Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар театры булырмы?


Мәскәү тамашачысы Туймазы театры тамашасын карый, архив фотосы
Мәскәү тамашачысы Туймазы театры тамашасын карый, архив фотосы

Мәскәүдәге Татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев әйтүенчә, Камал театры гастрольләре Мәскәүдә татар театры булдырырга кирәк дигән фикерне ныгыткан.

Камаллылар ике елга бер уза торган Мәскәү гастрольләре вакытында спектакль күрсәтү белән генә чикләнмичә, төрле иҗтимагый, рәсми оешмаларда очрашулар үткәреп китә. Быел алар Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә, 1186 санлы татар мәктәбендә, шулай ук Татар штабы дип аталган яшьләр оешмасында очрашулар уздырды.

Артистлар белән очрашу вакытында Татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Мәскәү кебек зур шәһәрдә татар театры һичшиксез кирәк, ул булырга тиеш һәм ул татарның туган теле яңгыраган бер мәдәни утрау рәвешен алырга тиеш дип белдерде.

Мәскәүдә татарлар театрлар оештырып карады инде. Узган ел гына "Диләфрүз" халык театры үзенең 30 еллыгын бәйрәм итте. Мәдәни үзәк каршында "Газиз" дип аталган балалар театр студиясе эшләп килә. Ләкин аларның берсен дә тулы тормышлы татар театры дип әйтеп булмый. Бәлки шуңа күрәдер кайбер иҗтимагый оешмаларда татар театры оештыру темасы көн кадагына менгән. Моңа нинди дә булса нигез бармы соң? Театр бит ул уен гына түгел. Шуны ачыклар өчен Рөстәм Ямалиевка берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек.

― Рөстәм әфәнде, Мәскәүдә театр булдырырга дигән идея Камал театры артистлары белән очрашканнан соң барлыкка килдеме? Театр оештыруны ничек күз алдына китерәсез?

Рөстәм Ямалиев
Рөстәм Ямалиев

― Безнең татар штабында бу хакта сүз күптән бара инде. Иң кызыгы шунда дип әйтер идем, миңа берничә ел рәттән җәйге ял вакытында "Современник" театрының баш режиссеры Галина Волчек белән очрашырга туры килде. Театр турындагы сорауны беренче булып ул күтәрде: "Минем театрда да бик талантлы татар артистлары бар. Нигә сез Мәскәүдә үзегезнең профессиональ театрны оештырмыйсыз, мин сезгә бу эштә ярдәм итә алачакмын", диде.

― Мәскәүдә татар булган артистлар күп күбен. Ләкин аларның барысы да татар телен яхшы белә дигән сүз түгел бит әле. Театр татарча уйналырга тиеш бит.

― Татар телендә яхшы сөйләшүче артистларыбыз да бар. Мин алар белән таныш инде. Узган ел "Игра престолов" дигән фильмны Мәскәү татарлары татар теленә тәрҗемә итеп, татарча дубляж ясады. Менә бездә хәзер татар телен өйдә өйрәнергә кирәк дигән фикер алга сөрелә. Өйдә ул бит кухня теле генә булып калачак. Ә менә Мәскәүдә театр булса, анда татар телендә сөйләсәләр, балалар да татар телендә театр уйный икән, ул телне белергә кирәк дип әйтәчәк. Беренче чиратта театр ул туган телне өйрәнүнең беренче чыганагы булып торачак. Безнең штаб быелгы гастрольләргә тамашачылар җыю белән дә шөгыльләнде. Без һәр спектакльгә 150-200 тамашачы алып килек. Мәскәүдә театр сөючеләр күп. Ләкин театр профессиональ булырга тиеш!

― Театр бит ул сөйләү белән уйнау гына түгел. Аның бинасы да, финанс ягы да булырга тиеш. Нигезе булырга тиеш. Ул яктан нинди дә булса фикерләрегез бармы?

― Әлбәттә безгә Татарстан хөкүмәте дә, вәкаләтле вәкиллек тә ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Татар кешесенә театр бик хас дип улыйм. Аның бит 110 еллык тарихы бар. Менә сез бина кирәк дисез. Татарларга элекке "Энтузиаст" дип аталган кинотеатр бинасын биргәннәр иде. Ләкин аны һаман эш итеп бетермәделәр. Ярты юлда калды. Менә ул бинаның да язмышын якыннан белергә кирәк булыр. Аннан соң безнең штабның шундый сәясәте бар – яшь эшкуарларны үстерү, тәрбияләү һәм алар арасында мәдәниятебезгә ярдәм итәргә торучы иганәчеләр булдыру. Бүгенге көндә без театр курслары ачып җибәрүне планлаштырабыз. Аның белән безнең штабның активисты Динар Сәләхов шөгыльләнәчәк. Әлегә шундый планнар. Киләсе атнада танылган режиссер Галина Волчек белән очрашып, аның киңәшләрен дә тыңлыйсыбыз килә.

Шушы планнар турында Динар Сәләхов белән дә сөйләшеп алдык.

Динар Сәләхов
Динар Сәләхов

"Мин Фәрит Бикчәнтәев (Камал театры режиссеры - ред.) укучысы. Без аңа театр булдыру планнары турында сөйләдек, ул безгә теләктәшлек белдерде. Якын арада Мәскәүдә өч айлык театр курслары ачып җибәрергә җыенабыз. Анда актерлар осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте кебек предметлар укытылачак. Бина мәсьәләсендә дә проблем юк. Без ГИТИСның студентлар театрында шөгыльләнәчәкбез. Анда спектакльләр күрсәтү мөмкинлеге дә булачак", диде Динар.

Динар Сәләхов 2004 елда Казанда мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Камал театрында махсус курсларда укыган. Спектакльләрдә катнашкан. Мәскәүдә төрле чаралар оештыру белән мәшгуль. Мәскәү татар яшьләренең КВН мөдире. Иҗтимагый эшләрдә дә катнаша.

XS
SM
MD
LG