Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чийгоз һәм Умеров адвокаты Путин идарәсен мәхкәмәгә шикаять иткән


Илми Умеров (с) һәм Ахтем Чийгоз (у)
Илми Умеров (с) һәм Ахтем Чийгоз (у)

Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасаралары Ахтем Чийгоз белән Илми Умеровның адвокаты Русия президенты идарәсен Русия мәхкәмәсенә шикаять иткән. Яклаучы Николай Полозов Мәҗлес урынбасарларының иреккә чыгарылулары турындагы документларны таләп итә.

Адвокат Николай Полозов сүзләренә караганда, ярлыкау турындагы фәрманнарны яшерү Русия Конституциясенә каршы килә. Бу хакта ул Твиттерда яза. Шикаять Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсенә җибәрелгән.

Элегрәк Илми Умеров адвокаты Эдем Смедляев Русия президенты идарәсенә ярлыкау документының номерын һәм иреккә чыгару турындагы фәрманның күчермәсен сорап хат язган иде. Мәскәүдән аңа "Сез кызыксынган мәгълүматны бирү мөмкин түгел", диелгән җавап килде.

Русиядә тыелган Мәҗлес рәисе урынбасары Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз Русия президенты карары белән иреккә чыгарылган иде, ләкин бу хакта бернинди дә документ булмады.

25 октябрь Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз Акмәчет һава аланыннан Анапага җибәрелде. Аннан алар Төркия хезмәтләре озатуында башка очкычта Әнкарага барып җиттеләр. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашканнан соң алар Киевка килде. Аларның азат ителүе Русия һәм Төркия президентлары арасында сөйләшүләр нәтиҗәсе дип белдергән иде кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев.

Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә Умеровны Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда гаепләп ике ел колониягә хөкем иткән иде. Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнеп сигез ел колониягә хөкем ителде. Аларны яклап дөнья буйлап төрле пикет һәм чаралар узды, Европа, халыкара оешмалар аларны иреккә чыгаруны таләп итте.

Haberturk телекомпаниясе Төркия хөкүмәте Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгозны Русия агентларына алыштырган, дип хәбәр итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG