Accessibility links

Кайнар хәбәр

Телеграм каналлар Татарстан митрополиты Феофанны Беларуска "озата"


Феофан
Феофан

Телеграм каналлар Татарстан митрополиты Феофан Беларуска җибәрелергә мөмкин дип яза. Феофан моны кире кага.

Федераль Телеграм каналларда Татарстан митрополиты Феофан Беларуска Урыс православ чиркәвенең вәкиле итеп җибәрелергә мөмкин дигән хәбәрләр таралды. Украинада килеп туган вазгыятьтән соң, Беларуска көчле шәхес җибәрелергә тиешлеге һәм аның Феофан була алуы турында язылды.

Кайбер Телеграм каналлар Феофан инде Татарстанда башкарырга тиеш эшләрен эшләде. Хәтта бирелгән вакыттан алдарак та башкарды дип язды.

Феофан Казанга 2015 елда китерелде. Шул дәвердән бирле ул Урыс православ чиркәве патриархы Кириллны Казанга китертә алды, Казан изге ана иконасы чиркәвен торгызды, Казан шәһәр үзәгендә православ гимназия ачты. Телеграм каналлар аның уңышларын да барлап чыкты.

Феофан үзе Татарстаннан читкә җибәрелү турындагы сүзләргә ышанмаска чакырды.

Телеграм каналлар Феофанны иң тәҗрибәле чиркәү әһеле дип атый.

XS
SM
MD
LG