Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тагын өч кырымтатар йортын тентеделәр


11 гыйнвар Кырымның төньягындагы Акшәех (Раздольное) районы бистәсендә өч кырымтатар – Осман Османов, Сервер Бариев, Эрнест Эмирасанов йортларында тентүләр узды.

"Кырым теләктәшлеге" төркеме хәбәр итүенчә Осман Османов һәм Эрнест Эмирасанов йортында электрон җиһазлар, китаплар тикшерелгән, ләкин ниндидер тыелган нәрсәләр табылмаган. Сервер Бариев йортында үзен эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре итеп таныткан бер кеше йортта яшәүчеләр һәм үзе белән ияртеп килгән ике шаһит алдында мәхкәмә карарын укып ишеттергән. Әлеге тентү карарында язылганча, имеш бу йортта Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы әгъзалары җыела икән.

Тентүләр Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе карары нигезендә уздырылганы хәбәр ителә. Тентүгә дучар булган кырымтатарлар бу хәлләр турында видеода аңлатма бирде.

Сервер Бариев белдерүенчә, экстремизмга каршы үзәк хәзмәткәрләре аның йортына иртән килеп кергән. Бер сәгать дәвам иткән тентү барышында Бариев бөтен тартмаларны үзе ачып күрсәткән.

Осман Османов белдерүенчә, аңа иртән 7-8 кеше килеп тентү уздырган, алар үзләре белән шаһитләр дә алып килгән. "Карадылар, бернәрсә таба алмадылар, аларның сорауларына адвокатсыз җавап бирмәячәгемне әйттем, алар төзегән протоколны имзаламадым, аны шаһитлар гына имзалады", ди Османов.

Тентү барышында Эрнест Эмирасановтан "сез ниндидер экстремист йә террорчы оешманың әгъзасымы?" дип сораганнар. Ул "юк" дип җавап биргән.

Сервер Бариев – теш табибы, Эрнест Эмирасанов – төзүче. Икесе дә ислам динен тотучы диндарлар дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге".

11 гыйнвар Кырым югары мәхкәмәсендә Сейран Салиев, Мемет Белялов, Марлен Асановка карата Хизб ут-Тәхрир белән бәйле гаепләүләрне карау 16 гыйнварга күчерелде.

2014 елда Русия аннексияләгәннән соң Кырымда төрле сәбәпләр белән кырымтатарларны тоткарлау, хөкем итү, аларның югалу, үтерелү очраклары даими булып тора.

XS
SM
MD
LG