Американың Amazon ширкәте 796 миллиард долларлык кыйммәте белән Microsoft-ны узып, дөньяда хосусый ширкәтләр арасында беренче урынга чыкты. Өчене урында Alphabet холдингы. Apple - дүртенче.
7 гыйнвар дөнья базарында сәүдә итү вакытында Amazon хиссәләре 3,4 процентка кыйммәтләнде. Microsoft хиссәләре 0,1 процентка гына артты.
Былтыр сентябрьдә Amazon.com ширкәтенең базар бәясе бер триллион долларга җиткән иде. Аңа нигез салучы Джефф Безос Forbеs-ның 400 иң бай американ исемлегендә беренче урынга чыкты. 1994 елдан бирле беренче урында Microsoft ширкәтенә нигез салучы Билл Гейтс килә иде. Моннан тыш, Безос 2018 елда дөньяның иң бай кешесе дип тә танылды. Аның байлыгы 160 миллиард доллар дип бәяләнә.
2018 ел башында АКШ президенты Дональд Трамп Amazon-ны салымнар түләп бетермәүдә гаепләде һәм корпорациягә карата монополиягә каршы кануннар кысаларында чаралар күрү белән янады.