Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзен көчләү турында белдерүче Уфа полициясе хезмәткәре эшеннән алынды


Әлеге карар эчке тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп кабул ителгән. Көчләнгән кыз эчке эшләр оешмасы хезмәткәренең абруен төшерүче гамәлләр кылуда гаепләнә.

Үзен полиция түрәләре көчләве турында белдергән, Уфа полициясендә эшләүче 23 яшьлек кызны вазифасыннан алганнар. Бу хакта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге карар эчке тикшерү нәтиҗәләренә нигезләнеп кабул ителгән. Кыз эчке эшләр оешмасы хезмәткәренең абруен төшерүче гамәлләр кылуда гаепләнә.

Аннан тыш, Уфа районы полиция бүлегендә тагын бер хатын-кыз хезмәткәр эшеннән куылган.

Тикшерү барышында аларның полиция бүлекләрендә җитәкче урыннарда эшләүче өч хезмәткәр белән Уфа районы полиция бинасында исерткеч эчемлекләр эчүе ачыкланган. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, полиция түрәләре вазифаларыннан алынган иде инде.

Былтыр октябрь ахырында Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Кырмыскалы районы полиция бүлеге башлыгы Салават Галиев (50 яшь), Уфа районы полиция бүлеге башлыгы Эдуард Матвеев (51 яшь) һәм Уфа районының миграция идарәсе инспекторы, Павел Яромчукны (34 яшь) сак астына алу карары чыгарды. Алар полициянең җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучысын (дознаватель) көчләүдә шикләнелә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 30 октябрьгә каршы төндә миграция идарәсенең Уфа районы бүлегендә 23 яшьлек хатын-кыз хезмәткәр өч полиция түрәсе тарафыннан һөҗүмгә дучар була. Аны исерткеч эчемлекләр эчертеп көчләгәннәр диелә.

Кайбер басмалар полиция ачыклаучысы Башкортстандагы Росгвардия офицеры кызы дип язды.

XS
SM
MD
LG