Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексий поп: "Чуаш телендә келәүләр бетте"


"Параскев җомгасы" чиркәвендә Раштуа бәйрәме

Православлар Раштуаны бәйрәм итә. Казандагы чуаш гыйбадәтханәсе саналган "Параскев җомгасы" чиркәвендә чуашча келәүләр беткән, гыйбәдәтләр урыс телендә уза.

Казан Кирмәне янында өч гасыр элек төзелгән "Параскев җомгасы" чиркәве хәзер "чуаш гыйбәдәтханәсе" буларак танылган. Моның үз сәбәбе бар. 1996 елда хөкүмәт бу гыйбадәтханәне Казан епархиясенә чуаш мәхәлләсен төзү өчен тапшыра.

"Параскев җомгасы" чиркәве
"Параскев җомгасы" чиркәве

Торгызуда катнашкан иганәчеләрнең күпчелеге дә әлеге милләт вәкилләре. Шулар арасында иң атаклысы – Казан май комбинаты хуҗасы Дмитрий Самаренкинның әтисе Анатолий Самаренкин. 90-нчы елларда ул “КамАЗ” заводының баш мөдир урынбасары булган.

Оештыру эшләрен үз өстенә протоиерей Михаил Григорьев ала. Михаил поп 2011 елда бөтен дөньяга “дан казанган” кеше. Аның яшерен камерага үзенең купшы тормышы турында сөйләве төшерелгән видео язманы НТВ каналыннан күрсәттеләр. Нәтиҗәдә рухани “майлы” урыннан, ул чактагы Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий тарафынан куылып Биектау районындагы бер авыл чиркәвен торгызу өчен "сөргенгә җибәрелә".

Казан чуашлары Раштуага үз чиркәүләренә җыелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:03 0:00

"Параскев җомгасы" чиркәвенең хәзерге баш рухание Алексий әйткәнчә, ул шәхсән Михаил поп белән таныш түгел, әммә бу кешенең кылган олы хезмәте хакында бик күп ишеткән. Шунысы кызганыч ди иерей, Григорьев китү белән чуаш телендә келәүләр дә юкка чыга.

Алексий поп
Алексий поп

"Чиркәүне торгызучы Михаил поп үзе чуаш булганлыктан, мәхәллә әгъзаларының күпчелеге бу милләттән була. Келәүнең бер өлеше чуашча башкарыла иде. Керәшеннәрдә, мәсәлән, ул тулысынча керәшенчә үткәрелсә, биредә аерым догалар гына чуаш телендә укыла иде. Чуаш милләтеннән булган кешеләр монда хәзер дә йөри. Кызганыч, хәзер чуаш телендә келәүләр бетте, ләкин митрополит мондый максат куйса, без аны һичшиксез үтәячәкбез. Без келәүне славян телендә башкарабыз, ул урысча белгән барлык кешеләргә дә таныш. Дин буенча һәр телдә дә Алланы олугъларга була. Изге китапта шулай диелгән. Без Русиядә яшибез, монда иң киң таралган тел – урыс теле. Ә Олы көн бәйрәмендә безнең хор егермегә якын телдә җырлый – юнан, грузин, гарәп һәм башка телләрдә", дип сөйләде Азатлыкка Алексий поп.

Валерий Денисов
Валерий Денисов

Башкортстаның Октябрьски шәһәреннән килгән Валерий Денисов чуаш милләтеннән. Казанда кунакта . Бу чиркәү турында ишеткәне бар. Шуңа да, Раштуа келәвенә нәк “чуаш гыйбәдәтханәсе”нә килергә булган. Тик Ходайны туган телендә олылау сүзләрен ишетүдән Валерий мәхрүм кала.

"Мин милләтем белән чуаш, гореф-гадәтләрне үтәргә тырышабыз. Без Ходайга ышанабыз, йолаларны башкарабыз. Келәүләр туган телдә узса, күңелемә хуш килер иде. Барлык халыкны мин Раштуа бәйрәме белән котлар идем. Безнең шәһәрдә дә келәүләр урысча гына уза, ә бит чуашча да булса, ничек күркәм булыр иде“, дип сөйдәде Денисов “Азатлыкка”.

Анна Денисова
Анна Денисова

Валерийның кызы Анна Денисова да моңа каршы түгел: “Мин аз гына аңлыйм, әммә үз телемне беләсем килә, сөйләшәсем килә. Келәүләр дә чуашча узса, яхшы булыр иде”.

Мәхәллә әгъзаларының күпме өлеше чуашлар әйтүе кыен. Моны Алексий да белми икән. Раштуа келәвенә килүчеләр арасында “Азатлык” тагын берничә чуашны гына очратты. Алар сөйләшүдән баш тарттылар, ә келәүнең урысча узуына каршы булмауларын җиткерәләр. “Чуаш гыйбәдәтханәсе”ндә очраган башка милләт вәкилләре дә шул фикердә.

“Миңа келәүнең кайсы телдә узуы барыбер, иң мөһиме – кешеләр Ходайга ышанрыга тиеш, элекке замандагы кебек потларга түгел. Мәҗүсиләрдә шулай булган, ә без Ходайга гына ышанабыз”, диде урыс хатыны Наталья.

Василий Дю
Василий Дю

Корея милләтеннән Василий Дю: “Мин православ динен 40 яшьтә генә кабул иттем, чөнки җир белән күк арасында тору дөрес түгел, кечкенә чакта будда динендә идем, дәү үскәч инде православлыкны кабул иттем. Хатыным да урыс милләтеннән. Келәүнең кайсы телдә узуы минем өчен мөһим түгел”.

Ольга
Ольга

Ә Ольга фәкать шушы гыйбадәтханәгә генә йөрүен әйтте. "Мин үзем дә, улым да бу чиркәүгә йөрибез. Мин үзем урыс хатыны, келәүне башка телдә ишеткәнем юк, без бу гыйбәдәтханәне яратабыз, бик ошый биредә. Раштуага бик уңай мөнәсәбәттә, монда ничектер пакъ, яхшы, күңелгә рәхәт булып китә", диде Ольга.

"Параскев җомгасы" гыйбәдәтханәсендә чуаш телендәге келәүләр торгызылырмы, әйтүе кыен. Әлегә исә Казанда православ йолалары урысча алып барылмаган бердәнбер гыйбадәтханә – керәшен мәхәлләсенең Тихвин чиркәве.

Раштуа чуашлар өчен чагыштырмача яңа бәйрәм. Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен алар киңкүләм рәвештә XIX-XX гасырлада гына билгеләп үтә башлый. Казанны Явыз Иван басып алганнан соң 300-ләп ел вакыт узгач. Урыслар тарафынаннан алып барылган көчләп чукындыру сәясәтенең йогынтысы 1917 елларда гына киң тарала башлаган. Христиан диненә мәҗүси халыкның күпчелек өлеше Октябрь түнтәрелешенә кадәр күчеп бетә. Чуашлар өчен 400ләп чиркәү, меңнән артык рухани эшли ул чорда. Чагыштыру өчен: халык укытучылары саны 822 генә булган.

Православ динендәге урыслардагы сыман, чуашларда да мәҗүси бәйрәмнәрне христиан йолаларга яраклаштыру гадәте бар. Раштуаны Сурхури дип атыйлар. Борынгы заманда төрки халыклар кышкы кояш торгынлыгы көннәрен зурлап бәйрәм иткән. Татарларда – нардуган, ә чуашларда – сурхури. Бу сүзнең мәгънәсе бик гади – “сурǎхури” дигәннән алынган, ягъни “сарык аягы”. Кызлар шулай күрәзәчелек кылган: караңгы абзарга кереп сарык аягына тасма бәйлиләр. Иртән багалар – тасма ак сарык аягына тагылган булса, аксыл чәчле, кара сарыкта булса, кара чәчле иргә тап буласың, ә чуар хайванны сайлау тормыш иптәшең начар холыклы булуны аңлата. Сурхурины хәзер авылларда билгеләп үтүче юк диярлек, бу сүз Раштуа, чуашча әйткәндә Раштау синонимына әверелә.

фикерләр (8)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG