Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американ О'Брэди беренче булып ялгызы Антарктиданы кичеп чыкты


Сәяхәтче 1500 чакрым юлны 54 көндә узган. Ул чаңгыда барган.

АКШ сәяхәтчесе Колин О'Брэди Антарктиданың бер ягыннан икенче ягына ялгызы чаңгыда кичкән тарихта беренче кеше булды.

1500 чакрым юлны ул 54 көндә узган. Үзе белән сәяхәтче 170 килограмм авырлыкта ризык һәм башка кирәк-яраклар төялгән чана тартып барган.

О'Брэди сәяхәте турында Инстаграмда хәбәр итеп торды, фотолар элде. Финишка килеп җиткәч ул "Мин булдырдым моны" дип язды.

Кешеләрнең Антарктиданы элегрәк тә ялгызы кичкәннәре бар иде. Әмма алар читтән ярдәм алды, алдан азык-төлек складлары калдырыла иде яки алар нинди дә булса механик чаралар кулланды.

Орегон штатындагы Портленд шәһәрендә туган 33 яшьлек О'Брэди үз көчләренә генә ышанды. Аның белән британлы Льюис Радд ярышты, ул әле сәяхәтен тәмамламады.

XS
SM
MD
LG