Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Сәфәргалинең адвокаты экстремизмда гаепләү карарын гамәлдән чыгаруны сорый


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Адвокат Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту канунына сылтана.

"Алтын Урда" хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалинең адвокаты Ирина Хрунова Киров өлкәсенең Омутнинский районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Ул активистка нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсе нигезендә чыгарылган хөкем карарын кире кагуны сорый дип яза "Idel.Реалии".

Былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту канунын имзалады.

Яңа канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.​

Хрунова әлеге канунга сылтана һәм Сәфәргалине ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү карарын гамәлдән чыгаруны сорый.

Былтыр 24 декабрьдә Омутнинский район мәхкәмәсе Сәфәргалинең колониядә утыру вакытын яңадан карау турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндергән иде инде. Ул вакытта 2018 елның җәендә кабул ителгән яңа канунга сылтандылар. Тикшерү изоляторында утыруның бер көне колониядә тотылуның көн ярымына торуын исәпкә алып, мәхкәмә Сәфәргалинең колониядә утыру мөддәтен яңадан исәпләп чыгарырга кушты.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG