыз, мистер Вонка! – диде Джо бабай.

– Юк. Һич тә шаярмыйм. Беләсезме, мин инде олы яшьтә. Сез уйлаганнан олырак. Минем гаиләм, балаларым юк. Шуңа мин фабрикамны акыллы балага калдырырга булдым.

– Димәк, сез алтын билетларны шуңа чыгаргансыз!

– Нәкъ шулай! Мин аңа барлык серләрне өйрәтәм.

Алар лифт белән менделәр. Каршыларына Чарлиның гаиләсе чыкты

– Әни, әни! Без хәзер фабрикада яшәячәкбез!

– Улым, ә анда ашарга бармы соң?

– Ашаргамы? – дип көлде Чарли. – Бераз түзегез, тиздән үзегез күрерсез!

Слова и выражения

калырга мәҗбүр булды – был вынужден остаться​
азакка кадәр – до конца
шуңа чыгаргансыз – для этого выпустили
түзегез – потерпите

***

Надеемся, что вам понравилась сказка, и вы дочитали её до конца :)
Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Чарли һәм шоколад фабрикасы

Тест: Чарли һәм шоколад фабрикасы

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующем занятии, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG