Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Сүриядән АКШ гаскәрләрен чыгару фәрманы имзаланган


Вазифасыннан китәр алдыннан АКШ саклану министры Мэттис Сүриядән Америка гаскәрләрен чыгару турында фәрман имзалаган.

Сүриядән АКШ хәрбиләрен чыгару турындагы фәрман имзаланган. Бу хакта CNN телеканалы хәбәр итә. Документка тиздән вазифасыннан китәчәк сакланау министры Джеймс Мэттис кул куйган.

Фәрманда Америка гаскәрләренең Сүриядән чыгу вакыты һәм тәртибе билгеләнгән. Бу эш берничә атнадан башланыр дип көтелә.

19 декабрь АКШ президенты Дональд Трамп киләсе ике ай эчендә америка гаскәрләре Сүриядән чыгарылачак дип белдергән иде. Бу карарны АКШның беректәшләре дә, Конгресс та тәнкыйтьләде. Әлеге хәбәрдән соң АКШ саклану министры Джеймс Мэттис вазифасыннан китүе турында белдерде. Мэттис та әлеге вакытта Сүриядән хәрбиләрне чыгаруга каршы булган диелә.

Сүриядә радикал исламчыларга каршы көрәшне АКШ җитәкчелгендәге халыкара коалиция 2014 елда башлады. Коалиция Сүриянең демократик оппозиция көчләренә ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG