Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшен Раштуасы: чиркәүдә яшьләр арта, руханилар җитми


Тихвин чиркәвендә Раштуа бәйрәме

Керәшен татарлары Раштуа бәйрәмен билгеләде. Казанда аларның бердәнбер гыйбадәтханәсе - Тихвин чиркәвенә йөздән артык кеше җыелды. Быел дини йолага яшьләр дә күп килде. Ә менә руханиларга кытлык күзәтелә. Телебез чиркәүдә генә калды, диючеләр дә бар.

"Урыс чиркәүләрен авыр кабул итәбез"

Керәшен татарларының Тихвин чиркәвендә Раштуа келәве нәкъ төнге 12дә башланып китте. Сәгать ярым алдан җыела башлаган халык иң элек шәмнәр куеп теләкләрен әйтте, догалар кылды.

Вера Семенова
Вера Семенова

"Бүген бәйрәмнәрнең иң зурысы. Чөнки җиргә коткаручы туган. Кешеләргә ярдәм итәр өчен Гайсә пәйгамбәр килгән. Бүген без шушы көнне билгелибез. Менә шушында килеп, Гайсәдән ярлыкау сорап, без шушы өлешне кабул итәбез һәм чистарынабыз", диде Вера Семенова Азатлыкка.

Вера ханым чиркәүгә бәйрәм һәм ял көннәрендә йөри. Башка гыйбадәтханәләргә бармыйм ди. "Монда килергә тырышам. Чөнки башка чиркәүләрдә келәү урыс телендә бара. Ә урысча без барыбер авырырак кабул итәбез. Бөтенесен дә аңлап бетерә алмыйбыз", ди ул.

Керәшеннәр Тихвин чиркәвендә Раштуаны котлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:18 0:00

"Җиде атна ураза тотып килдем"

Чиркәүгә гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Виталий Порфирьев та гаиләсе белән килгән. Чыгышы белән ул Мамадыш районыннан.

"Тормыш иптәшем, улым, киявем дә, оныгым да монда. Əле кызым Чаллыга кияүгә киткәнче ул да монда килә торган иде. Бергә, күмәкләшеп киләбез. Күңел күтәренке. Бүген кичтән хатын ризыклар әзерләп калдырды. Бәйрәмнән соң чәйләр эчәбез. Икенче көнгә кунакларга йөрешәбез", дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Виталий Порфирьев Азатлыкка.

Нина Куянова
Нина Куянова

"Без бу бәйрәмгә җиде атна ураза тотып, әзерләнеп килдек. Исәнлек-саулык, балалар, оныкларның исәнлеген, илгә тынычлык булсын, халкыбыз мул яшәсен дип теләкләр әйттек", ди Нина Куянова.

"Керәшен татарлары гореф-гадәтләрен өйдә сакларга тырыша. Бер оныгымның әтисе татар. Аны Геннадий Макаровка керәшен ансамбленә йөрттем. Аңа алъяпкычлар чиктем, күлмәк тектердем. Керәшен гореф-гадәтләрен саклыйм. Аллага шөкер", ди ул.

Павел атакай: "Чиркәүгә 50-100 кеше йөри"

Раштуа келәвен, елдагыча, керәшен татарларының иң билгеле атакае Павел алып барды. Аерым көйгә салып, догалар әйтте.

Павел атакай
Павел атакай

"Күп кеше ашау турында, ничек тәмле ашарга дип уйлый, мәшәкатьләнә. Ходайга күңел ачык булырга тиеш. Ничек без аны каршы алабыз - ул шуннан күренә. Əйтелгән бит: көтүчеләр үз көтүләре белән каршы алганнар, җондызчылар җондыз белән килеп каршылаганнар, үзләренең бүләкләрен алып килгәннәр. Ә безнең бүләк нинди булырга тиеш? Таза күңел, чиста уйлар, Ходайның боерыгын кылу", диде Павел Азатлыкка.

Әңгәмә барышында Павел атакай өлкәннәр генә түгел, чиркәүгә йөрүче яшьләрнең дә артуын әйтте. "Элегрәк әби-бабайлар килә иде. Хәзер күбесе бу дөньядан күчеп бетте. Ә яшьләр күп күренә. Димәк, ден бөтенләй йомылмаган. Чиркәүгә даими 50-100 кеше йөри", ди ул.

Тихвин чиркәвендә Раштуа бәйрәме
Тихвин чиркәвендә Раштуа бәйрәме

Моңа кадәр Павел чиркәү чыгымнары күп булуыннан зарлана дигән сүзләр таралган иде. Бу фикерне ул әңгәмә барышында кире какты, әмма чиркәүнең күпме керем алуын, чыгымнар ни кадәр булуын да төгәл әйтмәде. "Мин алай әйткәнемне белмим. Без бит дәүләттән акча алмыйбыз. Без үзебезнең керемгә яшибез. Ни хәтле керә, шуның хәтле чыга инде. Чиркәү тора", диде ул.

"Яшьләр арта, тик рухани булырга теләүчеләр юк"

Чыннан да, чиркәүдә яшьләр аз түгел иде. 19 яшьлек Злата Новикова Казан кызы. Ул Тихвин чиркәвенә йөри.

"Бәйрәмгә өч көн кала православ лагерена барган идем. Анда догалар укыдык. Бүген иртә белән кайттым. Ашарга пешердек һәм монда килдек. Аннан кунаклар чакырачакбыз. Яңа ел, Раштуа минем өчен иң зур бәйрәм. Чөнки гаиләбез берләшә", ди ул.

Николай Максимов
Николай Максимов

"Бу чиркәүне оештырганда кеше күп түгел иде. Хәзер керәшен халкы елдан ел чиркәүгә тартыла. Олылар гына түгел, яшьләр күп, балалар бар. Керәшен әкренләп үзенең элекке яшәешенә кайта", ди бәйрәмгә килгән филология фәннәре кандидаты Николай Максимов.

Чиркәүгә йөрүче яшьләр артса да, керәшен татарларында дини тормыш алга киткән дип әйтеп булмый. Күп кенә авылларда татарча келәү алып баручы руханилар җитми. Бер атакай берничә авылга барып укый. Йә күрше авылдан урыс рухание килә. Керәшен татарлары үз телендә дини йола үтәү мөмкинлегеннән мәхрүм.

"Яшьләр арасында дини белем алырга теләүчеләр бик аз. Керәшен яшьләре укырга барырга теләми" ди Николай Максимов.

"Татар мәктәбе керәшен телен бетерә язды"

Тихвин чиркәвенә килүчеләрнең күбесе үзара татарча сөйләште. Тел белгече Николай Максимов та шул телдә аралаша. Әмма ул аерым керәшен теле бар дип саный. Тихвин чиркәвендә бу тел исән калды һәм яши, ди ул.

"Татарча сөйләшүгә без инде ияләнеп беттек, дөресрәге, безне ияләндерделәр. Без үзебезнең сөйләм телен югалтып бетерә яздык. Ләкин өйдә ул саклана. Өйдә керәшенчә сөйләшәләр. Аны мин генә әйтмим. Минем укытучым академик Мирфатыйх Зәкиев бервакыт әйтте: "Син нигә керәшен теле бар дип әйтмисең", ди. Əгәр шулай дип әйтсәм, мине теге абзыйлар нишләтер соң, дидем. Бернишләтмәс, ди. Сезнең үзегезнең телегез бар, үзегезчә сөйләшәсез, һәм кая гына барсаң да керәшеннәргә үз телегез бар дип әйт диде галим", дип искә ала Максимов.

Аның сүзләренчә, керәшен теленең бетә язуына татар мәктәпләре гаепле икән.

Керәшен татарлары хәзер хач ману йоласына әзерләнә. Ул елдагыча 19 гыйнвар башланып өч көн дәвам итәчәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG