Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 елда Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларына 900 кеше йөргән


Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы
Мәчетләрдә татар телен уку-укыту әсбабы

Быел Татарстанның 20 мәчетендә уздырылган татар теле курсларына 900гә якын кеше йөргән. Ә ислам нигезләрен 30 меңләп кеше өйрәнә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә ислам мәгарифе өлкәсендә 2018 елга якынча нәтиҗә ясалды. Мөфтиятнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, республиканың Казан, Чаллы, Яшел үзән, Түбән Кама, Менделеевски, Лениногорски, Әлмәт шәһәрләреннән, Әгерҗе, Алексеевски, Бөгелмә, Югары Ослан, Нурлат, Спас, Ютазы һәм Чистай районнарындагы мәчетләрдә оештырылган бушлай татар теле курслары 900 гә якын кешене һәм 20 мәчетне колачлаган.

2018 елда республикада мәчетләр каршындагы курсларда ислам нигезләрен 30 меңләп кеше өйрәнә. 1500дән артык мөгаллим аларга ислам нигезләре дәресләре бирә. Татарстанда тугыз мәдрәсә, Русия ислам институты, Казан ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 240 остаз хезмәт куя һәм дүрт меңнән артык шәкерт белем ала.

Быел Татарстан дини уку йортларына барлык уку бүлекләренә беренче курска 1158 кеше укырга кергән һәм 407 кеше квалификация эшләрен уңышлы яклап дини белем алу турында диплом алган. Барлык дини уку йортлары үз эшчәнлекләрен Татарстан һәм Русия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара диелә.

Татар телен мәктәпләрдән кысрыклап чыгару башланганнан соң, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте телне саклау мәсьәләсендә активлашты. Мәчетләрдә вәгазьләрне татарча уку артты, мөфтият бушлай татар теле курслары оештырды, татар теленә өйрәтүче Telegram каналы булдырды. Быел шулай ук Әлмәт мөхтәсибәтендә "Нур" татар мәктәбе, ә Балтачта малайлар өчен татар телендә тәрбия бирүче пансионат ачылды. Татарстан мәдрәсәләрендә укыту татар телендә алып барыла.

XS
SM
MD
LG