Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ильми Умеровны ярлыкау турында белдерүче документ күрсәтелде


Ильми Умеров
Ильми Умеров

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисенең урынбасары Ильми Умеров үзенең Русия президенты Владимир Путин тарафыннан ярлыкалуы турында белдерүче документны Facebook-ка чыгарды.

Җинаять эшен өйрәнгән адвокатлар документны Акмәчет районы мәхкәмәсе документлары арасында тапкан. Анда Ильми Умеровның Русия президенты тарафыннан ярлыкануы сәбәпле, аны иректән мәхрүм итү карарын үтәмәү турында язылган. Ләкин Умеровның кулында мондый карар әле дә юк.


"Бу карар мине һәм Ахтем Чийгозны Русия куәт оешмалары очкычка утыртып Анкарага юллаганнан соң алынган булса кирәк. Бу милли хәрәкәтебезнең кечкенә бер күренеше. Көрәш яңа шартларда дәвам итә", дип язды Умеров.

Аннексияләнгән Кырымнан кырымтатар мәҗлесе җитәкчеләре Әхтәм Чийгоз һәм Ильми Умеровны Украинага тапшыруда Төркия арадашчы ролен үтәде. Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бербөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп, сигез ел колониягә хөкем ителде.

Кырымда аларның адвокаты Николай Полозов милли хәрәкәт җитәкчеләренең Русия президенты Владимир Путиннан ярлыкау сорамаганлыгын белдергән һәм ярлыкау турында документларны таләп иткән иде.

XS
SM
MD
LG