Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитогорскида шартлаулар өчен җаваплылыкны "Ислам дәүләте" төркеме алды


Магнитогорскида шартлау булган йорт җимерекләре
Магнитогорскида шартлау булган йорт җимерекләре

Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме Магнитогорскида йорт һәм микроавтобус шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

Әлеге мәгълүматны Al Naba гарәп газетына сылтанып, SITE Intelligence Group ширкәте хәбәр итте. Ширкәт интернетта террорчылык оешмаларның активлыгын күзәтә.

Directorate 4 Telegram каналы бу мәгълүматны раслады һәм Al Naba басмасындагы текстны урнаштырды. Анда сугышчан төркем тарафдарлары шартлаткычны йортка куйган һәм эшләтеп җибәргән дип языла. Өч атна буена берни дәшми торуларын террор гамәле оештыручыларның иминлеген тәэмин итү белән аңлаталар.

Al Naba мәкаләсендә китерелгән сүзләрдән тыш, башка төрле ачыклаулар кертелми. Шул ук вакытта җиһадчылар Русия хакимиятләренең шартлаткыч матдә эзе табылмады дигән сүзләрен китерә диелә Directorate 4 хәбәрендә.

31 декабрь иртәсендә Магнитогорскида ун катлы йортның бер кереше шартлаудан соң ишелеп төште. Йортта газ шартлаган дип әйтелде. 39 кеше һәлак булды.

Соңрак 1 гыйнвар төнендә Магнитогорски үзәгендә миниавтобус шартлады. Өч кеше һәлак булды. Русиянең берничә медиасы моны террор гамәле һәм бу 31 декабрь көнне йорт шартлау белән бәйле булырга мөмкин дип язып чыкты. Znak.com шартлаган йортта гексоген матдәләре табылган дип язса да, Русия Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко моны кире какты.

Шулай ук Znak.com үз чыганакларына таянып, 1 гыйнварда шартлаган миктроавтобуста атыш нәтиҗәсендә "өч террорчы" үтерелгән дип тә язган иде.

ФСБ да табигый газ шартлаудан тыш башка версияләр каралмый дип белдерде.

11 гыйнварда Znak.com Тикшерү комитетына Магнитогорскида йорт шартлауга бәйле 14 сораудан торган исемлек җибәрде. Анда йорт шартлау белән "Газель" шартлау арасында элемтә бармы, шартлау йортның кайсы фатирында булган һәм анда кемнәр яшәгән, җинаять кылуда шикләнелүчеләр яки тоткарланучылар булдымы, эш сер итеп сакланамы дигән сораулар бар.

XS
SM
MD
LG