Accessibility links

Франция хөкүмәте рөхсәтсез урам җыеннары өчен җәзаны кырыслатырга җыена


Парижда каршылык чарасында
Парижда каршылык чарасында

Франция хөкүмәте килештерелмәгән каршылык чараларын оештыручыларга, тыелган җыеннарда катнашучыларга карата җәзаларны кырыслату турында яңа канунны хуплаячак.

Франция премьер-министры Эдуард Филипп хөкүмәтнең килештерелмәгән урам җыеннарында катнашучыларга җәзаны кырыслату планнары турында игълан итте.

Телевидениедә чыгыш ясап премьер, Франция хөкүмәте рөхсәтсез протест чараларына кагылышлы яңа канунны хуплаячак, диде. Әлеге канун каршылык чарасы турында белдермәүчеләргә, тыелган урам җыеннарында катнашучыларга һәм чараларга битлек киеп килүчеләргә карата җәзаны кырыслатуны күз уңында тота. Филипп фикеренчә, тәртипсезлекләр кылучыларның җаваплылыгы артырга, зыянны салым түләүчеләр түгел, ә алар капларга тиеш.

Бензин бәясе арттыруга каршы "сары жилетлар" хәрәкәте узган елның 17 ноябрендә башлаган митинг зур протест чарасына әйләнде һәм декабрьдә дә тынмады. Демонстрантлар полиция белән бәрелеште, машиналарны яндырды, кибетләрне, банкларны җимерде. Хакимият бәя күтәрүдән баш тартты, әмма каршылык чаралары барыбер дәвам итте. Анда катнашучылар ил президенты Эммануэл Макронның икътисади сәясәтенә канәгатьсезлек белдерүен әйтә.

Митингларда кимендә 6 кеше һәлак булган, 1400ләбе яраланган.

Франция премьер-министры сүзләренчә, протест башланганнан бирле барлыгы биш мең ярымнан артык кеше тоткарланган, меңләбе мәхкәмә каршына баскан.

XS
SM
MD
LG