Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Җомга вәгазьләрен татарча алып бару – тарихи символ"


Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Имамнарны һәрбер мәхәллә үзе тотарга тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:15 0:00

Казандагы Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин яшь имамнар авылда калсын өчен элекке заманнардагы кебек мәхәллә тырышлыгы кирәк дип саный. Ул Русиядәге тарихи татар мәчетләрен саклап калу кирәклеген әйтә.

Күптән түгел Русия ислам институты (РИИ) 20 еллыгын билгеләп узды. РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин 20 ел әле күп вакыт түгел, киләчәктә ул да КФУ кебек дәрәҗәле уку йортына әйләнәчәк ди. Азатлык аның белән әлеге институт, мәхәлләләр һәм татар теле проблемнары турында сөйләште.

20 ел дәвамында Русия ислам институты ирешкән төп уңыш нәрсә?

– Беренчедән, без Русия мәгариф системасы калыпларына керә алдык. Икътисад, теология, лингвистика, журналистика юнәлешләрендә дәүләт дипломнары бирә башладык. Шуңа күрә зур казанышларыбызның берсе – аккредитация алу дип әйтә алам. Русиядә аккредитация узган ислам институтлары күп түгел. Бүгенге көндә уңышларыбызның тагын берсе – Русиядәге иң көчле укытучыларны туплый алуыбыз дип әйтер идем. Бездә 80 мөгаллим укыта, аларның 40-ы чит илдә белем алган, ягъни аларның төпле дини белемнәре бар. Тагын күрсәткечләренең берсе – безнең уку йортын тәмамлаган бакалаврларның күбесе чит ил уку йортларына магистратурага укырга керә. Шуларның бер өлеше Индонезия, Малайзиядә белем алды, Төркиядә, Мәгърибтә магистратура һәм докторантурада белем алучылар бар. Бу безнең бакалавриат чынлап та югары халыкара дәрәҗәдә булуын аңлата.

Шушы еллар дәвамында максатлар куйдык, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аларга тулысынча ирешә алмадык дип нәрсә турында әйтә аласыз?

– Яңа белгечлекләр ачу. Андый теләк бар, ләкин аларны ачып җибәрү җиңел түгел. Мәсәлән, ислам хокукы, педагогика юнәлешен ачарга кирәк дип саныйбыз. Педагогика юнәлешенә килгәндә, мәктәптә гарәп, инглиз телен укыту өчен безнең лингвистика бүлеген тәмамлаучы шәкертләр педагогик белем дә алырга тиеш. Теологларга да, шулай ук, дин нигезләрен укытыр өчен педагогик белем кирәк. Икътисад, журналистика юнәлешләрендә магистратура ачып өлгермәдек. Хәзерге вакытта ул хакта җитди уйланулар бара, Иншаллаһ якын киләчәктә ачып җибәрербез дигән нияттә торабыз. Проблемнар бар, әлбәттә. Ләкин алар тормыш барышында туа торган мәсьәләләргә бәйле дип әйтер идем.

Казанышлар, уңышлар турында әйтеп киттегез. Шуңа да карамастан, башка уку йортлары белән чагыштырсак, РИИга укырга керү өчен абитуриентлар арасында зур көндәшлек юк. Моның сәбәпләре нәрсә дип уйлыйсыз?

Теология, лингвистика өлкәсендә безнең бакалавриат Русиядә белем биргән башка бер генә югары уку йортыннан да ким түгел

– Бүгенге көндә югары уку системында көндәшлек зур. Әйтик, Татарстанда гасырлар буена үзенә дәрәҗә туплаган КФУ бар. Кем өчендер ул бренд кебек кабул ителә. Белеме тирәнме, юкмы – анысы икенче мәсьәлә, ләкин КФУ дипломын алу дәрәҗә санала. Беренчедән, Русия ислам институты ул дини уку йорты, шуңа күрә бирегә күбрәк дин тотучылар укырга керергә тырыша. Икенчедән, дини уку йорты булганлыктан, икътисад, лингвистика, журналистикага керүчеләр өчен РИИ бик үк кулай уку йорты дип кабул ителми торгандыр. Әмма, югары уку йортлары системын яхшы белгән кеше буларак әйтә алам: теология, лингвистика өлкәсендә безнең бакалавриат Русиядә белем биргән башка бер генә югары уку йортыннан да ким түгел. Моны укытучыларга карап та әйтәм. Безнең шәкертләр катнашкан төрле бәйгеләр дә моның күрсәткече булып тора.

Дәрәҗә елларча туплана, 20 ел әле күп вакыт дип саналмый. Ислам уку йорты булгач, монда чикләүләр дә зуррак, таләпләр дә күбрәк. Еллар узгач РИИ да бренд буларак кабул ителә башлар һәм безгә дә укырга керергә теләүчеләр саны артыр.

РИИда укуны тәмамлаган теологлар имамнар булып эшкә урнашамы? Аларда мәчетләргә эшкә урнашу теләге бармы?

– 30-40 процентка якын теологлар имам булып эшкә урнаша, ә калганнарының имам булып эшләргә теләкләре юк. Ул да табигый күренеш, чөнки, дөресен генә әйткәндә, теологлар имамлыкка бик туры килми. Мисал өчен, инкыйлабка кадәрге җәдидче мәдрәсәләргә укырга кергән шәкертләр имамнар булырга җыенмаган. Әйтик, Хөсәения мәдрәсәсен 10 ел эчендә 900 кеше тәмамлаган, шуларның 30-ы гына имам булып эшләп киткән була. Шуңа күрә монда мотивация дигән әйбер бар, алар бирегә дини шартларда дөньяви белем алыр өчен укырга керә. Безнең теологлар арасында дәүләт структураларында эшләүчеләр, мәктәптә эшләүчеләр дә бар, шуңа күрә аларны һәркайда очратырга мөмкин. Ә инде икътисадчылар, лингвистлар, журналистларның һөнәри сфералары бөтенләй башка.

Икътисадчылар, лингвистлар РИИны тәмамлап эш таба аламы соң?

Ислам институтын тәмамлаган икътисадчыны күреп, белемен түгел, ә идеологик яктан шикле яклары юкмы икән дип караучылар бар

– Эш табу мәсьәләсе гомумән Русия югары уку йортлары өчен бик актуаль проблем. Әлбәттә, Мәскәү дәүләт университеты, Икътисад югары мәктәбе шәкертләрен көтеп торган кебек безнең шәкертләрне колач җәеп көтеп тормыйлар һәм шуңа күрә эшкә урнашу мәсьәләсе актуаль проблемнарның берсе булып тора. Аннан соң икътисадчыларны бик күп уку йортлары әзерли. 90-нчы еллардан бирле һәрбер югары уку йорты икътисадчылар, юристлар чыгарып акча эшләп калды. Бүгенге көндә мәгариф министрлыгы күп кенә югары уку йортларында профиле булмаган юнәлешләрне яба. Хезмәт базарында икътисадчылар һәм юристлар кирәгеннән артык күп булу сәбәпле аларга эш табу проблем тудыра. Һәм тагын, ислам институтын тәмамлаган икътисадчыны күреп, белемен түгел, ә идеологик яктан шикле яклары юкмы икән дип караучылар бар. Эш табу ягыннан бу безнең икътисад юнәлешен тәмамлаучыларга иң зур проблемдыр мөгаен. Лингвистларга ул яктан әлбәттә җиңелрәк, алар тәрҗемәчеләр булып урнаша, мәктәпләргә эшкә китә. Журналистлардан инде тырышып уку гына таләп ителә, чөнки вакытлы матбугат чараларында дини темаларга яза алган журналистлар саны күп түгел, аларга эш табу авырлык тудырмый.

РИИны тәмамлаган икътисадчылар укуны тәмамлап эшсез утыра булып чыгамы?

– Беренчедән, без ислам икътисадына бәйле белем бирәбез, икенчедән аларның саны күп түгел. Укырга кергән 15 шәкерт арасыннан 10-12се генә укуны тәмамлап диплом ала. Безнең Русиядә 85 диния нәзарәте бар, алар каршында вакыфлар, зәкәт фондлары эшләп килә. Күбесе шунда эшкә урнаша. Ләкин, кызганыч, диния нәзарәтләренең күп булуы да барысын да эш белән тәэмин итә алмый.

Рәфыйк хәзрәт, РИИны тәмамлап дини өлкәдә зур уңышка ирешкән, әйтик, абруйлы дини белгеч булып киткән берәр кешене атый аласызмы?

– Шактый мөфтиләр безнең уку йортын тәмамладылар. Алар арасында Белорус мөфтие Али Воронович, Коми өлкәсе мөфтие Вәлиәхмәт Гаязов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир Бикчәнтәев бар.

– Күптән түгел район мөхтәсибләре утырышы узды. Анда шундыйрак нәтиҗәләр әйтелде: Республика күләмендә 1511 мәчет теркәлгән, аларның 60ы имамнар булмау сәбәпле бикле тора, 700-гә якын мулланың дини белемнәре юк. Авылларга имамнарны ничек кайтартып була?

Балалар бакчасы, урта мәктәп булмаган кечкенә авылларга яшь имамнарны җәлеп итү авыр

– Андый проблем дөрестән дә бар, ләкин ул безнең уку йортының, мәдрәсәләрнең генә проблемы түгел. Татарстанда тугыз мәдрәсә, өч югары дини уку йорты бар. РИИны гына һәр ел 200ләп шәкерт тәмамлап чыга һәм һичшиксез 20 ел эчендә ул 1511 мәчетне 2-3 имам белән тәэмин итеп булыр иде. Ләкин эш имамнар әзерләүдән генә тормый. Мәчетләрне имамнар белән тәэмин итү проблемы комплекслы. Аларны хезмәт хакы, тору урыннары, социаль пакет белән тәэмин итүне диния нәзарәте генә башкарып чыга алмый, дәүләт тә муллаларга эш бирә алмый, чөнки дин дәүләттән аерылган. Авыл халкы имамны тәэмин итү турында уйларга тиеш. Балалар бакчасы, урта мәктәп булмаган кечкенә авылларга яшь имамнарны җәлеп итү авыр. Әйтик, инкыйлабка кадәр андый проблемнар булмаган, имамның булуы бик мөхим дип, аларны мәхәллә үзе тоткан. Әлбәттә, ул заманнарда имам вазифалары да башкачарак булган, хакыйки мәсьәләләрне чишү дә, әхләкый тәрбия бирү дә имамнарга йөкләнгән. Замана белән имамның вазифалары да үзгәрде, әлбәттә. Әмма бу проблемның булуы мәхәлләнең оешып җитмәвенә дә бәйле. Бетә барган кечкенә авылга яшь имам үзе барган очракта да, өйләнгәч, аның хатыны: "Монда балалар бакчасы, мәктәп юк, нишләп ятыйк монда", дип реаль проблемнарны күтәреп, шәһәр ягына тарта башлаячак.

Белемле имамнар мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан мөхтәсибәтләренә кергән мәчетләрнең карталарын булдыру өлкәсендә эшли башладык. Кайда, нинди имам эшли, аның белеме бармы, ул ничә яшьтә, 80 яшьтә булса, алмашка кемне әзерли, кайда белем алалар – боларның барысы да шул мәчет картасына керәчәк.

Хезмәт хакы, социаль пакет, тору урыны, хатынына, балаларына тиешле яшәү шартлары булмагач, имамны авылга беркетеп куеп булмаячак

60 мәчет бикле тора дигәнегезгә, моның күбесенчә ясалма проблем булуын әйтә алам, чөнки алар җәйге бакчаларга әверелгән авыллардагы мәчетләр. Ягъни анда кыш көннәрендә беркем дә яшәми һәм шуңа күрә анда ел дәвамында имам тотуның мәгънәсе юк, ә җәйге чорда анда кайтып намазлар уздыручылар бар. Татарстанда даими эшләп килгән 1500-гә якын мәчет имамнар белән тәэмин ителгән, әмма статистикага карасак, ул имамнарның 15 процентын 80 яшьтән узган бабайлар, 60 процентын 60тан узган имамнар тәшкил итә. Алмаш кирәк, ләкин әйткәнемчә, дини уку йортлары әзерләп җибәрсен дип кенә көтеп утыру дөрес түгел. Хезмәт хакы, социаль пакет, тору урыны, хатынына, балаларына тиешле яшәү шартлары булмагач, имамны авылга беркетеп куеп булмаячак.

Бу мәсьәләне чишү юнәлешендә эш алып барыламы соң?

– Бу проблем белән шөгыльләнәбез, Диния нәзарәте дә эш алып бара. Мәскәүдә ислам мәдәнияте, мәгарифе һәм фәненә ярдәм итү фонды бар. Аның аша Русиядәге яшь имамнарга елына 100 стипендия тапшырабыз. Татарстанның дини уку йортларын тәмамлап авыл мәчетләрендә эшләүче бөтен яшьләрне 1-2 ел дәвамында аена 15 мең сум хезмәт хакы белән тәэмин итәбез.

Бер елдан артык инде татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла бара. Мөфти Камил Сәмигуллин татар телен сакларга кирәк, мәчетләрдә татар теле яңгырасын дигән фикердә тора. Мәчетләр татар теле укытучыларын өстәмә эш белән тәэмин итә аламы? Бәлкем, балалар өчен кызыклы түгәрәкләр оештырып буладыр?

– Мәчетләр генә татар телен саклап кала ала дигән уй дөрес түгел. Камил хәзрәт татар мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телендә генә булырга тиеш дигән карар чыгарды һәм ул карар нигездә әле дә үтәлә. Әлбәттә, кайбер мәчетләрдә аны үтәмәүчеләр дә бар.

Җомга вәгазьләре татарча бару мәчеттә башка телдә сөйләшү тыелган дигән сүз түгел

Инкыйлабка кадәр шушы Русия үзәгендә татар мәчетләре генә булган, шуңа күрә алар тарихи яктан татар мәчетләре санала, шул сәбәпле һичшиксез анда татарлыкны саклап калу кирәк. Җомга вәгазьләре татарча бару мәчеттә башка телдә сөйләшү тыелган дигән сүз түгел. Җомга вәгазьләрен татарча алып бару тарихи символ булып тора. Безнең мәчеткә татарча аңламаучылар йөри, шуңа вәгазьләрне урысча алып барабыз дип әйтү сылтау гына. Татарча белмәүчеләрне җомга намазы алдыннан җыеп кыскача нәрсә турында сөйләячәгеңне аңлатып бирү мөмкинлеге бар.

Без оештырган "Без татарлар" проекты менә инде 10 ел дәвамында эшләп килә. Проектны мәчетләр форматына да күчердек, ягъни 800гә якын мәчет каршында татар теле курслары эшләп килә, 2000 остаз эшли һәм 30 меңгә якын кеше йөри. Рәсми статистикада ул 20 меңгә якын, ләкин хакыйкатьтә 30 мең. Һәм ул курслар нәтиҗә бирә, татар телен өйрәнүдән тыш, анда белем алучылар әхлагын да үзгәртә. Сентябрь аенда РИИ бинасына яулыксыз, кыска итәкле яшьләр килсә, курсларның азагына аларның тышкы кыяфәте дә, эчке хәлате дә үзгәрүе сизелде, ягъни нинди мохиткә килеп кергәннәрен аңлап, үзгәрә башлыйлар. Татар теле белән бергә дин нигезләрен дә үзләштерүчеләр шактый.

Дини мохиткә килеп кергәннәрен аңлап үзгәрәләр дип әйттегез, ә Татарстанда татар мохите тиешле дәрәҗәдә тудырылганмы?

Милли узаңны формалаштырып, кеше үзенең татарлыгын аңлап, үзе татар буларак яшәргә омтылырга тиеш

– Бүгенге көндә без глобальләшү чорында яшибез. Миллилек һәрбер татарның узаңында булырга тиеш, ул булмаса, мохитне ясалма рәвештә генә саклап калу авыр. Милли узаңны формалаштырып, кеше үзенең татарлыгын аңлап, үзе татар буларак яшәргә омтылырга тиеш. Мохит проблемы бар ул, ләкин замана үзгәргән саен, аны саклап калу да авыр. Мин яшь чакта Сабан туе да башкача уза иде, бүгенге көндә ул бәйрәмнең дә рәте калмады. Элек Сабан туенда бөтен авыл, шәһәр халкы җыелып милли уеннар уйналса, бүгенге көндә андый күренеш юк диярлек. Мохит бер систем буларак югала бара дип әйтүем, шуңа күрә үзеңдә милли аңны формалаштыруга күбрәк игътибар бирү кирәк.

Мәскәү имамнары актив, ачык, заманча технологияләр кулланып эш итә. Аларны абруйлы дип санап, төрле төбәкләрдән мөрәҗәгать итәләр. Безнең Татарстанда андый имамнар юк диярлек, моның сәбәпләре нәрсәдә? Безнең имамнар артык тыйнакмы, әллә кешеләр белән артыгын аралашырга теләкләре юкмы?

– Бәлки чыннан да пиар активлык җитеп бетми торгандыр, бу юнәлештә эшчәнлекне киңәйтү кирәк. Мөмкинлекләр дә бар, мәсәлән, моны Диния нәзарәте сайтлары аша эшләргә мөмкин. Ә инде абруйлы дигәннән, бүгенге көндә дин өлкәсендә РИИ укытучыларыннан да яхшы әзерлекле белгечләр бер төбәктә дә юк. Әйтик, Татарстан голамә шурасы вәкиле Рөстәм Нургалиев, Казан ислам университетының дини фәннәр кафедрасы мөдире Рамил Әдһәмов кебекләр. Аларга бары тик дөрес юнәлеш күрсәтеп мөмкинлекләр ачарга кирәк.

XS
SM
MD
LG