Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибайда һава зарарлану сәбәпле халыкка битлекләр тарата башладылар


Архив фотосы
Архив фотосы

Сибайда һавага зарарлы матдәләр таралу турында хәбәрләр узган ел ахырында килә башлады.

Сибайда һавага зарарлы матдәләр таралу сәбәпле җирле халыкка битлекләр һәм күмер тарата башлаганнар. Бу хакта шимбә көнне узган брифингта шәһәр идарәсе һәм гадәттән тыш хәлләр комитеты белгечләре белдергән дип хәбәр итә Башинформ агентлыгы.

Шәһәр идарәсе сайтында әйтелгәнчә, битлек һәм күмер алу өчен паспорт күрсәтү кирәк.

"Шулай ук мәктәп балаларына сөт бирергә тәкъдим ителгән. Бу мәсьәлә Роспотребнадзор белгечләре белән килештерелгән. Сөт дүшәмбедән [21 гыйнвар] башлап бирелә башлый" дип хәбәр итте шәһәр башлыгы Рөстәм Афзалов.

Җомга көнне Сибайга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров белән Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән булып киттеләр. Сибайның 500ләп баласы Кырымдагы шифаханәләргә җибәреләчәк дип хәбәр ителде.

Моннан тыш, Рөстәм Афзалов сүзләренчә, 40 бала Баймактагы "Талкас" шифаханәсенә һәм тагын 30 бала җирле профилакторийга урнаштырылачак.

Сибайда һавага зарарлы матдәләр таралу турында хәбәрләр узган ел ахырында килә башлады.

Мәхкәмә приставлары "Сибай бораулау реагентлары корылмасы"ның эшчәнлеген туктаткан иде. Мәхкәмә ачыклавынча, завод һавага зарарлы матдәләр чыгарган һәм шәһәрдә күкерт исе чыганагы булган. Тикшерү корылмадан чыккан истә углерод оксидының 4,1 тапкыр артык булуын күрсәткән.

Завод җитәкчесенә зарарлы матдәләр чыгаручы корылмаларны 90 көнгә туктатып торырга һәм хилафлыкларны төзәтергә кушылды.

Сибай халкы начар искә узган елның ноябрендә зарлана башлады. Әлеге хәлне тикшерү өчен махсус комиссия булдырылды. Элегрәк Сибай тирәсендә ташландык карьерда мәгъдән яна, шуның исе чыга дип белдерелгән иде.

XS
SM
MD
LG