Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле дәреслекләре федераль исемлеккә керде 


Русиянең дәүләт мәктәпләрендә кулланырга тиешле уку дәреслекләре исемлеге расланды. Илдә туган телләр саны 200гә якын булса да, шуларның җидесе генә мәктәптә "Туган тел" буларак укытылачак.

Русиянең мәгариф министры Ольга Васильева "Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү програмнарын тормышка ашыруда кулланырга киңәш ителгән дәреслекләрнең федераль исемлеге турында"гы боерыкка кул куйды. Бу исемлектә Әлифба һәм татар теле дәреслеге дә бар.

Татар теленнән кала, исемлеккә әбәзин, алтай, башкорт, бурят, ненец, удмурт, хантый һәм чечен телләре дәреслекләре дә керде. Моннан тыш, алтай, татар, башкорт, удмурт, чечен һәм якут телләрендә әдәби уку дәреслекләре дә расланды.

Мәктәптәге "Туган тел" дәресләрен укыту өчен шушы телне өйрәтү дәреслекләре яраклы дип табылган. Исемлектә татар, башкорт, алтай теле, хакас теле, чечен, якут һәм юнан (грек) телләре дәреслекләре бар. Димәк, Русиядә 200гә якын туган телләр булса да, шуларның җидесе генә мәктәптә “Туган тел” буларак укытылачак. Башка телләрдән дәреслекләр расланмаганга күрә, аларны мәктәптә укытырга ярамый булып чыга.

Васильева имзалаган боерыкны Русиянең бөтен төбәкләрендәге мәктәпләр яңа уку елына мәктәп китапханәләрен туплау һәм яңарту өчен кулланачак. Фәннәрне татар телендә укыту дәреслекләре дә исемлеккә кермәгән. Шулай ук татар халкы яки Татарстан тарихыннан дәреслекләр дә юк, аның каравы Петербурның тарихы һәм мәдәнияте турында дәреслек исемлеккә кергән.

"Дәреслекләр темасы бик авыр. Федераль исемлек булганлыктан, уку планнарындагы төп фәннәр – математика, физика, химия, урыс теле, татар теле дә – уку планының мәҗбүри өлешенә кергән фәннәр, алар бары тик дәреслекләр ярдәмендә генә укытылырга тиешләр. Ә менә тәрҗемә ителгән дәреслекләр федераль исемлеккә кертелмәгән. Шуңа күрә алар дәреслек булып түгел, ә уку әсбабы булып исәпләнә. Әгәр без балаларны уку әсбабы белән укытып, имтихан бирдерәбез икән, аларның алган аттестатлары дөрес булмаячак”, - дип сөйләгән иде Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.

Аның әйтүенчә, бүген дәүләт теле буларак татар телен укытуның якынча програмнары расланган, аларны федераль реестрга урнаштыруларын көтәләр.

"Туган тел буларак татар телен укыту програмнары да әзер, алар экспертиза узды. Мәскәүдә чираттагы киңәшмәне көтәбез. Дәүләт һәм туган тел буларак татар телен укыту програмнары раслангач, дәреслекләр, уку комплектларын язу эше башланачак", диде Һадиуллин. Аның сүзләренчә, 2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләр әзер булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG