Accessibility links

Кайнар хәбәр

Раштуа хикәясе (Чарльз Диккенс)


Перед наступлением нового, 2019 года мы решили почитать вместе с вами классику английской литературы. Специально для наших читателей мы перевели "Рождественскую историю" знаменитого Чарльза Диккенса (оригинальное название – Рождественская песнь в прозе)!

Это замечательная и фантастическая история о том, как одна ночь полностью изменила и перевоспитала скрягу Скруджа. Текст мы перевели максимально простым языком, чтобы его могли читать и изучающие язык! Прилагаем аудио, перевод ключевых фраз и тест в конце текста.

Раштуа хикәясе (Чарльз Диккенс)
please wait

No media source currently available

0:00 0:20:56 0:00
йөкләү

РАШТУА ХИКӘЯСЕ
(Christmas carol)

I

Раштуа. Урамда ап-ак кар ява, бөтен кеше каядыр ашыга, бүләкләр ала, табын әзерли, бер-берсен котлый, җырлар җырлый...

Ләкин... Скруджның хезмәттәше, ышанычлы кешесе Марли вафат иде. Аның үлеме турындагы кәгазьгә берничә кеше кул куйды. Скрудж исә аны соңгы юлга озатучы бердәнбер кеше иде. Скрудж җеназаны җиңел кичерде. Шул ук көнне ул бик уңышлы килешү дә төзеде.

Марлиның иң якын партнёры аның исемен алтактадан бетермәде. Контора өстендә ул еллар узгач та эленеп тора иде: СКРУДЖ һәм МАРЛИ. Фирма шушы исем белән танылган.

Бигрәк саран кеше иде ул Скрудж! Ул салкын кеше, беркайчан да йөрәгендә кызгану хисе тумады. Яшерен, ябык, ялгыз - ул кабырчыктагы устрица кебек качып яшәде. Күңел салкыны аның карт йөзен эчтән катырган, ыргак сыман борынын кәкрәйткән, битенең тиресен җыерган, иреннәрен зәңгәрләткән, ә күзләрен кызарткан...

Слова и выражения

  • Раштуа –​ Рождество
  • табын әзерли – готовят праздничный стол
  • хезмәттәш – коллега​
  • кул куйды – подписал
  • соңгы юлга озатучы бердәнбер кеше – единственный человек, порводивший в последний путь
  • җеназа – похороны
  • кичерде – перенёс, пережил
  • килешү төзеде – совершил сделку
  • алтакта – вывеска
  • кызгану хисе тумады – не возникало чувства жалости
  • яшерен – скрытный
  • кабырчык – панцирь
  • ыргак – крюк
  • җыерган – сморщил

Тышта эссеме, салкынмы - бу аны әз борчыды. Бернинди җылы да аны эретә алмый иде. Иң усал җил Скруджтан усалрак була алмый, иң явыз буран аның кебек явыз була алмый. Яңгыр, боз, кар бер генә аерма белән мактана алалар иде: алар Скрудж кебек саран түгел иделәр...

Бер көнне Скрудж үзенең караңгы буш өенә кайтты. Элек монда Марли яши иде. Скрудж керде, ишеген ачты һәм гадәттәгечә тукмак түгел, ә Марлиның йөзен күрде.

Марлиның йөзе... Аның мәетнеке кебек ак тәне, чәчләре һәм киң ачылган күзләре коточкыч иде.

Бераздан йөз юкка чыкты. Аның урынында тукмак эленеп тора иде.

Скрудж бер дә курыкмады дисәк, дөрес булмас. Куркудан ул бераз сискәнеп куйды. Шулай да алга атлады.

Караңгылык өчен акча түләмиләр, шуңа Скрудж караңгылыкка карата каршы түгел иде.

Кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, келәт. Барысы да ничек булырга тиеш, шулай. Беркем дә юк. Өстәл астында, диван астында, карават астында, шкаф астында - беркайда да беркем дә юк. Скрудж фатирны ачкыч белән бикләде (Шуны әйтергә кирәк: ул аны ике катка бикләде. Бу аңа хас түгел иде.) Ул галстугын салды, халатын, төнге башлыгын киде һәм камин янына утырды.

Слова и выражения

  • әз борчыды – мало беспокоило
  • буш – пустой
  • гадәттәгечә – как обычно
  • тукмак – колотушка
  • мәетнеке кебек ак тәне – тело, белое как у покойника
  • киң ачылган – широко открыты
  • йөз – лицо
  • эленеп тора – висит
  • сискәнеп куйды – вздрогнул
  • караңгылыкка карата каршы түгел иде – не был против темноты
  • кунак бүлмәсе – гостиная
  • йокы бүлмәсе – спальня
  • келәт – клеть
  • ике катка бикләде – запер на два оборота

Скрудж каминга карап утыра иде. Кинәт тагын җиде ел элек үлгән Марлиның йөзе күренде. Ул каминның һәр почмагында бар иде.

- Сафсата! - дип мырылдады Скрудж. Ул бүлмә буйлап йөри башлады. Аның карашы кыңгырауга төште. Кыңгырау әкрен генә селкенә иде. Аннан ул катырак селкенә башлады. Соңыннан ул бик каты чыңлады һәм аңа өйдәге башка кыңгыраулар да кушылдылар.

Аларның чыңлавы бер минут дәвам итте. Әмма Скрудж өчен бер минут мәңгелек булып тоелды. Кыңгыраулар туктадылар. Яңадан тынлык урнашты. Кинәт идән астыннан тимер тавышы ишетелде. Скруджның исенә шул нәрсә төште: өйгә өрәкләр килсә, алар артларыннан тимер чылбыр өстериләр дип сөйлиләр.

Шулвакыт келәтнең ишекләре ачылды. Хәзер тимер тавышы якынрак ишетелә, Скруджның бүлмәсенә якынлаша.

- Бу барыбер сафсата! - диде Скрудж. - Ышанмыйм мин өрәкләргә.

Әмма ул аларның берсен каршысында күрде. Скруджның йөзе качты. Өрәк аның янына килде. Каминдагы ут көчле кабынды, гүя: "Мин таныйм аны! Бу - Марлиның рухы! - дияргә теләде һәм сүнде.

Слова и выражения

  • сафсата – чепуха
  • мырылдады – пробубнил
  • кыңгырау – колокольчик
  • чыңлады – прозвенел
  • кушылдылар – присоединились
  • исенә төште – вспомнил
  • өрәк – приведение
  • артларыннан тимер чылбыр өстериләр – тащат за собой железные цепи
  • йөзе качты – не было лица
  • кабынды – вспыхнул
  • рух – дух

Әйе, бу аның йөзе иде. Марлиның йөзе. Әйе, бу панталон, сапогилар һәм пиджак кигән Марли иде. Аның артыннан озын тимер чылбыр өстерәлә иде. Өрәкнең гәүдәсе тәмам үтәкүренмәле иде. Скрудж еш "Марлиның йөрәге юк" дигән сүзләр ишетә иде. Әмма бу юлы бу чыннан да дөрес иде.

- Бу ни дигән сүз! - дип һәрвакыттагыча салкын итеп әйтте Скрудж. - Сезгә миннән нәрсә кирәк?

- Күп нәрсә. - Бер шик тә калмады. Бу Марли тавышы иде. - Кем сез?

- Син минем кем булганлыгымны сора.

- Ярый, кем идегез сез? - диде Скрудж, тавышын көчәйтеп.

- Мин синең компаньоның, Джейкоб Марли идем.

- Сез теләмисез микән... Утыра алмассыз микән? - дип сорады Скрудж.

- Алам.

- Алайса утырыгыз.

Өрәк утырды.

- Син минем барлыгыма ышанмыйсың, - диде ул.

- Юк, ышанмыйм, - диде Скрудж.

- Сине нәрсә ышандыра алыр иде соң?

- Белмим.

- Нигә соң син үзеңнең күз-колакларыңа ышанмыйсың?

- Чөнки аларга юк-бар да тәэсир итә, - диде Скрудж. - Ашказаны белән нидер булса, аларга инде ышанып булмый. Бәлки, сез ул сез түгелдер, ә эшкәртелмәгән ит яисә сыр кисәгедер.

Өрәк кинәт бик куркыныч итеп улый башлады, чылбыры белән сукты. Скрудж аңын җуюдан курыкты һәм урындыкка тотынды. Әмма бу иң куркынычы түгел иде. Өрәк башындагы яулыгын чиште һәм аның... теш казнасы идәнгә төште.

Слова и выражения

  • гәүдәсе тәмам үтәкүренмәле иде – тело было совершенно прозрачное
  • Бу ни дигән сүз! – Что это значит!
  • һәрвакыттагыча – как обычно, как всегда
  • алам здесь: могу
  • юк-бар да тәэсир итә – даже всякая мелочь влияет
  • ашказаны – желудок
  • Бәлки, сез ул сез түгелдер, ә эшкәртелмәгән ит яисә сыр кисәгедер. – Быть может, вы это не вы, а непереваренное меясо или кусок сыра.
  • уйлый башлады – начал думать
  • тотынды здесь: схватился
  • яулыгын чиште – развязал платок
  • теш казнасы – челюсть

Скрудж тезләнде:

- Кызган! - дип ялварды Скрудж. - Ничек ышанмаска була! Әмма нигә сез, өрәкләр, җирдә йөрисез? Син нигә минем яныма килдең?

- Һәр кешенең җаны, - диде өрәк. - Кешеләр белән аралашырга тиеш һәм аның язмышында катнашырга тиеш. Ә кем моны яшәгәндә башкармаган, ул үлгәч моны эшләргә тиеш. Җан җир буйлап йөрергә, кешеләрнең башкалар белән инде уртаклаша алмый торган шатлыкларын һәм кайгыларын карарга тиеш.

Шулвакыт өрәк кинәт тагын үкерде һәм чылбырын тартты.

- Син чылбырда. Нигә? - дип сорады Скрудж.

- Бу чылбырны мин яшәгәндә үземә үзем чүкедем. Мин аңа уралдым. Сиңа мондый чылбыр таныш түгелмени?

Слова и выражения

  • тезләнде – встал на колени
  • кызган – пожалей
  • аның язмышында катнашырга тиеш – должен участвовать в его судьбе
  • башкармаган здесь: не выполнил
  • җан – душа
  • уртаклаша алмый торган – которыми нельзя поделиться
  • үкерде – заревел
  • чүкедем – ковал
  • уралдым – обмотался
  • Сиңа мондый чылбыр таныш түгелмени? – Разве тебе не знакома такая цепь?

Скрудж калтырый иде.

- Бәлки син үз чылбырыңның озынлыгын, авырлыгын белергә телисеңдер? Җиде ел элек сочельникта ул инде кыска түгел иде. Ул вакыттан соң син аны тагын да ныгыттың, моның өчен күп тырыштың.

- Әй, үз теләкләре һәм гөнаһларының колы! - дип дәвам итте өрәк. - Һәркем җирдә яхшылык эшләргә тиеш икәнне белмәскә! Җирдә яхшылык эшләү мөмкинлеген ычкындырган өчен гасырлар буе да үкенеп шау ителмәячәкне аңламаска! Ә мин белмәдем! Белмәдем!

- Әмма син һәрвакыт эшләреңне яхшы башкардың, - диде Скрудж.

- Эшләр! - дип кычкырды өрәк. - Якыныңны кайгырту - менә нәрсә булырга тиеш минем эшем. Җәмгыятькә файда китерү - менә шуңа омтылырга тиеш идем мин! Ә коммерция белән шөгыльләнү - мин эшләргә тиешле эшләрнең бер бөртеге генә иде.

Слова и выражения

  • калтырый – дрожит
  • ныгыттың – укрепил
  • Әй, үз теләкләре һәм гөнаһларының колы! – О раб своих желаний и грехов!
  • мөмкинлеген ычкындырган – упустил возможность
  • якыныңны кайгырту – заботиться о ближнем
  • җәмгыятькә файда китерү – приносить пользу обществу
  • омтылу – стремление
  • шөгыльлләнү – занятие
  • бер бөртек – крупинка

Өрәк чылбырын селкетте, аннары аны идәнгә атты. Әйтерсең, аның бөтен кайгысы шул чылбырдан иде.

- Тыңла мине! - диде тагын өрәк. - Синең яныңа тагын өч рух киләчәк.

Скруджның күзе маңгаена менде.

- Димәк, беренче рухны иртәгә төнге уникедә көт. Икенчесен киләсе көнне шул ук сәгатьтә көт. Өченчесен дә нәкъ төн уртасында көт. Бүген синең белән ниләр булганын онытма. Үзеңә файда булсын өчен әйтәм.

Бу сүзләрдән соң Марлиның рухы тәрәзәдән чыкты.

Скрудж урамда улаган, елаган, ялварган тавышлар ишетте. Ул тәрәзәдән карады. Анда йөзләгән өрәкләр бар иде. Алар барысы да чылбырга бәйләнгән иде. Кайбер өрәкләр белән Скрудж хәтта яхшы таныш иде...

Өрәкләр кинәт юк булдылар. Скрудж бик арыган иде. Ул тәрәзәне япты һәм йокларга ятты.

Слова и выражения

  • атты здесь: бросил
  • әйтерсең – будто
  • күзе маңгаена менде – глаза на лоб полезли
  • көт – жди
  • киләсе көнне – на следующий день
  • япты – закрыл

II

Өч рухның беренчесе

Скрудж уянды. Сәгать төнге унике иде. Бу бик сәер иде, чөнки Скрудж ятканда сәгать төнге өчтә яткан иде. Димәк, ул бер тәүлек йоклаганмы?! Скрудж тәрәзәдән карады. Урамда беркем дә юк. Караңгы.

Кинәт бүлмәдә якты ут кабынды. Скрудж каршысында бик сәер нәрсә күрде. Ул нәрсә бала кебек кечкенә, әмма йөзе бераз картларныкына охшаган. Ул бертуктаусыз үзгәреп тора: әле кулы, әле аягы юкка чыга, әле берьюлы егерме аяк үсә һәм башы югала.

- Кем сез, әфәнде? - дип сорады Скрудж. - Яныма килер дип вәгъдә ителгән Рух сез түгелме?

- Әйе, бу мин.

Рухның тавышы йомшак, әкрен яңгырады.

- Кем сез яисә нәрсә сез?

- Мин Үткән Елларның Раштуасы Рухы.

- Ничек инде үткән? Бик күптәнгеләрнеңме?

- Юк, синең хәтереңдәгеләрнеке.

Скрудж өрәктән килүенең ниятен сорады.

- Синең турында кайгыртырга, - диде өрәк.

Скрудж: "Төнлә йокласам, яхшы булыр иде", - диде. Өрәк ишеткән кебек:

- Айса, сине коткару турында кайгыртырга! Минем белән бар.

Өрәк Скруджның күкрәгенә кагылды һәм алар тәрәзәдән чыктылар. Бервакыт Скрудж күзләрен ачты һәм як-ягына карады:

- Я, Алла! Мин монда үстем! Мин монда малай чагымда йөгереп йөрдем!

Ул элек таныш булган исләрне сизде, онытылган өметләр, хыялларны исенә төшерде.

- Синең иреннәрең калтырый, - диде өрәк. - Ә битеңнән нәрсә тәгәри?.. Син бу юлны таныйсыңмы?

- Мин таныйммы? Мин аны ябык күзләр белән узар идем!

Слова и выражения

  • тәүлек – сутки
  • бертуктаусыз үзгәреп тора – непрерывно меняется
  • берьюлы – однвременно
  • вәгъдә ителгән– обещанный
  • яңгырады – звучало
  • ният – намерение
  • кайгыртырга – заботиться
  • як-ягына карады – посмотрел по сторонам
  • малай чагымда – в мальчишестве
  • өмет – надежда
  • тәгәри – катится
  • узар идем – прошёлся бы

Алар алга киттеләр. Еракта чиркәүле, базарлы кечкенә шәһәр күренде. Каршыларына берничә малай очрады. Алар уйныйлар иде.

- Бу элек яшәгәннәрнең шәүләләре генә. Алар безне күрмиләр.

Малайлар якынлаштылар. Скрудж аларның барысын да таныды.

- Ә мәктәп әле искермәгән. - диде Рух. Ниндидер малай анда берьялгызы гына калган.

Скрудж елаган тавыш белән "беләм" диде.

Алар кирпечтән салынган бинага керделәр. Анда караңгы, бүлмәләр буш иде. Бер бүлмәдә ялгыз бер малай китап укып утыра. Скрудж үзен таныды.

Бүлмәдә балталы бер кеше пәйда булды.

- Бу бит Али-Баба! - дип кычкырды Скрудж. - Әйе, мин аны таныдым. Эх, бичара малай. Аны барысы да оныткан. Ә менә Валентин! Ә менә тутый кош, менә Робинзон Крузо! Крузо, син кайда идең?

Скрудж бик сәер күренә иде. Ул бер елый, бер көлә.

- Эх, хәзер шул вакытка кайтып булса иде! Юк шул, хәзер соң инде.

- Ә син нәрсә теләр идең? - дип сорады Рух.

- Берни дә түгел, - диде Скрудж. - Кичә бер малай минем ишек төбендә Святки җырын җырлады. Мин аңа нәрсәдер бирер идем.

Рух серле елмайды һәм кулын күтәрде:

- Башка Раштуага карыйк.

Слова и выражения

  • очрады – встретился
  • шәүлә – тень
  • якынлашты – приблизился
  • искермәгән – не обветшал
  • берьялгызы гына калган – остался в одиночестве
  • бина – здание
  • пәйда булды – возник
  • тутый кош – попугай
  • ишек төбендә – под дверью

Бүлмәдәге малай тиз арада үсте. Бүлмә үзгәрде. Ул элеккесеннән караңгырак иде. Штукатурка коела, бүлмә бик иске иде. Ә Скрудж һаман ялгызы, башка малайлар белән уйнамый иде. Әмма ул китап укымый, ә бер почмактан икенче почмакка йөри иде.

Скрудж ишеккә карады. Аннан кечкенә кыз керде һәм малайның муенына ташланды:

- Абый, абый! Мин сине алырга килдем, абый! Син минем белән өйгә кайтасыңмы?

- Өйгәме?

- Әйе! Әти үзгәрде. Ул хәзер усал түгел. Ул сиңа өйгә кайтырга рөхсәт бирде!

Скрудж чемоданнарын каретага салды һәм сеңлесе белән өйгә китте.

- Әйбәт кыз иде! - диде Рух.

- Шулай.

- Ул инде кияүдәге хатын булгач үлде.

- Әйе.

- Аның баласы калды. Синең энең.

- Әйе, - дип борын төбенә мырылдады Скрудж.

Бер секундтан алар инде башка җирдә пәйда булдылар. Урамда халык күп. Аңлашыла иде: бу Святки бәйрәме.

Слова и выражения

  • тиз арада – очень быстро
  • үзгәрде – изменился
  • Ул элеккесеннән караңгырак иде. – Она была темнее прежней.
  • коела – сыпется
  • муенына ташланды – бросился на шею
  • кияүдәге хатын – замужняя женщина

- Я Хода! Бу бит Физзиуиг карт! Ә бу Дик! Ул мине бик ярата иде.

Бер залда кешеләр җыелды. Музыка кабынды. Мистер Физзиуиг һәм миссис Физзиуиг бии башладылар. Аларга егермедән артык пар кушылды. Скрудж һәм Рух Дик белән Скруджның сөйләшкәнен ишеттеләр, алар мистер Физзиуигны мактыйлар иде.

- Әй, - диде Рух. - Бу кичәне оештырыр өчен ул нибары өч-дүрт фунт тотты. Мактауга лаекмы инде ул?

- Эш анда түгел, Рух! - җанланды Скрудж. - Ул безгә шатлык китерергә, бәйрәм ясарга тели иде. - Үзенең гадәттәгечә сөйләшмәвен Скрудж тиз генә аңламады...

Алар яңадан башка урында пәйда булдылар.

Скрудж инде яшь түгел, олы ир-ат иде.

Ул ялгызы түгел. Аның янында яшь туташ утыра һәм елый иде.

- Ах, бу синең өчен бик мөһим түгел, - диде ул. - Син хәзер башка аллага буйсынасың. Ул синең йөрәгеңнән мине чыгарды.

- Нинди алла? - дип сорады Скрудж.

- Акча. Син элекке хыял һәм өметләреңне саттың. Син мондый түгел идең. Син үзгәрдең. Ә мин шундый ук. Хәзер сиңа ирек бирергә булдым. Синең күңелең башка, максатың башка, минем мәхәббәтем сиңа кирәкми.

Туташ сүзләрен әйтте һәм аны гомерлеккә калдырды...

Хәзер син үткәннең тагын бер шәүләсен күрерсең.

- Юк, юк! Теләмим! - диде Скрудж.

Әмма Рух аны мәҗбүр итте.

Слова и выражения

  • җыелды – собрались
  • мактыйлар – хвалят
  • Мактауга лаекмы инде ул? – Разве он заслуживает похвалы?
  • буйсынасың – поклоняешься
  • акча – деньги
  • саттың – продал
  • үзгәрдең – изменился
  • гомерлеккә калдырды – оставил навсегда

Зур булмаган, әмма бик уңайлы һәм җылы бүлмә. Анда кыз утыра. Скрудж аны хатыны дип уйлады, бик охшаш иде. Әмма хәзер бүлмәгә хатыны үзе керде. Ул хәзер урта яшьләрдәге хатын-кыз иде. Өйдә балалар йөгереп йөри.

Ишектән ир-ат керде. Аның кулында уенчыклар күп иде. Аны барысы да каршы алды. Хатыны һәм кызы янына утырдылар. Бу гаиләдә тыныч, бәхетле кич иде.

- Эх, бу урында хәзер мин була ала идем! Бу гүзәл туташ "әти" дип миңа әйтер иде! - диде Скрудж.

- Беләсеңме, кемне күрдем? - диде ир.

- Кемне?

- Скрудж әфәндене. Аның компаньоны үлем ятагында диделәр. Ул үзе конторда караңгыда, лампа яктысында нәрсәдер язып утыра иде.

- Рух, зинһар, алып кит мине моннан!

- Мин бернишли алмыйм. Бу чыннан да шулай булды, - дип җавап бирде Рух.

Икенче мизгелдә Скрудж өендә иде. Аның бик йоклыйсы килде, һәм ул караватка ауды.

Слова и выражения

  • урта яшьләрдәге – средних лет
  • каршы алды – встретил
  • мин була ала идем – я мог бы быть
  • зинһар – прошу
  • бернишли алмыйм – ничего не могу сделать
  • ауды – повалился

III

Өч Рухның икенчесе

Икенче көнгә Скрудж янына икенче Рух килде.

- Кичәге Рух миңа яхшы дәрес бирде. Ул минем өчен бик файдалы булды. Син дә минем өчен файдалы нәрсәләр күрсәтерсең дип уйлыйм. Алып бар мине, - диде Скрудж.

Рух аңа мантиягә кагылырга кушты. Скрудж күзләрен ачты. Рух һәм Скрудж урамда иделәр. Шулай ук Раштуа бәйрәме иде.

Кешеләр урамда кар көриләр иде. Алар бәхетле иделәр. Йөзләрендә шатлык, бер-берсенә кар атышып уйныйлар.

Бервакыт барлык кешеләр дә чиркәү пекарнясына киттеләр. Барысының да кулларында кәстрүл, анда күркә ите иде.

Рух аларның ризыкларына нидер сипте.

- Бу тәмләткеч бөтен ризыкка да ярамый. Чын күңелдән хәзерләнгән ризыкка гына ярый, - диде ул. - Бу гөнаһлы җирдә нәфрәт, көнләшү, явызлык, горурлык, саранлык хисләре белән яшәүче кешеләр күп. Боларның барысында да алар үзләре генә гаепле.

Рух Скруджны аның белән эшләүче клерк янына алып китте.

Боб Кретчитның өе бик кечкенә һәм хәерче иде. Өйдә аның хатыны һәм берничә баласы бар. Берсе култык таягына таянган. Бераздан өйгә гаиләнең башлыгы һәм кечкенә кыз кайттылар. Гаилә хәерче, әмма бик бәхетле иде. Барысы да көләләр, уйныйлар. Әниләре ашарга чакырды. Өстәлдә каз һәм пудинг кына бар иде. Әмма бу алар өчен шулкадәр зур бәхет иде!

Слова и выражения

  • алып бар – веди
  • кагылырга кушты – велел прикоснуться
  • кәстрүл – кастрюля
  • күркә ите – индейка
  • сипте – посыпал
  • Бу тәмләткеч бөтен ризыкка да ярамый. – Эта специя подходит не ко всем блюдам.
  • Чын күңелдән хәзерләнгән ризыкка гына ярый. – Подходит только блюдам, приготовленным всей душой.
  • нәфрәт – ненависть
  • көнләшү – зависть, ревность
  • хәерче – бедный
  • Берсе култык таягына таянган. – Опирается на костыль.
  • гаилә башлыгы – глава семьи
  • каз – гусь

Ашагач, авыру малай һәм әтисе эскәмиядә озак сөйләшеп утырдылар.

- Рух! - диде Скрудж. - Бу малай яшәячәкме? Ул үлмиме? Үлмәсен, - дип ялварды ул. Скрудж малайны жәлләде.

- Мин бу эскәмияне буш, ә таякларны хуҗасыз күрәм, - диде Рух. - Әмма алар баланың мәхәббәтен саклыйлар...

Рух һәм Скрудж бу төндә бик күп йөрделәр. Рух авыруларга нәрсәдер сибә иде, һәм аларда көч, яшәү теләге туа иде.

Соңыннан Рух Скруджка күкрәгендәге ике баланы күрсәтте. Алар хәерче иделәр. Ач, бик ябык, иске ертык киемнәрдән.

- Бу синең балаларыңмы? - дип сорады Скрудж.

- Бу кешелек тудырган нәрсәләр. Малайның исеме - наданлык, кызның исеме - хәерчелек. Икесеннән дә саклан, бигрәк тә малайдан. Аның маңгаенда "Үлем" дип язылган. Наданлыкны куллан, һәм харап булырсың!

- Аларга җирдә урын юкмыни? - дип сорады Скрудж.

- Ә сездә төрмәләр юкмыни?

Шул мизгелдә сәгать унике тулды. Рух югалды.

Слова и выражения

  • яшәячәкме – будет жить(?)
  • хуҗасыз – без хозяина
  • яшәү теләге туа – просыпается желание жить
  • күкрәк – здесь: пазуха
  • ертык кием – рваная одежда
  • наданлык – невежество
  • харап булырсың – пропадёшь

IV

Рухларның соңгысы

Рух якынлаша иде - сүзсез, әкрен, усал итеп.

Өрәкнең кара киеме аның башын, йөзен, гәүдәсен каплый иде. Бары тик бер кул гына күренә.

Рух дәшмәде. Кулы белән ишеккә генә күрсәтте.

- Киләчәк Раштуасы Рухы! - диде Скрудж. - Мин синнән куркам. Бер өрәк тә мине бу кадәр куркытмады. Әмма синең миңа яхшылык теләвеңне беләм. Мин дә яхшылыкка омтылам, бүгенге көннән башкача яши башлыйм!

Өрәк бернәрсә дә күрсәтмәде. Аның кулы һаман да алга сузылган иде.

Кинәт ул кузгалды. Скрудж һәм өрәк шәһәрнең Бридж урамында пәйда булдылар. Монда коммерсантлар җыелган иде. Алар төркем-төркем җыелганнар, сәгатькә карыйлар, акча саныйлар, нәрсәдер язалар. Кыскасы, Скрудж ияләнгән күренеш иде бу.

Рух бер төркем эшлекле кешеләргә күрсәтте. Скрудж аларның тавышын тыңлый башлады.

- Юк, - диде таза гына бер ир-ат. - Бу турыда мин бернәрсә дә белмим. Аның үлгәнен генә ишеттем.

- Кайчандыр булган бит инде бу, - диде берсе.

- Үткән төндә бугай.

- Ә нәрсә булган аңа?

- Ходай белсен.

- Ә акчаларын нишләткән?

- Ишетмәдем, белмим.

- Фирмасына калдыргандыр. Һәрхәлдә, миңа калдырмады инде. Моны яхшы беләм.

Шаяру бик уңышлы кабул ителде.

Әңгәмәдәшләр таралдылар.

Рух яңа төркемгә күрсәтте. Аларны да Скрудж яхшы белә иде.

- Хәерле көн, - диде берсе

- Хәерле көн.

- Ишеттегезме? Ул, ниһаять, Әҗәл кулына эләккән.

- Әйе, ишеттем. Ничек салкын бит, ә!

- Сез тимераякта шуарга яратмыйсызмы?

- Юк, юк. Башка эшем юк ди минем!

Бетте, башка бер сүз дә булмады. Таныштылар, сйләштеләр һәм таралыштылар.

Скрудж бу кешеләрнең кем турында сөйләшкәнен аңламады. Әмма компаньоны Джейкоб турында түгел икәне билгеле иде. Өрәк аларны нигә тыңларга кушканын да ул аңламады.

Шулай да Скрудж үзенең яшәү рәвешен үзгәртергә теләде.

Рух аны башка җиргә алып китте. Монда Скруджның булганы юк иде әле. Бу караңгы, пычрак урын иде.

Урамда кемдер үлгән. Берничә кеше аның турында сөйләшәләр иде.

Алар аның турында яхшы сүз әйтмәделәр. Саран кеше иде дип искә алдылар.

Скрудж барысын да аңлады. Аның үлеме дә шушы кешенең үлеме кебек булырга мөмкин иде.

Соңыннан Рух Скруджны зияратка алып барды һәм кулы белән кабергә күрсәтте.

- И Раштуа Рухы! Соңгы адымымны атлар алдыннан бер сорауга җавап бир. Бу булачак нәрсәме, әллә булырга мөмкин нәрсәме?

Рух җавап бирмәде. Куллары һаман да кабергә күрсәтә иде.

- Кешенең тормыш юлы билгесез азакка илтә, - диде Скрудж. - Әмма кеше башка юл сайласа, азагы да башка була. Әйт әле, син миңа хәзер күрсәткән нәрсә дә үзгәрә аламы?

Өрәк дәшмәде. Тагын кабергә күрсәтте.

Скрудж тезләнде һәм ташта ЭБИНИЗЕР СКРУДЖ дип язды.

Рух аңа кабергә ятарга кушты.

Скрудж карышты. Өрәкнең кулыннан тотты.

- Мин бу өч Рух күрсәткән гөнаһларымны юачакмын! Исемемне юам бу таштан! - дип кычкырды ул.

Кинәт Рух юкка чыкты.

Слова и выражения

  • Кыскасы, Скрудж ияләнгән күренеш иде бу. – Говоря вкратце, это была привычная для Скруджа картина.
  • һәрхәлдә – во всяком случае
  • Шаяру бик уңышлы кабул ителде. – Шутка была принята очень успешно.
  • Әңгәмәдәшләр таралдылар. – Собеседники разошлись.
  • Әҗәл – ангел смерти
  • Башка эшем юк ди минем! – Делать мне больше нечего!
  • яшәү рәвеше – образ жизни
  • искә алдылар – вспомнили
  • кабер – могила
  • соңгы адымымны атлар алдыннан – перед тем, как совершить последний шаг
  • азак – конец
  • карышты – противился
  • юачакмын – смою

V

Нәтиҗә

Скрудж бүлмәсендә иде. Үзенең бүлмәсе, үзенең караваты. Ә иң яхшысы - ул Киләчәк тә аныкы иде.

- Мин Үткәнемне бүгенге һәм Киләчәк белән үзгәртәм! - дип кабатлады Скрудж. - Өч Рух минем хәтеремдә мәңгегә калыр! И Джейкоб Марли! Күк һәм Раштуа бәйрәменә мактау булсын!

Слова и выражения

  • нәтиҗә – итог, результат
  • минем хәтеремдә – мәңгегә калыр навсегда останется в моей памяти
  • мактау булсын – да будет благославлен

***

Надеемся, что вам понравилась сказка, и вы дочитали её до конца :)
Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтактеили по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Раштуа хикәясе

Тест: Раштуа хикәясе

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся в следующем году, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG