Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мүнһендә Фәрит Иделле белән хушлашуда "Туган тел" җыры да яңгырады


Фәрит Иделле (1943-2018)
Фәрит Иделле (1943-2018)

Фәрит Аги (Иделле) белән хушлашуга хезмәттәшләре, чордашлары, якыннары килгән иде. Чарада татар җырлары яңгырады.

2 гыйнварда Мүнһендә Азатлык радиосы Татар-башкорт редакциясенең элекке мөдире Фәрит Аги (Иделле) белән хушлаштылар. Аны озатырга гаиләсеннән тыш редакциянең элекке хезмәткәрләре, башка төрки редакцияләрдә эшләгәннәр, Прагадагы хезмәттәшләре, якыннары килгән иде. Хушлашу йоласында Фәрит аганың нинди олы шәхес булуы, шомлы, ләкин кыю гомер кичерүе, яшь чагыннан ук әтисез үсүе, әтисе Әмрулла Агиның 20 ел совет гулагында тотылып Истанбулга гаиләсе белән яңадан кушылырга килгәч, яшь Фәритнең үз әтисен 25 яшендә генә күрүе искә алынды.

Хушлашу йоласына килүчеләр Фәрит Иделленең Татар-башкорт редакциясендәге эше, анда эшләүчеләргә никадәр яхшы, кешелекле мөнәсәбәттә булуы турында сөйләде. Бар кеше аны якты йөзле, киң күңелле, әмма бер үк вакытта эшкә кагылышлы мизгелләрдә, Азатлык миссиясе мәсьәләсендә шактый таләпчән булуын әйтеп узды.

Йолада Фәрит Агиның яраткан "Туган тел" һәм "Аерылмагыз" җырлары яңгырады.

Азатлык радиосының элекке мөдире, татар мөһаҗириятенең күренекле эшлеклесе Фәрит Аги (Иделле) 2018 елның 25 декабрь кичендә Мүнһен шәһәрендә 75 яшендә вафат булды.

1943 елда Кытайда, гасыр башында Пенза якларыннан күчеп килгән татар гаиләсендә туган Фәрит Аги яшьлек елларын Төркиядә үткәрә, андагы татар мәхәлләсе тормышында актив катнаша. Истанбул университетында белем ала, гаскәрдәге хезмәтеннән соң аны ул вакытта Германиянең Мүнһен шәһәрендә урнашкан Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясенә эшкә чакыралар һәм ул анда 1969 елдан алып 1995 елга кадәр башта Мүнһенда, аннары 2006 елга кадәр Чехия башкаласы Прагада эшли. 1989 елдан бирле Азатлыкның мөдире булып тора. 2002 елда кыска вакытка радиода яңадан оешкан Төньяк Кавказ редакциясен дә җитәкли. Пенсиягә чыкканнан соң гомеренең зур өлешен үткәргән Мүнһен шәһәренә кайтып яши.

Фәрит әфәнденең элекке хезмәттәшләре, Азатлыкның илдәге хәбәрчеләре хәтирәләрен яңартып, Фәрит Иделленең тормышы безгә үрнәк иде дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG