Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алып Батыр маҗаралары (Рабит Батулла)


Фрагмент мультфильма производства "Татармультфильм"

Читали ли вы татарское фэнтези? Сегодня предлагаем вам почитать интересное произведение "Приключения Алып-батыра" Рабита Батуллы. Это волшебные и интересные приключения татарского богатыря. Предлагаем отрывок произведения, он адаптирован. Аудио, перевод ключевых фраз и тест прилагается.

Алып Батыр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:14:09 0:00
йөкләү

Беренче сәяхәт

Нәрсә көтсен каһарманны? Башка батырларны нәрсә көткән, Алып Бәргәнне дә шул язмыш көтте.

Ата-бабаларының батырлыклары турында Алып батыр күп ишетте. Үзе дә шундый булырга хыялланды. Батырлыклар кылырга теләп, юлга чыкты ул.

Озак барды Алып Бәргән даладан. Куе урманга керде. Монда батырга аю-бүре, арыслан-кабан да, шүрәлеләр дә очрамадылар. Бераздан урманда ачыклык күренде. Анда зур бер таш ята иде. Ташта болай язылган: "Уң якка барсаң, башыңны югалтырсың. Сул якка барсаң, атыңны югалтырсың. Уртадан китсәң..."

Шул урында җөмлә өзелгән. Кемдер ташны ваткан.

– Менә шулай, – диде батыр атына, – уңга барсак, мин башсыз калам, сулга барсаң, син үләрсең. Нишлибез?

– Син дә, мин дә үләргә теләмибез. Әйдә алга барыйк.

Киттеләр болар урта юлдан. Томанлы иде.

Слова и выражения

  • сәяхәт – путешествие
  • Нәрсә көтсен каһарманны? – Что может ожидать героя?
  • батырлыклары – геройства
  • батырлыклар кылырга – совершать геройства
  • дала – степь
  • ачыклык – открытая местность
  • таш – камень
  • уң як – правая сторона
  • башыңны югалтырсың – голову потеряешь
  • сул як – левая сторона
  • җөмлә өзелгән – предложение оборвалось
  • Томанлы иде. – Было туманно.

Кинәт артта ниндидер тавыш ишетелде. Алып Бәргән борылды һәм кылычын болгады. Нәрсәдер җиргә төште. Ат сикерде, батырны җиргә атты. Батыр озак ятмады, торды. Караса – җирдә нәрсәдер ята.

– Кораңгыш! – дип кычкырды Алып Бәргән. – Мин аны үтердем, курыкма, кил.

Бераздан Кораңгыш килде. Ул пошкыра, кешни иде.

– Менә ул Аҗадаһа! – диде батыр.

– Юләр, нинди Аҗдаһа булсын ул? Минем койрык бит ул, дивана!

Алып Бәргән атның артына чыкты. Чыннан да, атның койрыгы юк иде.

– Алайса нәрсә куркытты соң мине? – диде батыр.

– Дивана! – диде Кораңгыш. – Арткы аяк белән коры чыбыкка бастым.

Ярар, – диде батыр. – Киселгән койрык киселгән инде. Аны ябыштырып булмый. Калсын шунда.

– Ал койрыкны! – дип кычкырды Кораңгыш. Кирәге чыгар әле. Ичмасам, кигәвеннәрне куырсың.

Алар тагын кузгалдылар. Өч көннән бер авыл күренде.

Сак бул, Кораңгыш. Бик тыныч монда. Этләр дә өрми, әтәчләр дә кычкырмый, кошлар да сайрамый. Үле җир бу. Аҗдаһа йокламый микән монда? Беренче булып хөҗүм итәргә кирәк!

Алар икесе йөгереп авылга керделәр. Батырның бер кулында кылыч, икенчесендә ат койрыгы иде.

– Аҗда-һа-а! Алып Бәргәннең кылычын татып кара! – дип кычкырды батыр.

Шулвакыт этләр өрә, казлар кычкыра башлады. Кемдер Кораңгышны авызлыгыннан тотты. Ат ике аягына басты һәм Алып Бәргән җиргә егылды. Аннан ул торды һәм әтисен таныды.

– Дивана! – диде Алып Мәргән. – Ник халык куркытасың?

Алып Бәргән сүз тапмады. Аты да оялды, ахры, башын иеп торды.

Эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, халык бик көлде. Ат белән батырга карыйлар да көләләр, карыйлар да көләләр. Батырның әти-әнисе дә көлде. Тиздән халык таралды. Урамда Алып Бәргән, Кораңгыш һәм бай кызы Нәүмизә генә калдылар. Ул нәрсәдер әйтергә теләде. Ләкин әтисе аны өстерәп алып китте.

– Ярар! – диде Алып Бәргән. – Кайгырмыйк, Кораңгыш. Ардык бераз, ял итик. Аннары тагын Аҗдаһаны эзләргә китәрбез. Барыбер табам мин аны!

Слова и выражения

  • кылычын болгады – помахал саблей
  • пошкыра – фыркает
  • кешни – ржёт
  • Аҗадаһа – дракон
  • койрык – хвост
  • дивана – сумасшедший
  • коры чыбыкка бастым – наступил на хворост
  • Киселгән койрык киселгән инде. – Терять уже нечего.
  • ябыштырып булмый – не приклеишь
  • Калсын шунда. – Пусть останется.
  • Кирәге чыгар әле. – Ещё понадобится
  • Ичмасам, кигәвеннәрне куырсың. – Хоть оводов будешь отгонять.
  • сак бул – будь осторожен
  • Үле җир бу. – Это мёртвое место.
  • Беренче булып хөҗүм итәргә кирәк! – Надо напасть первым!
  • авызлыгыннан тотты – схватил за удила
  • өстерәп алып китте – потащил
  • кайгырмыйк – не будем переживать

Икенче сәяхәт

Бу юлы Алып Бәргәнне беркем дә озатмады. Дөресрәге, ул үзе теләмәде. Зурлап озаткач, тагын оятка калып кайтырга курыкты ул. Әти-әнисенә дә язу гына калдырды.

Һиҗри календаре буенча тугыз йөз утыз өченче елда булды бу хәл. Кабак уңган елны, Шәгъбан аеның соңгы атнасында булды.

Батыр белән ат тагын таш янына килделәр. Алып бәргән таштагы язмага сүзләр өстәде: "...Алып Бәргән кебек, оятка калыр", – диде ул.

Беткән эш беткән! – диде егет һәм уңга борылды. Минем баш ничек югалыр икән?

Юлга чыктылар. Менә боларның каршысына арбалы кеше чыкты һәм дар агачы янында туктады. Кеше асар өчен бау әзерләгән, шуны алды.

– Әзер! – дип кычкырды ул кеше. – Китерегез шул кабәхәтне!

Ике кеше бер хатын-кызны китерделәр. Аның башында капчык, куллары бәйләнгән иде. Шулай ук тагын бер ир-атны дар агачы янына китерделәр. Бичара тоткыннар карышалар, ялваралар.

– Мин яшь бит әле, кызганыгыз мине! – ди ир кеше. – Үзегез гөнаһлы буласыз бит. Безне үтерәсез, сезгә ни файда? Гаепсез икәнне аңларсыз, ләкин соң булыр...

– Абыйлар, коткарыгыз! – дип кычкырды кыз.

Алып Бәргән түзмәде, агачтан төште һәм:

– Һәй! – дип кычкырды. – Җибәрегез аларны! Югыйсә, үзегезнең башны кисәм!

– Син кем? Безнең эшкә кысылма. Юлыңда бул!

Слова и выражения

  • Һиҗри календаре – календарь мусульманского летоисчисления
  • кабак уңган елны – в год, когда тыква уродилась
  • Беткән эш беткән! – Терять нечего!
  • арбалы кеше – человек с телегой
  • дар агачы – виселица
  • кеше асар өчен – чтобы повесить человека
  • кабәхәт – плохой, мерзкий
  • капчык – мешок
  • тоткын – узник
  • карыша – сопротивляется
  • ялвара – умоляет
  • гөнаһлы – грешный
  • түзмәде – нестерпел
  • Безнең эшкә кысылма. – В наши дела не суйся!
  • Юлыңда бул! – Иди своей дорогой!

Бичара тоткыннар Алып Бәргәнгә:

– И батыр егет, зинһар, безне бу явызлардан азат ит! Без гөнаһсыз. Без икебез дә патша балалары. Коткарсаң, атабыз сине алтынга күмәр!

– Коралсыз кешене үтергәнгә мин тыныч кына карый алмыйм! Өчкә кадәр саныйм, җибәрегеә аларны! – диде егет һәм дар агачына менде. Биш кешегә каршы сугышты ул. Һәрберсенә йодрыгы белән сукты, тегеләр егылдылар. Ул вакытта батыр тоткыннарның кулларын чиште, капчыкларын алды.

Ахмак! – диделәр Алып Батырга кешеләр. – Көчеңне кая куярга белмисең. Без бу Аҗдаһа белән Юханы илле ел эзләдек. Ниһаять, тоттык. Ә син комачауладың. Әнә авыл халкы килә. Нишләтерләр үзеңне.

Авыл ягыннан чыннан да халык килә иде. Кулларына корал токаннар.

– Кызларыбызны, хатыннарыбызны бозучы, гаиләләребезне туздыручы Иблисне, ирләребезне, егетләребезне аздыручы Юханы коткарган өчен нишләтәбез моны?

– Үтерәбез! Үтерәбез!

Егет өстенә ун хатын ташланды. Чәчен тарттылар, битен тырнадылар, тешләделәр, чеметтеләр...

Тиздән көтү тавышы ишетелде. Халык китте. Ә егетнең канга баткан гүәдәсен дар агачы янына салдылар.

Алып Бәргән аңына килде. Инде таң аткан иде. Дар агачында козгыннар утыра.

Минем күзләрне чукырга өметләнәсеңме? – диде ул аларга.

Слова и выражения

  • азат ит – освободи
  • алтынга күмәр – в золоте искупает
  • менде – взобрался
  • йодрык – кулак
  • Ахмак! – Глупец!/Тупица!
  • көчеңне кая куярга белмисең – не знаешь, куда силы девать
  • битен тырнадылар – расцарапали лицо
  • тешләделәр – покусали
  • чеметтеләр – щипали
  • көтү здесь: стадо
  • аңына килде – пришёл в сознание
  • козгын – стервятник
  • Минем күзләрне чукырга өметләнәсеңме? – Надеешься глаза мои выколоть?

"Аҗдаһа белән сугышырга киткән батырны хатыннар кыйнаган!" - дигән сүз чыгар инде. Нинди хурлык, нинди оят!

– Колаксыз, ыштансыз батыр! – диде ул. Егетнең киемнәре дә калмаган иде, ертканнар.

Колак чүп ул! Баш исән булсын! – диде Кораңгыш.

Алып Батыр авырлык белән атка менде. Тугры ат хуҗасының канлы гәүдәсен күтәрде һәм кайтыр юлга чыкты.

Егет өйгә кайтты. Аны озак дәваладылар. Ниһаять, ул телгә килде.

Батыр ярасыз булмас! – диде ул.

Кәҗә казасыз булмас! – диде атасы. – Тик шуны аңламадым: Аҗадаһа эзенә дә охшамаган, Дию эзенә дә охшамаган. Кем болай яралады соң сине?

Алып Батыр дәшмәде. Авыл малайлары гына: "Алып абыйны хатыннар кыйнаган",– диде. Моны белгәч, егетнең әтисенә дә күңелсез булды.

Алып Бәргәннең икенче сәяхәте шулай тәмамланды.

Слова и выражения

  • хурлык – позор
  • Колак чүп ул! Баш исән булсын! – Ухо – ерунда! Была бы цела голова!
  • авырлык белән – с трудом
  • тугры – верный
  • телгә килде – заговорил
  • Батыр ярасыз булмас! – Герой без ран не ходит!
  • Кәҗә казасыз булмас! – Козла без бедствий не бывает!
  • яралады – ранил

Өченче сәяхәт

Алып Бәргән тәмам терелде. Аның кәефе тагын яхшы иде.

Беркөнне ул атына:

– Бүген китәбез, дускай! – диде.

Таң алдыннан алар юлга чыктылар. Беркем дә уянмады. Бер генә тәрәзә ачылды. Бу Нәүмизә иде.

Һиҗри календаре буенча тугыз йөз утыз бишенче елда, Сыер елында, Рамазан ае башында булды бу.

Бу юлы "Атыңны югалтырсың" дигән сукмактан киттеләр.

Ай бардылар, ел бардылар болар, ялга туктадылар. Батыр ауга барды, кыр тавыгы тотты. Аның мендәре – ияр, түшәге – җир, юрганы – болыт булды.

– Аҗдаһа калып торсын! – диде Алып үзенә. – Иблис белән Юханы тотарга кирәк. Аларны тотарга һәм Биштишек халкына бирергә кирәк.

Көн бардылар, төн бардылар, ай бардылар, ел бардылар ат белән егет. Нинди генә хәлләр, нинди генә могҗизалар күрмәделәр. Әмма Юха очрамады. Батыр бәлки Юхадыр дип уйлап, бик күп еланнарның башын кисте.

Бер көнне каршыларына бер карт чыкты.

– Һәй! – диде ул. – Ул еланнарны нигә үтерәсең?

– Һәр елан эчендә Юха бар, шуңа үтерәм.

– Һәр елан эчендә елан түгел, һәр Юха эчендә елан бар! – диде карт. – Син Юхаларны далада, урманда эзләмә, улым, алар авылда, шәһәрдә яши. Юхалар чибәр хатын-кыз кыяфәтендә булалар. Ләкин сак бул, һәр чибәр хатын да Юха түгел.

Слова и выражения

  • кәеф – настроение
  • тугыз йөз утыз бишенче – девятьсот тридцать пятый
  • ау – охота
  • кыр тавыгы – куропатка
  • ияр – седло
  • түшәге – широкая подушка
  • болыт – облако
  • Нинди генә хәлләр, нинди генә могҗизалар күрмәделәр. – Какие только события, какие только чудеса не видывали.
  • кыяфәтендә – в образе

– Ул хатын юхамы, түгелме икәнен ничек белергә соң?

– Юха хатынның кендеге булмый, чөнки алар елан йомыркасыннан чыкканнар.

Алып Бәргән картка рәхмәт әйтте һәм Шомран шәһәренә китте.

Таң аткач, бөтен ир-атлар эшкә киттеләр. Бер капкадан ир, хатыны һәм әнисе чыктылар.

– Исән-сау гына эшләп кайт, – диде хатыны. – Без әнкәй белән сине көтәрбез.

Әнисе дә: "Озак торма, улым, тиз кайт", – диде.

Ир елмаеп эшкә китте. Шул мизгелдә хатыны әнисен каенанасын төртеп кертте.

– Тиз кайт, улым, дип син аңа нәрсә әйтергә теләдең, пәри карчыгы? – дип кычкырды килен. Каенанасына бер тапкыр сугып та алды.

"Менә ул Юха елан!" – дип уйлады Алып Бәргән.

Аты аның белән килешмәде. Әмма батыр үз сүзен сөйләде:

– Юк, Юха бу. Ире янында яхшы булып кылана, ә каенанасына күрмәгәнен күрсәтә.

Алып Бәргән атына атланды да хатынны урлады.

– Мөрхәйнең хатынын урладылар! – дип кычкырды халык.

Алып Бәргән шәһәр читенә чыкты һәм хатыннан кендеген күрсәтүен сорады. Килен аның кулын тешләде.

Шул арада кешеләр килде. Алар арасында хатынның ире Мөрхәй дә бар иде. Ул батыр янына кылыч белән китте. Ләкин аны туктаттылар.

– Болай ярамый. Патша хөкеме кирәк,– диделәр.

– Ул бит Юха елан! – диде батыр.

– Нинди Юха булсын ул, Мөрхәйнең хатыны бит ул! – дип кычкырды халык.

Патша:

Ватандашыбыз Мөрхәйнең хатынын урлаган өчен бу бәндәне үлем җәзасына хөкем итәргә! – дип карар чыгарды патша. Алып Бәргәнгә соңгы сүз бирделәр.

Слова и выражения

  • кендеге булмый – не бывает пупка
  • пәри карчыгы – ведьма
  • кылана – притворяется
  • күрмәгәнен күрсәтә – покажет, где раки зимуют
  • хөкем – суд
  • ватандаш – соотечественник
  • үлем җәзасына хөкем итәргә – приговорить к смертной казни
  • бәндә – тип
  • карар чыгарды – вынес решение

– Мин Болгар иленең батыры Алып Бәргән буламын. Минем максатым кеше хатынын урлау түгел, ә юха булган хатыннарны юкка чыгару!

Патша һәм аның вәзирләре хатын янына бардылар. Ул кендеген күрсәтте.

– Ялгыштың син, Алып Бәргән,– диде егеткә патша. Бу хатын юха түгел, ул гади усал хатын. Безнең шәһәрдә андыйлар исәпсез-хисапсыз. Теләгең изге булган. Шуңа сине үлем җәзасына тартмыйм, бер айга төрмәгә ябам.

Шулай батыр бер ай төрмәдә утырды. Хатыннар аның чыкканын көтеләр. Өстенә бозылган алма, карбыз, кирпеч кисәкләре аттылар. Батырның киемнәре пычранып бетте.

Ул елгада киемнәрен юды һәм ял итәргә ятты. Күктә козгыннар күренде.

– Күктә козгын очуы нәрсәне аңлата? – дип сорады егет атыннан.

– Кайдадыр сугыш бара, димәк,– диде Кораңгыш.

Алып батыр сикереп торды һәм козгыннар очкан якка китте.

Урман эчендә бер ир-ат бау әзерли, үзе елый иде. Бауны ул агач ботагына элде. Элмәкне башына киде дә асылынды. Алып Бәргән бауны кисте, һәм теге егетнең гәүдәсе җиргә төште.

Слова и выражения

  • максат – цель
  • юкка чыгару – ликвидировать, истребить
  • вәзир – визирь
  • Теләгең изге булган. – Желание твоё было святым.
  • төрмәгә ябам – запру в тюрьме
  • кисәк – кусок
  • элмәк – петля
  • асылынды – повесился

– Нишлисең син, юләр! – диде батыр.

Ир кеше күзләрен ачты һәм Алып Батырга:

– Син Газраилме? – диде.

– Юк, мин Газраил түгел! – диде Алып батыр. – Сине коткаручы кеше.

– Син үзең юләр! Нигә мине коткардың? Кем кушты сиңа? Нигә минем шәхси эшләремә тыкшынасың? – дип елый башлады.

Тынычлан! – дип кычкырды батыр. – Тынычлан! Егет кешегә бу килешми. Нәрсә булды? Нигә дөньядан туйдың? Дөнья матур бит!

Түземлегем калмады! – диде егет тынычланып. – Хатын көн күрсәтми! Хыянәт итә. Мин Дәүләкән шәһәренең шагыйре Дәүләкән-әл-Шәрабби булам. Ике тапкыр өйләндем. Беренче хатыным миңа чыкканда кыз булмаган. Икенчегә өйләндем. Ул хәзер бер вәзир белән хыянәт итә.

Егет тагын елый башлады.

Алып Бәргән егетне кызганды. Синең хатының юха түгел микән, диде. Һәм ничек тикшерергә икәнен өйрәтте.

Төнлә ире хатынының чәенә йоклата торган дару салды һәм кендеген тикшерде. Ул юк иде.

Икенче көнне егет белән батыр хатынны мунчага бикләп куйдылар.

– Ирем, ач ишекне, зинһар! – дип ялварды. Ләкин ишекне ачмадылар.

Бераздан тавыш тынды. Ирләр мунчага керделәр, ә анда ишек тоткасына елан уралган иде.

Шулай итеп, батыр егет Биштишек халкы каршысында хатасын төзәтте.

Слова и выражения

  • Газраил – ангел смерти
  • тынычлан – успокойся
  • килешми – не идёт
  • Түземлегем калмады! – Нет сил больше терпеть!
  • көн күрсәтми – не даёт житья
  • Хыянәт итә. – Изменяет.
  • кыз булмаган – не девой была
  • йоклата торган дару – снотворное
  • мунчага бикләп куйдылар – заперли в бане
  • хатасын төзәтте – исправил ошибку

***

Ну и как вам татарская сказка? Надеемся, что текст читался легко :) Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтактеили по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Алып батыр

Тест: Алып батыр

Начните тест

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG