Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры Антальяда узучы халыкара театр фестивалендә катнаша


Камал театры артистлары Антальядә фестиваль ачылышы алдыннан
Камал театры артистлары Антальядә фестиваль ачылышы алдыннан

Татарстанның танылган театры ике көн рәттән Төркиянең Анталья шәһәрендә спектакль куя. Бу аларның бер ел эчендә Төркиягә икенче тапкыр килүе.

18-19 майда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Төркиянең Анталья шәһәрендә уза торган Халыкара театр фестивалендә катнаша. Бу фестиваль ундүртенче тапкыр уза. Анда дәүләт театрлары спектакльләр күрсәтә.

Анталиядәге халыкара театр фестивале беренче тапкыр Төркиянең дәүләт театрлары тарафыннан 2010 елда үткәрелгән. Шул вакыттан бирле ул ел саен 100 меңнән артык тамашачыны, кимендә 50 чит ил һәм 40 җирле театр коллективларын җыя. Камал театры бу фестивальдә беренче тапкыр катнаша.

Фестиваль 11 көн дәвам итә һәм быел биредә сигез илдән 22 театр катнаша. Төркия, Испания, Маҗарстан, Польша, Франция, Куба, Италия арасында Татарстан да бар. Русиядән бердәнбер театр килгән.

Камаллар Төркия тамашачысына Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтә. Спектакльдә төп рольне Люция Хәмит башкара. Шулай ук бу спектакльдә Алсу Каюмова, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Гайфетдинов, Алмаз Гәрәев, Илнур Закиров уйный.

Камал артистлары Антальяның Хашим Ишҗан мәдәни үзәге сәхнәсендә ике көн рәттән чыгыш ясый. Кичә беренче көн булды. Татарстан театры тамашасын карар өчен Антальяда яшәүче татарлардан тыш башка шәһәрләрдән килүчеләр дә шактый булды. Спектакльгә билет бәясе 90 төрек лирасынан (255 рубль) башланды.

Спектакль төрек теленә тәрҗемә ителде. Тәрҗемә ителгән төрек тексты сәхнә өстенә куелган экраннарда күрсәтелде.

Бу пьесаны режиссер Фәрит Бикчәнтәев 2013 елда куйды. Йон Фоссеның әсәрен Русиядә беренче булып Камал театры спектакль буларак чыгарды. Аның авторы узган елда Нобель бүләген алды. "Җәйнең бер көнендә" спектакле Камал театрның кече сәхнәсендә бара.

Камал театры спектакльдә кулланылган декорацияләр, кием, реквизитларны китертүне өчен йөк машинасын яллаган. Аңа 7,4 мең километр араны узарга туры килгән. Моңа кадәр Камал театры бу хезмәт өчен 1,2 млн сум акча тотылчагы хакында әйткән иде. Татарстаннан фестивальгә унтугыз кеше килгән.

  • Камал театры "Җәйнең бер көнендә" спектакле белән Русиянең "Алтын битлек", "Радуга" халыкара, Будапештта узган Madach International Theatre Meeting, Шанхайда узган заманча театр фестивальләрендә катнашты.
  • 2023 елның ноябрьдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Камал театры ике көн рәттән "Килмешәк" спектаклен күрсәткән иде. "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителде.
  • Төркия татарлары моны тарихи вакыйга дип атады. Спектакльдә күтәрелгән мөһаҗир язмышы темасын мөһаҗир буларак карау үзе бер гыйбрәт, диде алар. Тамашаны Азатлык хәбәрчесе дә карады.



🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG