Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лима Кустабаева: "Иҗатта да үзеңне яклый белергә кирәк"


Лима Кустабаева
Лима Кустабаева

Русиянең халык артисты Лима Кустабаеваны бүгенге Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең әнисе дип йөртәләр. Азатлык Казанның "Сәйдәш" мәдәният сараен да татар үзәге дәрәҗәсенә күтәрүгә ирешкән Лима ханым белән әңгәмә корды.

Фәйзи Гаскәров, Гай Таһировлар чорында гөрләгән, аннан торгынлык чорын кичергән коллективка җан өргән, ансамбльне 80-90нчы елларда татар мәдәнияте илчесе дәрәҗәсенә күтәргән бу шәхесне – Лима ханым Кустабаеваны, ни кызганыч, ансамбль җитәкчелеге бүген күрмәмешкә салыша. Аның хакында сайтта да мәгълүмат табып булмады. Гәрчә ансамбльнең быелгы хисап концертында Лима Кустабаева әзерләгән програмнар файдаланылса да.

32 ел эшләү дәверендә Лима ханым 25 програм әзерләгән. Ансамбльдән җибәрелгән, соңыннан үзен вазифасында Русиянең Югары мәхкәмәсе карары нигезендә торгызуларына ирешкән һәм шушы җиңүеннән соң үз теләге белән эшеннән киткән Лима Кустабаева тормышта, билгеле, югалып калмый. Ул "Сәйдәш" мәдәният сараен татар үзәге дәрәҗәсенә күтәрә, биредә Салих Сәйдәшев кичәләрен үткәрүне даимигә әйләндерә, "Казан сөлгесе" дигән халыкара җыр һәм бию фестивале оештыра. Төрле илләрдән килгән һәм үз халык фольклор үрнәкләрен алып килгән коллективлар бу фестивальдә төп бүләген – махсус заказ белән эшләнгән Казан сөлгесен алып китә. Азатлык дирижер, режиссер, сценарист, педагог, профессор Лима Кустабаева белән татар сәнгате, эстрада хәлләре турында сөйләште.

– Лима ханым, сез җыр һәм бию ансамблен дөньяга алып чыккан, Япония, Англия, Польша, Америкада татар халкын таныткан сәнгать җитәкчесе. Сезнең хакта Миңтимер Шәймиев "ансамбль суверенитеттан да алдарак республиканың вәкаләтле вәкиленә әйләнде, дөнья татар халкының нинди халык булуын күрде", дигән иде. Бүген ансамбль белән элемтә бармы? Аның эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез?

– Ансамбльдә эшләгән еллар минем иң бәхетле вакытым ул. Зур җиңүләр шатлык, горурлык хисләре кичергән чор. 1992 елда Татар конгрессының беренче корылтае үтте. Әлеге вакыйга уңаеннан махсус "Төрки дөнья" һәм "Корбан бәйрәм" дигән яңа програмнар әзерләдем. Ул вакытта әти каты хаста иде инде. Миңа кичекмәстән аның янына Магнитогорскига очарга кирәк иде. Коллектив, премьераларны үткәрик инде китмәгез, дип үтенгәч, мин эшне бетергәч китәм дип уйладым. Бу премьераларны, Сабан туен үткәрдем, инде Магнитогорскига билет алынган иде, ләкин исән чагында әтием белән хушлашырга өлгерә алмадым. Һава аланына кузгалганда әтинең вафат булуын хәбәр иттеләр. Эшем менә шулай һәрвакыт беренче урында булды. 1998 елда эш килешүе туктатылгач, менә шушы хәлләр яңадан искә төшеп, бәгырьне телгәләде. Эшемдә бәхетле мизгелләр дә күп иде, һичшиксез, ләкин авыр югалтулар да булды.

1999 ел. Мин иртән икенче тапкыр эшемнән алынуымны беләм. Ә кич ансамбльнең юбилей концерты. Артистлар без бу хәлгә риза түгел, сәхнәдә байкот игълан итәбез, диделәр. Тамашачы концерт карарга килгән, әйдәгез, һәрвакыттагыча яхшы концерт үткәрәбез, алдагысын күз күрер, дидем. Әнигә ул вакытта 86 яшь иде инде. Үземне икенче тапкыр эштән алганнарын ул чакта аңа әйтмәдем. Ләкин ул кайдандыр ишеткән, борчылган икән. Әни авыруга сабышты. Ә бер атнадан вафат булды. Шушы кайгыда мин коллективымның никадәр бердәм һәм минем кайгымны үз кайгылары итеп кабул итүен күрдем. Һәркайсы ярдәм итәргә тырышты. Ансамбльнең бөтен ир-атлары әнине күмәргә килделәр.

Лима ханымның әнисе Камилә опера театрында ансамбль концертында
Лима ханымның әнисе Камилә опера театрында ансамбль концертында

Табышлар. Әйтик, "Олы юлның тузаны" дигән халык җырын алыйк. 1972 елда мин аның көенә очраклы рәвештә бер җыентыкта тап булдым. Ләкин сүзләре ни баш исеменә, ни көенә тәңгәл килми иде. Ансамбльнең хор төркемендә ул чагында яшь шагыйрә Лена Шагыйрьҗан эшли диде. Мин аннан бу җырга сүзләр яз әле дип сорадым. Лена бик матур шигырь иҗат итте, Таһир Якупов аны гениаль итеп җырлады. Ул яхшы мәгънәдә шлягер булып китте. Бу җырны иң беренче булып безнең ансамбль дөньяга алып чыкты.

Беркайчан да читтән режиссер чакыруны аңламадым

Мин, сәнгать җитәкчесе булгач, эзләнү, композитор, шагыйрьләрне, хореографларны, хәтта рәссамнарны эш белән тәэмин итүне үземнең турыдан-туры бурычым дип кабул иттем. Үзем режиссер, сценарий авторы булдым. Шуңа күрә беркайчан да читтән режиссер чакыруны аңламадым. Синең халкыңның үзенчәлеген, тарихын белмәгән, моңын аңламаган кеше ничек инде татар әсәре тудыра алсын? Мин әзерләгән програмнар әле дә сәхнәдә күрсәтелә, шул ук костюмнар файдаланыла икән, димәк, эшебез заяга булмаган. Костюмнарны рәссамнар белән бергәләп иҗат итә идек. Бәхәсләр дә чыккалый, соңыннан, Лима, син безне мәдәни мирас белән эшләргә өйрәттең дип әйтүчеләр булды. Кайбер костюмнарны Татарстан милли музеендагы запасникларга кереп фотога төшерә һәм шул фото нигезендә яңартып, редакцияләп сәхнә киеме иҗат итә һәм эскизларны Мәскәүгә җибәреп тектерә идек.

Ансамбльнең Лима Кустабаева вакытында тегелгән костюмнары
Ансамбльнең Лима Кустабаева вакытында тегелгән костюмнары

Минем сәхнәгә куелган беренче програм "Сабантуй" дип аталды. Аны 1978-1980 елларда сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгәч иҗат иттем. 1985-86 елларда Җыр һәм бию ансамбльләре арасында икенче бөтенрусия бәйгесе үтте. 1978 елда шушы бәйгедә икенче урынны алган булсак, 1985-86 елда исә “Сабантуй” һәм “Җаныем-җанашым” програмнары белән беренче урынны алдык. Безнең уңыш халыкның күз уңында иде. Алай гына да түгел, шушы бәйгедән соң безне Япония белгечләре килеп карады һәм коммерцияле гастрольләргә чакырды. Япония компаниясе ансамбльне Мәскәүнең Зур театры, Американың Метрополитен операсы, Испания балеты артистлары белән бер дәрәҗәдә кабул итте. Бу - һичшиксез уңыш иде. Хәзерге ансамбльгә исә бәя бирә алмыйм. Чөнки репертуарны даими күзәтеп бармыйм.

Миңа хәзер дә, эх, элеккеге еллар булса дип аһ итеп әйтүчеләр шактый. Андыйларның күбесе ул вакытта ансамбльгә ярдәм итә ала иде, юкса. Чөнки бу – миңа каршы оештырылган компания генә түгел, ул ансамбльне какшату, милли мәдәниятне юкка чыгару өчен корылган мәкер иде. Шөкер, мин юкка чыкмадым, эшлим. Ә бит минем хәлдә калган кешеләр түзмәделәр, вафат булдылар. Рәхмәт ирем Зирәккә, улым Тимурга, дусларыма, язучыларга. Безнең аралашу даирәсе киң. Без ансамбль эчендә генә яшәмәдек, татар дөньясында кайнадык. Шуңа күрә авыр чакта таяныр кешеләрем байтак булды. Улым музыка белгечлегеннән тыш, юрист белгечлеген дә үзләштерде. Бу дөньяда иҗатта да үзеңне яклый белү дә кирәк.

Лима Кустабаева улы Тимур белән
Лима Кустабаева улы Тимур белән

– Проблемның башы нәрсәдә?

– Бу сорауга анык кына җавап бирә алмыйм. Миңа барыннан да бигрәк иҗат, милләтне таныту әһәмиятле иде. Милләтнең йөзен күрсәтер өчен таланттан кала, белемле, киң эрудицияле булу кирәк. Бездә исә андый кешеләр эшләде. Мисалга Фәйзи Гәскәров, Гай Таһировны китерү дә җитә. Алар репетицияләр белән генә яшәмәде, милли тормышта актив эш алып бардылар. Шуңа күрә җаннарны сафландырырлык гаҗәеп бай “Аулак өй”, “Казан кунаклары” кебек әсәрләр туган да инде.

Мин баш хормейстер идем. Бер караганда биюгә бернинди катнашым юк та кебек. Ләкин беренче смотр вакыты җиткән. Жюрины Совет берлегенең халык артисты Игорь Моисеев җитәкли. Комиссия башта урыннарга барып ансамбльләрнең дәрәҗәсен тикшерә, алар үткәрсә генә Мәскәүгә юллама бирелә. Ул вакытта безнең ансамбль турында бик яхшы сүзләр әйтелмәгән. Комиссия дәүләт ансамбле үзешчән дәрәҗәдә дигән. Ул вакытта ансамбльне балет биючесе җитәкли иде. Аның ТАССРның 10 еллыгы дигән мәдәният сараенда үзешчән бию ансамбле булган. Мөгаен ике ансамбль бер дәрәҗәдә булгандыр. Комиссия бәйгегә эләгү өчен элеккеге сәнгать җитәкчеләре эшләрен кертергә кушкан. Моңа сәнгать җитәкчесе, миңа бит үз эшләремне күрсәтергә кирәк, дип җавап биргән. Димәк, аңа татар сәнгатен түгел, үзен күрсәтү кирәк булган. Берничә көннән мине аның урынына билгеләделәр һәм без Туниска Карфаген халыкара фестиваленә чыгып киттек. Ул вакытта Гаскәров һәм Таһиров програмнарын яңартып авыр хәлдән чыктык. Без анда җиңдек һәм безнең гастрольләрне тагын ике атнага озайттылар. Ә Мәскәүдәге фестивальгә “Аулак өй” програмын торгыздык һәм, әйткәнемчә, икенче урынны алдык. 1986 елда исә яңа програмнар белән ("Сабантуй", "Җаныем-җанашым") беренче урынны яуладык. Моисеев ул чакта “Татарам первое место, а остальным сами делите” дигән һәм фикер алышуга да калмыйча чыгып киткән. Аның "татарлар Русиядә лидерлар" дигән сүзләре безгә яңа көч өстәде.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Ләкин сәхнә арты хәлләре дә бар бит әле. 1986 елда бәйгедә катнашырга әзерләнгәндә мин чын мәгънәсендә чыгырдан чыктым. Ул вакытта мәдәният министрлыгы һәм обком, филармония кешеләреннән торган худсвет бар иде. Алар артистларга нәрсә җырларга, нинди бию биергә икәнне кушып, күрсәтмә биреп утырдылар. Һәм безгә Мәскәүдәге бәйгегә “милли үзенчәлекләрне ачып Ленин турында, Татарстанда коммунизм чәчәк атуы турында” чыгыш әзерләргә куштылар. Мин яшерен рәвештә "партиясез" чыгыш әзерләдем һәм җиңдем. Җиңелгән булсак, анда ук алып ыргытырлар иде. Ләкин җиңгәнне кыйный алмадылар. Аннан азатлык җилләре исә башлады һәм менә шушындый надан түрәләрдән коткару өчен ансамбльне филармония составыннан чыгаруга һәм мөстәкыйль оешма булып теркәлүгә ирештем.

Яшерен рәвештә "партиясез" чыгыш әзерләдем һәм җиңдем

Ә инде Островский урамындагы хәзерге бина өчен көрәш, аны төзәтү, өске катларда яшәгән гаиләләрне фатирларга күчерү – анысы үзе бер тарих. Шуны гына искәртик: ул вакытта финанс министры булып эшләгән Рөстәм Миңнеханов нык ярдәм итте. Ул ремонтка дигән ике миллиард тирәсе акчаны мәдәният министрлыгы счетына түгел, реконструкция буенча шәһәр идарәсенең ансамбль бинасын төзекләндерү счетына турыдан-туры күчерде. Министрлык янә акчадан коры калды. Бина бер дигән итеп ремонтланды, төрле клубларда репетицияләргә йөреп алҗыган ансамбль иҗат белән канатланып яшәргә тиеш кебек иде. Ләкин тагын проблем килеп чыкты. Безнең постановка группасын: мине, балетмейстер Раилә Гарипованы, хормейстер Венера Гәрәеваны, оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафинны профессионал яктан яраксыз дигән карар чыгардылар. Аттестация үтүне оештыру шулкадәр ясалма һәм ялганга корылган иде. Әлеге мәрәкәләр башланганчы мине килешү нигезендә эшләүгә күчергәннәр иде. Эштән алуның иң җайлы юлы шул булган, күрәсең. Минем белән килешүне озайтмадылар гына. Килешү төзү исә ул чактагы кануннар нигезендә 28 елдан артык эшләгән кешегә канунсыз санала.

Япониядә гастрольдә чакта ясалган буклет
Япониядә гастрольдә чакта ясалган буклет

Мин үз хокукымны якларга булдым. Министрлык белән мәхкәмәләшү озак барды. Татарстан мәхкәмәләре министрлык карарын үз көчендә калдыргач, бер мәртәбә эшкә кайтардылар, министрлык апелляция язды, Русия мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ахыр чиктә эшемә кире кайттым, барлык хезмәт хаклары түләнде. Ләкин анда икейөзлелек хөкем сөрә һәм үзен ихтирам иткән кешеләр китеп беткән иде инде. Талантлы хореограф Таһир Латыйфуллинга пенсиягә чыгарга 3 ел гына калган иде, ул бу эшләр башлангач ук эшеннән китте. Ансамбльнең җаны дип йөрткән артистыбыз Мөҗип Садыйков бу хәлләр башлангач вафат булды. Мин исә “Сәйдәш” мәдәният сараенда эшли башладым. Ул чакта аның исеме дә юк иде, Сәйдәш җаныма якын шәхес булганга һәм композиторның 100 еллыгы булганга шул исемне тәкъдим иттем. Ул чакта композиторның улы Альфред Сәйдәшев тә исән иде әле. Бергәләшеп эшли башладык, Сәйдәш иҗатын яратучылар клубын оештырдык.

Көрәшче холкы нәселдән киләме?

– Әтиемнең язмышы гади булмаган. Ул тумышы белән Башкортстаннан, милләте белән башкорт, ә нәсел-ыруы татарлар дип йөртелгән. Кара репрессия елларында гаиләгә кулак ярлыгы тагыла һәм сөргенгә сөрелә. Гаилә төзелә генә башлаган яңа кала - Магнитогорскида да югалып калмый, тернәкләнә, тамыр җибәрә. Әтинең уку теләге көчле була, әмма кулак баласын вузга кабул итмиләр. Әти, бабай киңәшен тотып, паспортына бабасы исемен (отчество) үзгәртеп яздыра һәм 1939 елда Магнитогорски тау-металлургия институтын кызыл дипломга тәмамлый.

Бабамның чын исемен мин әти вафатыннан соң гына белдем. Әти сугыш елларында металлургия комбинатының тәҗрибәләр бүлегендә эшли, аның металлургиягә керткән өлеше зур, ачышлары шактый. Мөгаен, аның тырышлыгы,үҗәтлеге миңа сеңгәндер. Аннан ул гаҗәеп музыкаль кеше иде. Эше буенча командировкаларга шактый йөри, барган җиреннән китап, музыкаль пластинкалар җыеп кайта. Торган йортыбызның беренче катында китап кибете эшли, әти алдан чиратка язылып куеп дөнья, рус, татар классикасы китапларын ала иде. Безнең китапханә шулкадәр бай, күргән кешеләр аңа шакката иде. Әти өч баласына да музыкаль белем бирде, ләкин сәнгатьне бер мин сайладым. Әнием Камилә Троицки татары, укымышлы нәселдән иде. Аның да музыкага һәвәслеге бар, ләкин ул гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады.

– Җыр һәм бию ансамбльләре турында сүз чыккач, без башкортлардан калышабыз дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Сезнеңчә моның сәбәбе нәрсәдә?

– Бу сорау бер вакыйганы искә төшерде. 1978 ел, ансамбльләрнең Мәскәүдә узачак беренче бәйгесенә әзерләнәбез. Фәйзи Гаскәровка ул чакта хәйран гына яшь һәм аны эшеннән алганнар икән. Фәйзи абыйның эштән алуны бик авыр кичергәнен ишеттем. Шуңа күрә мин аны Казанга, ул биредә әзерләгән “Аулак өй”не яңартырга булышырга чакырдым. Ә бит аннан башка да бу програмны торгызып була иде. Беләсезме, аңа җан керде. Чөнки үзеңнең кирәклегеңне тоюдан да яхшырак дәва юк. Без Фәйзи Гаскәров куелышы, Нәкый Исәнбәт сценарие, музыканы Александр Ключарев эшкәртүе бәрабәренә генә икенче урынны яуладык. Ә Фәйзи абый янына һәр кичне кереп чыга идек. Ул сабый баладай елады. Үзе оештырган ансамбльдән хәзер синең кирәгең юк дип чыгарып атуны бик авыр кичерде ул. Ләкин Башкортстанда акыллы башлар җитәрлек. Гениаль җитәкче вафатыннан соң, ансамбльгә Фәйзи Гаскәров исемен бирделәр. Фактка күз йомып булмый: чыннан да бию ягыннан Гаскәров ансамбле көчлерәк. Хәер, безнең ансамбльнең иң яхшы хореографик чыгышлары – шул ук Гаскәров, Таһиров, Кәлимуллин програмнары ул.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Башкортстанга кайтып йөрибез. Узган елны Татарстанда яшәүче Башкорт мәдәнияте көннәренә чакырдылар. Беләсезме нәрсә таң калдырды? Анда "Җиде кыз" дигән һәйкәл ачылган. Фәйзи Гаскәровның халык фольклорына нигезләнеп иҗат иткән биюе шулай дип атала. Бик матур, мәһабәт фонтан, сыннарда күз явын алырлык костюмнар – бу музыкаль, шигъри һәйкәл дияр идем. Якында гына композитор Заһир Исмәгыйлов сыны, кулында – башкорт курае. Милли каһарман Салават Юлаев һәйкәле, "Җиде кыз" композициясе Башкортстанны мәдәни яктан, милли үзаңны үстерү җәһәтеннән тагын бер башка күтәрде.

Казанның үзгәрүенә, купшылануына сокланам, ләкин бит милли йөзебез югалганнан-югала бара

Миллилекне бренд дәрәҗәсенә күтәрүдә тагын берничә мисал китерергә була. Әйтик, “Аргамак” этнорок төркеме һәм “Миләш” фольклор ансамбле. Үз юнәлешләрендә репертуар, төс-кыяфәт, костюмнар җәһәтеннән дә искитмәле төркемнәр болар. Ә кайда бездә шушы кыйммәтләрне аңлау? Безнең "Җиде кыз", "Җидегән чишмә" һәйкәлләре кайда? Мин Казанның үзгәрүенә, купшылануына сокланам, ләкин бит милли йөзебез югалганнан-югала бара.

Костюмнар – үзе бер авырткан тема. Әле ансамбльдә эшли генә башлаган елларда, Мәскәүдә үткән бәйгедә катнашканда Уфада эшләп килүче дәүләт театраль костюмнар тегү остаханәләре делегациясе белән таныштым. Шул вакытларда ук кемнәргә генә безгә дә шундый остаханә кирәк дип мөрәҗәгать итмәдем. Ул чакта башкортларда мондый остаханә тулы куәтенә эшли иде инде. Анда ансамбльгә һәм башка театрларга костюмнар тегелде. Ләкин бәйгедән соң безнең костюмнар бөтен коллективларга үрнәк итеп куелды. Авыр, урау юллар белән булса да без үз дәрәҗәбезне күрсәтә белдек.

– Сәйдәш шәхесенә, иҗатына аеруча игътибарлы сез. Сәйдәшнең оныгы Әлфия, Валерий Сәйдәшевләр, туганнары Рөстәм Әхмәров композиторның музеенда таба алмаган җылылыкны “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә табуларын әйтә һәм яза килделәр.

– Сәйдәш дип әйтәм икән, күңелем белән балачагыма кайтам. Бездә музыка тынып тормый иде. Әтинең музыкаль белеме булмаган туганнары да җыр-моңга гашыйк, төрле музыка коралларында үзлектән өйрәнеп уйныйлар иде. Әтинең баҗасы, рәссам Гали Ибраһимов та шундый. Ул мандолинада уйнаганда аның көй төсмерләренә шаккатасың, пианинога кагылса, музыка бормалар, моң белән байый һәм салават күпере төсле балкый иде. Сәйдәш иҗаты белән таныштыручы ул булды.

Мин Магнитогорски музыка училищесын тәмамлагач, Гали абый, туганнар искитмәле бүләк ясады: бер тартма Федор Шаляпин пластинкаларын бүләк итте. Алар миңа Шаляпин һәйкәлен ачу тантанасына әзерләнгәндә ярдәм иттеләр. Ачылышка махсус музыка белгече Святослав Бэлзаны чакырдым. Зур театр артистлары, Фуат Мансуров җитәкчелегендәге симфоник оркестр катнашты. Гаилә дустыбыз, шагыйрь Зөлфәттән шушы кичәгә багышлап шигырь язуын үтендем. Аның "Моңсарларны уяткан җир" шигырен Рабит Батулла укыды. Анда:

"Туган туфрак өчен ике моңсар
Кадерле һәм газиз, тиңдәш тә!
Көне килер...
Бронза Шаляпин
Сәлам бирер бронза Сәйдәшкә!"
дигән юллар бар иде. Безнең бу теләгебез биш елдан соң, Сәйдәшнең 105 еллыгында чынга ашты. Бу тантанага да програм әзрләдем. Казанның мең еллыгы, 2005 ел иде ул. Шушы елны “Алтын мөнбәр” халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары өчен Болгар җирендә ачык һавада махсус “Шәһри Болгар” програмын әзерләдем. Чит ил кунаклары, кем ул татар, аларның тарихы нинди, нинди тетрәнешләр кичергән дигән сорауларга җавап алып киттеләр.

"Халык мәхәббәте лауреат" чарасында
"Халык мәхәббәте лауреат" чарасында

Сәйдәш иҗаты шулкадәр көчкә ия ки, ул үзе янына бик күп шәхесләрне туплый ала. Мин моны композиторга багышланган кичәләрне үткәрә-үткәрә инандым. Без һәр елны декабрьдә искә алу кичәләрен үткәрәбез. Аның туган ае да, вафат булган ае да декабрь. Ел саен май аенда "Халык мәхәббәте лауреаты" дигән фестивальне исә Сәйдәш һәйкәле янында оештырабыз. Ләкин бу чаралардан кала туктаусыз хәрәкәттә булган лекторий оештырасы килә. Сәйдәш әсәрләрен, гомумән, ХХ гасыр профессиональ музыкасын яшьләргә, балаларга җиткерергә кирәк. Бу лекторий мәктәпләрдә эшли алыр иде. Мин бу эшне ансамбльдә эшләгәндә башлаган идем инде. Анда балаларга музыка турында да, уен кораллары, традицияләр, костюмнар турында да сөйли идем.

– Татар эстрадасы үсештәме?

Җыр бәйгеләрендә "Милли классика" номинациясен кертер идем

– Шундый көнгә килеп җиттек: хәзер кем тели - шул җырлый. Әйе, хәзерге заманда худсоветларның булмавы иҗат иркенлеге бирә. Ләкин бу иркенлек сәхнәне, радио-телевидение зәвыксыз чыгышлар белән тулуына китерде. Күпчелек җырны хәзер әдәби әсәр дип кабул итеп булмый, чынки аның эчтәлеге, мәгънәсе юк. Җырчыларның репертуары бик сай. Бу җәһәттән тәкъдимем бар. Бездә җыр бәйгеләре күп. “Татар җыры”, “Татар моңы” һәм башкалар. Аларга махсус "Милли классика" номинациясен кертер идем. Шулай итеп җырчыларның репертуарында классик әсәрләр барлыкка килер иде. Классиканы җырлар өчен җырчының вокал яктан бик яхшы формада булуы кирәк.

Эстрадада бүген меңгә якын җырчы булса да, чын профессионаллар аз. Мин бу җәһәттән Филүс Каһировны үрнәккә куям. Ул классиканы бик яхшы пропагандалый. Сәйдәш, Мозаффаров әсәрләрен дә, халык җырларын да башкара һәм халыкка җиткерә белә. Ә бу – чын мәгънәсендә осталык. Аннан бездә чын талантны кадерли, саклый белү юк. Мәсәлән, мин Германиядә яшәүче милләттәшебез Айдар Гайнуллинның иҗатын гениаль дип атыйм. Аның "Эйфория" төркеме чит илләрдә, Мәскәүдә татар классикасын таныта. Бу егеткә Татарстанда иҗат итәргә дә шартлар тудырырга мөмкин ләбаса. Ә без аның нибары бер концертын күреп калдык. Мондый шәхесләр саный китсәң, тагын бар. Алар эстрадага гына түгел, гомумән, сәнгатебезгә яңа сулыш алып киләләр.

XS
SM
MD
LG