Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шахты шәһәрендә йорт шартлау корбаннары саны бишкә җитте


Шахтыда җимерелгән йорт
Шахтыда җимерелгән йорт

Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә күп катлы йорт шартлауда һәлак булган бишенче кешенең җәсәде табылды. Коткару эшләре тәмамланды.

Йорт җимерекләре арасыннан табылган соңгы корбан 23 яшьлек хатын-кыз дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Шулай итеп, вакыйга урынында эзләү һәм коткару эшләре тәмамланды. Алар ике тәүлек чамасы барды һәм анда 600дән артык кеше, 150 берәмлек техника катнашты.

16 гыйнвар Шахтыда матәм көне игълан ителде.

Ростов өлкәсенең Шахты шәһәрендә күп катлы торак йортта шартлау 14 гыйнвар иртән булды. Нәтиҗәдә соңгы ике кат өлешчә җимерелде, дүрт фатирга зыян килде. Җиде кеше коткарылды. Йорттан 140 кеше эвакуацияләнде.

Дүшәмбе кич коткаручылар җимерекләрне аралауны туктатып торган иде, чөнки дивар ишелү куркынычы булды. Төнлә ул дивар сүтелде һәм кешеләрне янә эзли башладылар.

Вакыйгага бәйле җинаять эше ачылды. Тикшерүчеләр шартлау табигый газ чыгу нәтиҗәсендә булган дип фаразлый.

31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Йортта газ шартлаган дип әйтелде. 39 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG