Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лайтамак татарларына үз җирләре һәм мәктәп кирәк


Лайтамактагы татар балалары 1971 елда төзелгән мәктәптә укырга мәҗбүр
Лайтамактагы татар балалары 1971 елда төзелгән мәктәптә укырга мәҗбүр

Себердәге Лайтамак авылында яшәүче татарлар яңа мәктәп көтә. Үз җирләрен арендага бирүгә каршы чыгып, алар әлегә җиңүгә иреште.

Төмән өлкәсе Тубыл районындагы татарлар яшәгән Лайтамак авылына яңа мәктәп кирәк. Хәзер 86 бала 1971 елны төзелгән агач бинада укырга мәҗбүр. Хакимият яңа бинаны 2017 елны ук төзергә вәгъдә иткән булган, аннары бу 2019 елга кичектерелгән. Мәктәп мөдире Нурзидә Нигъмәтуллина Азатлыкка әйтүенчә, хәзер өлкәнең мәгариф департаменты яңа мәктәпне 2020 елга төзергә вәгъдә итә. Әмма мәктәп җитәкчесе үзе дә бу сүзләргә ышанмый кебек.

"Киләсе елга булмаса да, иң күбе ике ел дигәндә төзерләр инде. Агачтан төзелгән мәктәпләр урынына яңа мәктәп салу планы бар. Без чиратта торабыз. Сез журналистлар тагын мәктәп начар дип язып чыгасыз инде. Мәктәп бит әле укытырлык. Бөтенләй дә укытмаслык дәрәҗәгә җитсә, безнең интернат бинасы бар. Анда бәдрәфләр дә бина эчендә", ди ул.

Нурзидә ханым сүзләренчә, агач мәктәп 11нче сыйныфка кадәр исәпләнән. Башлангыч сыйныфларда 24 бала, калганы урта мәктәптә укый. Барлыгы 16 укытучы белем бирә. Авылда татарлар гына яшәү сәбәпле, бөтен балалар татарча гына сөйләшә икән.

"Җирле телдә сөйлшәбез, әдәби Казанча укыйбыз. Атнасына ике сәгать татар теле керә. Татар фольклоры түгәрәкләре эшли. Этномәдәни компонентлы мәктәп дип исәпләнәбез", ди мәктәп мөдире.

Ул авыл халкының тырыш булуын әйтә. 500 кешелек авылда төп проблема – эш булмау. Саз арасында яшәүче бу татарларның күбесе балык тотып, мүк җиләге, эрбет чикләвеге, гөмбә җыеп көн күрә.

Ләкин күптән түгел Төмән өлкәсе Тубыл районы дәүләт аучылык идарәсе бу җирләрне арендага бирү өчен аукцион игълан итеп күпләрне борчуга салды. Себер татарлары моңа каршы чыкты, чөнки бу җирләр арендага бирелгән очракта аларга элекке кебек урманда мүк җиләге, эрбет чикләвеге җыеп сату, балык тоту чикләнергә мөмкин. Башка керемнәре булмаган җирле халык шул табигать биргән муллыкны сатып, үзләренә кыш чыгарлык ризык әзерли.

Үзе дә тумышы белән шушы яклардан булган Тубыл муниципаль районыны думасы депутаты Ринат Урамаев аукцион уздырмауны сорап шактый урыннарга шикәятьләр язган.

Ринат Урамаев
Ринат Урамаев

"Узган елны 19 сентябрьдә "Ноксинский" дип аталган җирләрне аукционга чыгаруны игълан иттеләр. Мин депутат буларак бөтен җирләргә шикаятьләр яза башладым. 24 октябрьдә Тубыл муниципаль берәмлеге башлыгы Юрий Бат, Төмән өлкәсе дәүләт аучылык идарәсе башлыгы һәм аның карамагындагы хезмәткәрләр боралак белән Лайтамакка килде, халык белән сөйләште һәм бу җирләрне арендага бирәчәкләрен әйтте. Җыелышта булган 100гә якын кешенең барысы да моңа каршы тавыш бирде.

​30 октябрьдә аукцион булырга тиеш иде. 29 октябрьдә губернатор аукционны уздырмау турында карар чыгарды. Бу хәлләрдән соң бер ай узгач дәүләт аучылык идарәсе башлыгы Лайтамакка тагын килгән. Бу күпләрне аптырашта калдырган. Ник килгәнен аңламый калалар, әмма инде 21 ноябрьдә яңадан аукцион уздыру турында игълан интернетта барлыкка килә. Халыкның нык ачуы чыкты. Имзалар җыя башладылар. Мин аны Русия президентына һәм башка җитәкчеләргә дә җибәрдем. 28 ноябрьдә губернатор кабат аукционны алып атты. Бу юлы аукцион бөтенләй булмаячак дип ышандырдылар. Миңа килгән җавап хатында шулай дип язылган", ди Урамаев.

Лайтамак авылы
Лайтамак авылы

Аның әйтүенчә, җирләрне арендага алучылар халыкны эш белән тәэмин итәләр, урманнарны тәртиптә тоталар дип әйтсәләр дә, бу дөреслеккә туры килми.

"Губернатор Саз артын (Заболотье) арендага алучылар халыкны эш белән тәэмин итә дип Инстаграм битендә язды. 2008 елны "Северная казна" банкы мондагы бер җирне шулай алдап ала инде. Ул вакытта халыктан имеш имза җыялар. Анда беренче биттә "Без, авыл халкы монда юл булуга каршы түгел" дип язылган булган, ә икенче биттә аларның имзалары куелган була. Беренче битне шул арендага бирүгә ризалык кәгазе белән алмаштырып куялар да, имзалар шул килеш кала. Беркемне эшкә урнаштырмыйлар. Хәтта халыкны урманга кертми башладылар. Арендага алучылар үзләре бөтен хайваннарны атып баралар.

Шуңа губернаторның арендага алуның уңай ягы бар диюенә мин һәрвакыт аптырыйм. Кайда соң ул уңай ягы?

Аучылык урыннарның 80 процентын шәхси кулларга тапшыру дигән карар бар. Имеш яңа хуҗалар ул урыннарны тәртиптә тотачак. Ә анда җирле халык яшәгәнне оныталар. Аңлыйм, ул авыл халкы браконьер санала. Әмма чарасызлыктан шундый юлга баралар. Анда бит эш юк. Бары укытучылар, хат ташучы, соцработниклар гына хезмәт хакы ала.

Безнең татарлар ел әйләнәсе урманда йөри. Шуннан туклана. Бөтен җыйган мүк җиләге, эрбет чикләвеләрен он, шикәр, тозга алмаштыралар. Аларны бер елга алып куялар. Халык сазлык арасында фәкыйрь яши. Электр да юк иде әле. 2018 елны генераторлар куйдылар.

Шуңа Лайтамактагы халык җирләрне арендага бирсәләр Русия президенты Путинга видеомөрәҗәгать яздырмакчы иде. Әмма губернатор аукцион булмаячак дип ышандырды”, ди Ринат Урамаев.

XS
SM
MD
LG