Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел табыны быел күпмегә төшә?


Казандагы "Ашан" супермаркеты
Казандагы "Ашан" супермаркеты

Яңа ел табыны Татарстан кешесенә быел 12 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Гәрчә, Росстат мәгълүматларына күрә, ашамлыклар бәясе 2 процентка гына күтәрелгән. Азатлык сорауга җавап эзләп, кибеткә юл тотты.

Кәрзингә иң кирәкле азык-төлекләр генә билгеләнде. Ашамлыклар дүрт кешегә исәпләнгән. Супермаркетлар арасыннан бәяләре белән иң арзанлыларның берсе булган һәм халык күп йөргән "Ашан" челтәре сайланды.

Азык-төлекләргә бәяләрнең ни дәрәҗәдә артуын белер өчен без соңгы ике елдагы саннарны чагыштырдык. Росстатның 2017 ел азагында китерелгән бәяләр исемлеге һәм 2016 елда Азатлык язган бәяләрне карыйбыз.

Күпчелек азык-төлеккә бәя арткан. Аеруча, бу җиләк-җимеш, яшелчә, сыер һәм кош итенә кагыла.

Яңа ел табыны быел күпмегә төшә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

Тавык түшкәсе. Ике килолы бройлер итен 304 сум 46 тиенгә ("Ашан") сатып алдык. Бу "Пестречинка" тавыгы. 2017 елда түшкә 254,06 сум (Росстат), ә 2016 елда 275,94 сум (Азатлык) торган. Безнең исәпләүләргә күрә, тавык итенә бәя 20 процентка арткан.

Сыер ите. Сөяксез итнең бер килосы 529 сумга сатып алдык. 2016 елда ул 454 сум торган. Ә узган ел 459,42 сумга төшкән. Бәя 15 процентка арткан.

Казылык. Бер ысланган казылык безгә 372 сумга чыкты. Росстатның 2017 елга нәтиҗәсен табып булмады. Ә менә 2016 елда ул 350 сум булган.

Тавык түшкәләре
Тавык түшкәләре

Җиләк-җимеш. Әгәр дә моңа кадәр алманы төрле сортларына карап килосын 50-150 сумга сатып алып булса, хәзер бәяләр 80-240 сумга җиткән. Әфлисунга исә бәяләр төшкән. "Ашан"да Төркиядән китерелгән әфлисун 102,34 сум тора. Ике ел элек ул 105 сум торган. Бананның килосы 59 сумга төште. Шулай да барысын да санап чыгарсак, җиләк-җимешкә бәяләр 50 процентка артуын күзәтергә мөмкин.

Яшелчә. Кыяр, помидор, кишер. Уртача 30 процентка кадәр арткан. Яңа ел табынындагы ризыклар бәрәңгесез булмый. "Ашан"да аның берничә сорты тәкъдим ителә. Без килосы 34,28 сумга төшкәнен алдык. Ике ел элек исә икенче икмәк 22 сум торган. Ә Росстат мәгълүматларына күрә, 2017 елда бәрәңгене 17 сумга да сатып алып булган.

Шампан шәраблары
Шампан шәраблары

Йомырка. "Ашан"да тәкъдим ителгән иң арзан йомыркаларның берсен сатып алдык. Yaratelle ширкәтенең бер дистәсе 78,67 сумга төште. Росстат мәгълүматларына күрә, йомырка бәясе узган ел 47 сумга кадәр төшеп беткән иде. 2016 елда аны уртача 60 сумга сатып алдылар.

Каз. Казан кибетләре аның килосын 468 сумга тәкъдим итә. Ике ел элек белән чагыштырганда, 68 сумга кыйммәтрәк.

Исерткеч эчемлекләр. "Ашан"да хәзер эчемлекләргә ташламалар булуын исәпкә алсак, аклоһол очсызланган дияргә мөмкин. Русиядә җитештерелгән шампан шәрабы 221,15 сумга сатып алынды. 2016 ел белән чагыштырганда, 3,7 процентка очсызрак. Росстат мәгълүматларына күрә, аракыга бәя 3-5 процентка арткан. Ләкин ташламалар белән 234,09 сумга чыкты. 2016 елда ул 290,87 сум торган.

"Ашан" бәяләре
"Ашан" бәяләре

Нәтиҗә. "Ашан"да сатып алынган иң кирәкле азык-төлек 2 389 сумга чыкты. 2017 елда якынча бу ашамлыкларны 12 процентка очсызракка табарга мөмкин булган. Ә 2016 ел белән чагыштырганда бәяләр 21 процентка арткан.

Шул ук вакытта Росстат Яңа ел табынының ничә сумга төшүен дә язды. Анда 6 259 сумга төшә диелгән. Бу бөтен кирәкле ашамлыкларны исәпләгәндә. Узган ел белән чагыштырганда, бу нибары 2 процентка гына арткан диелә рәсми чыганакларда. Ләкин халык күпләп йөри торган кибетләрдә мондый бәяләр күзәтелмәде.

XS
SM
MD
LG