Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахтыда торак йорт шартлауда һәлак булган икенче кешенең җәсәде табылды


Шахты шәһәрендә шартлау булган йорт
Шахты шәһәрендә шартлау булган йорт

Ростов өлкәсе Шахты шәһәрендә торак йорт шартлауда үлүчеләр саны икегә җитте. Тагын өч кешенең язмышы билгесез.

Йорт җимерекләрен аралаганда коткаручылар һәлак булган хатын-кыз гәүдәсен тапкан. Бу хакта сишәмбе Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Шулай итеп, Шахты шәһәрендә йорт шартлауда үлүчеләр саны икегә җитте. Тагын өч кешенең язмышы билгесез.

Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә күп катлы торак йортта шартлау 14 гыйнвар иртән булды. Нәтиҗәдә соңгы ике кат өлешчә җимерелде, дүрт фатирга зыян килде. Җиде кеше коткарылды. Йорттан 140 кеше эвакуацияләнде.

Дүшәмбе кич коткаручылар җимерекләрне аралауны туктатып торган иде, чөнки дивар ишелү куркынычы булды. Төнлә ул дивар сүтелде һәм кешеләрне янә эзли башладылар.

Вакыйгага бәйле җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр шартлау табигый газ чыгу нәтиҗәсендә булган дип фаразлый.

31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Йортта газ шартлаган дип әйтелде. 39 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG