Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туймазы театры Мәскәүне яулады


"Җизнәкәй" спектакленнән күренеш
"Җизнәкәй" спектакленнән күренеш

1-2 февраль Башкортстанның Туймазы театры Мәскәү тамашачыларына ике спектакль күрсәтте. Тамашалардан артистлар да, тамашачылар да бик канәгать калган.

Мәскәүдә тамашалар оештыручылар тамашачыны Казан вокзалыннан ерак булмаган җирдә урнашкан Мәскәү мюзик холлы бинасына ияләндереп килә. Соңгы елларда театрлар да еш кунак Мәскәүдә. Камал гына түгел, Тинчурин исемендәге, Әтнә, Минзәлә театрлары да Мәскәү тамашачысына таныш. Шушы көннәрдә бу бинада Башкортстанның Туймазы театры ике спектакль күрсәтте. Алар башкорт классигы Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” һәм урыс язучысы Александр Коровкинның “Түтиләр” спектаклен алып килгән.

Туймазылар ике ел элек кенә мәскәүләр белән танышып киткән иде. Яңа очрашу уңаеннан театр мөдире Фирзәт Габидуллин һәм баш реҗиссер Илнур Муллабаев белән әңгәмәләшү мөмкинлеге дә булды.

Фирзәт Габидуллин һәм Илнур Муллабаев (у)
Фирзәт Габидуллин һәм Илнур Муллабаев (у)

– Фирзәт әфәнде, ике ел элек кенә булган идегез бит. Мәскәүгә еш килә башладыгыз әле?

– Мин алай дип әйтмәс идем. Замана авыр булуга карамастан без яшәргә тиеш. Без кечкенә шәһәрләр театры исемлегенә керәбез. 27нче сезонны гына ачтык, яшебез дә яшь егетләрнеке кебек. Ләкин шулай булуга карамастан бездә дә барлык театрларга хас амбиция бар. Ә Мәскәү инде ул гел башка. Монда шырдый-бырдый спектакльләр алып килеп булмый. Без үзебезнең профессионал театр икәнлегебезне күрсәтергә тиеш. Безнең дә үз йөзебез булырга тиеш. Бездә әле үсү чоры, ләкин без Уфамы, Казанмы, Мәскәүме – үз тамашачыбызны яулап алырга тиеш.

– Сезнең театрда нинди актуаль проблемнар бар? Аларны чишү юлларын ничек табасыз?

– Театр, гомумән, проблемсыз булмый, минемчә. Аңа һәрвакыт акча җитми, театр беркайчан да керемле була алмый, мин шулай уйлыйм. Ул борынгыдан шулай килгән, Эсхил заманнарыннан. Тамашачы булмаса, театр да була алмый. Әгәр дә акча эшлим дип театр коммерциягә кереп китә икән, аның киләчәге булмаячак. Бер караганда, кайберәүләр артистларга кул чабу да җитә дип уйлый. Ләкин бит ул артистның да яшисе бар, гаиләсе бар. Менә шул вакытта театрны яратучылар да ярдәмгә килә. Аннан соң грант системнары барлыкка килде. Әлбәттә ул грантны алыр өчен матурлап язарга кирәк. Ул да эш! Менә соңгы вакытта кечкенә шәһәрләр театрларына грантлар бирә башладылар. Шул грантка башкорт классигы Хәбибулла Ибраһимовның “Җизнәкәй” әсәрен куйдык. Аны әле бер елга якын гына безнең театрда эшли башлаган Илнур Муллабаев сәхнәләштерде.

"Түтиләр" спектакленнән соң
"Түтиләр" спектакленнән соң

Безнең сөйләшүгә Илнур әфәнде дә кушылды:

– Ул грантка без әле театр өчен бик кыйммәтле аппаратура да сатып алдык. Әлбәттә, алай махсус бирелә торган акчаларны, мәсәлән, хезмәт хакы итеп бирә алмыйсың. Аның чикләнгән кагыйдәсе бар. Шул ук вакытта театр андый техниканы беркайчан да сатып ала алмас иде.

Илнур Муллабаев Уфада артистлар гаиләсендә туган, сәнгать институтында, соңыннан режиссерлыкка Мәскәүдә ГИТИСта укыган. 2003 елдан Уфаның Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театрында эшләгән. Менә әле елга якын гына Туймазыга күчеп килгән. “Җизнәкәй” спектаклен, рус классигы Островскийның “Котырган акчалар” әсәрләрен дә сәхнәләштерергә өлгергән. Алай гына түгел, "шул вакыт эчендә алты әсәр куйдым инде", диде ул.

– Илнур әфәнде, сез башкаладан Туймазыга күчеп килгәнсез. Күбрәк киресенчә була. Шундый адымга нинди сәбәпләр этәрде сезне?

– Вакыт җиткәндер, күрәсең. Уфада миңа иҗат киңлеге җитмәде. Елга бер, ике елга бер спектакль кую – ул иҗат кешесе өчен бик аз. Минем театрда үз репертуарымны булдырасым килә иде. Минем укытучым Леонид Хейфец “Театрның уңышы – директор белән режиссерның бердәмләшеп эшләвендә” дип әйтә торган иде. Туймазы театрында без директор белән бер-беребезне ишетеп, аңлап эшлибез.

Кемдер Туймазыны башкаладан еракта, кечкенә шәһәр дип уйлый. Бу очракта данлыклы Рудольф Нуриевның сүзләрен исемә төшерәсем килә. “Сезнең ватаныгыз кайда?” дигән сорауга ул: “Минем ватаным – сәхнә!” дип җавап биргән. Мин дә ул әйтмешли, кайда сәхнә – шунда эш, дип җыендым та килдем Туймазыга. Уфада мин хуҗа түгел идем. Хуҗа булу – нуҗалы булуга да китерергә мөмкин. Җаваплылык зур. Шуны да әйтәсем килә: кайда гына булмасын, театр өчен провинция юк.

– Репертуар дигәннән, театрның уңышы да репертуарның төрле булуыннан, дөрес сайлануыннан киләдер. Сезнең татар тарихына багышлап язылган әсәрләрне сәхнәләштерергә уйлаганыгыз юкмы?

– Репертуар проблемы бар дип әйтмәс идем. Безнең театр сәхнәсендә Әнгам Атнабаев, Илгиз Зәйниев, Зөлфәт Хәким белән бергә Николай Островский, Шекспир, Шиллер әсәрләре дә уйнала. Менә көзгә башкорт классигы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап аның “Озын-озак балачак” әсәренә тотынырга уйлап торабыз. Бу яңача куелачак. Шулай да күңелемдә татар классиклары әсәрләрен кую планнары да бар. Кәрим Тинчурин, Нәкый Исәнбәт, Аяз Гыйлаҗевләр куелыр дип уйлыйм.

–Туймазыда көн дә уйныйсызмы?

– Туймазы – зур шәһәр түгел. Без анда аена 4-5 мәртәбә генә уйныйбыз. Аннары инде авылларга чыгабыз. Ярый әле Туймазы Башкортстан белән Татарстан чигенә урнашкан. Теге якта да татар авыллары, бу якта да татар авыллары.

Тамашачы
Тамашачы

– Башкортстан республикасында яшәүче милли театр буларак без әлбәттә башкорт драматургларын да куярга тиеш, татар театры буларак татар әсәрләре дә безнең репертуарга керергә тиеш. Театр үссен өчен аның репертуарында рус һәм чит ил классикларының да, замандашларның да әсәрләре булырга тиеш. Мәсәлән, без Шекспирның “Һамлетын” куйдык. Театр мөдире булсам да, мин дә артист кеше. Унбиш ел сәхнәдә булдым, шуңа Һамлетны үзем уйнадым. Хәтта шул роль өчен Мәскәүдә узган фестивальдә "Иң яхшы ир-ат роле" дигән номинациядә бүләк тә алдым, – диде Фирзәт Габидуллин.

– Фирзәт әфәнде, Туймазына артистлар өчен торак мәсьәләсе ничек?

– Менә ул яктан мактана алам, бүгенге көндә мохтаҗлык юк. Артистларга фатир бирәләр. Театр өчен артистларны махсус укытып кайтарабыз.

– Мәскәү тамашачысы ничек кабул итте бу юлы? Бәлки ике генә түгел, күбрәк әсәр алып килергә кирәктер?

– Без бит бирегә имтихан бирергә киләбез, дулкынланып киләбез. Ике көнендә дә тамаша залы тулы булды. Халык бик җылы кабул итте. Шулхәтле кул чаптылар, хәтта артистлар уйнауларыннан туктап торды. Ләкин әлегә ике спектакль дә бик таман. Без – Галиәсгар Камал, Гафури театрлары түгел. Без бит әле алар белән чагыштырганда бала гына. Шуңа күрә без алар Мәскәүгә килмәгән елда гына киләбез. Алар ике елга бер килә, без дә ике елга бер киләбез. Алла бирса, алар дәрәҗәсенә җиткәч без дә унар көнлек гастрольләр ясарбыз әле.

Драматург Александр Коровкин артистлар белән
Драматург Александр Коровкин артистлар белән

Драматург Александр Коровкинның “Түтиләр” әсәре буенча куелган спектакльдә автор үзе дә бар иде. Азатлык аның да фикерен сорашты.

– Минем бу пьеса күп телләргә тәрҗемә ителде инде. Чуаш, мари, чех телендә дә бара бу әсәр. Күптөрле рус театрларында уйнала. Ниһаять, бу әсәр минем туган татар телемә дә тәрҗемә ителде.

– Сез әллә татармы?

Уфада туып-үскән, анда укыган кеше буларак минем өчен татар теле туган тел кебек

– Юк, мин татар түгел, урыс кешесе. Ләкин мин Уфада туып-үскән, анда укыган кеше буларак минем өчен татар теле туган тел кебек. Мин аңлыйм татарча. Бүген шунысына да игътибар иттем, рус театрына караганда татарлар остарак уйнады һәм татар тамашачысы бик яхшы кабул итте. Рус театрларында алай ук түгел, - диде Александр Коровкин.

Спектаклдән соң күмәк фото
Спектаклдән соң күмәк фото

Шулай итеп, Мәскәүдә Туймазы татар дәүләт театрының ике көнлек гастрольләре узып китте. Бу очрашудан артистлар да, тамашачылар да бик канәгать калган. Тик бер ханым гына: “Бүген көне буе “Җизнәкәй” спектакленә барам дип “Җизнәкәй” җырын җырлап йөрдем. Ләкин спектакльдә ул җыр җырланмады. Бик ишетәсем килгән иде”, диде.

Сүз ахырында шунысын да әйтергә кирәк, музыкалы спектакль буларак “Җизнәкәй”дә җырлар күп иде. Музыкасын Илшат Яхин язган. Спектакльдә искиткеч матур музыка яңгырады.

XS
SM
MD
LG