Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргали иреккә иртәрәк чыгарга мөмкин


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Данис Сәфәргали "бер көн өчен көн ярым" кануны нигезендә иреккә киләсе елның март-апрелендә үк чыгарга мөмкин. Моннан тыш, аның адвокаты Җинаять кодексының 282нче маддәсенә кертеләчәк үзгәрешләр нигезендә хөкем карарын гамәлдән чыгарырга омтылачак.

Киров өлкәсенең Омутнинский район мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалинең колониядә утыру вакытын яңадан карау турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндергән. Бу хакта Idel.Реалиига активистның хатыны Гүзәл Сәфәргали сөйләгән.

Быел җәй кабул ителгән канунга ярашлы, тикшерү изоляторында утыруның бер көне колониядә тотылуның көн ярымына тора. Сәфәргалине тикшерү изоляторына 2016 елның октябрендә утыртканнар иде, 2017 елның августында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны 3,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Шул ук елның ноябрендә апелляция шикаяте Татарстанның Югары мәхкәмәсендә каралганчыга кадәр активист изоляторда булды.

Омутнинский район мәхкәмәсе карарыннан соң җәзаларны үтәтү хезмәте Данис Сәфәргалинең колониядә тотылу мөддәтен яңадан исәпләргә тиеш булачак. Idel.Реалии исәпләүләренә караганда, активист 2019 елның март-апрелендә азат ителергә мөмкин.

"Агора" халыкара хокук яклау төркеме адвокаты Ирина Хрунова киләсе елда Данис Сәфәргалигә нәфәрәт яки дошманлык уяту маддәсе нигезендә чыгарылган хөкем карарын кире кагу мәсьәләсен дә күтәрергә җыена. Күптән түгел Русия думасы Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту турында канунны соңгы укылышта кабул итте. Яңа документка ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.

"Әгәр Русия президенты Владимир Путин канунны үзгәрешсез имзаласа, без бәйрәмнәрдән соң ук 282нче маддә нигезендә чыгарылган хөкем карарын кире кагуны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез", ди Хрунова.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG