Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татнефть" һәм тагын өч нефть ширкәте Росгвариядән зарлана


Виктор Золотов

Нефтьчеләр Росгвардия саклау оешмалары базарын үз контроленә алырга тырыша һәм ширкәтләрнең сайлау мөмкинлеген бетерә дип саный. Зарланучылар арасында "Татнефть" тә бар.

Русиянең дүрт нефть ширкәте җитәкчеләре Росгвардиядән зарланып, Русия Иминлек шурасы рәисе Николай Патрушевка мөрәҗәгать иткән. Нефтьчеләр Росгвардия саклау оешмалары базарын үз контроленә алырга тырыша һәм ширкәтләрнең сайлау мөмкинлеген бетерә дип саный. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

"Танефть", ЛУКОЙЛ, "Газпром нефть", һәм СИБУР җитәкчелеге исеменнән язылган хатта Росвгардия нефть ширкәтләренә үз корылмаларын саклауны хөкүмәт карарына яраклаштырырга куша диелә. Басма чыганаклары сүзләренчә, бу чынлыкта саклау оешмаларын алыштырырга туры киләчәк дигән сүз. Шулай итеп, Росгвардия саклау хезмәтләре базарын монополияләштерергә һәм бәяләрне арттырырга тели ди газета әңгәмәдәшләре.

Росгвардия вәкиле Валерий Грибакин бу уйлап чыгарылган проблем дип белдерә. Ул хосусый саклау оешмаларының эшчәнлеген тыючы күрсәтмәләр санының артуын кире кага. Шул ук вакытта Грибакин Росгвардия хезмәтләре кыйбатрак торуын да таный, чөнки аларның "сакчылары яхшырак әзерлекле" ди.

Русия президенты иминлек хезмәтенең элекке башлыгы Виктор Золотов җитәкләгән Росгвардия 2016 елда төзелде һәм шуннан башлап аңа элек эчке эшләр министрлыгы вәкаләте булган хосусый саклау оешмаларын контрольдә тоту хокукы бирелде. Атап әйткәндә, ул энергетика комплекслары корылмаларын саклаучы хосусый оешмаларның лицензияләрен алу вәкаләтенә дә ия.

Ягулык-энергетика өлкәсе корылмаларын саклаучы оешмаларда күп миллиардлаган сумнар әйләнә. "Коммерсантъ" язуынча, энергетика министрлыгына хезмәт күрсәтүче оешма 2017 елда 6,5 миллиард сум акча эшләгән.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG