Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли хәрәкәт активистлары ТИҮнең 30 еллыгын уздыруда ярдәм сорый


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы (БТИҮ) 23 февральдә беренче Корылтай уздыруның 30 еллыгына багышлап тантаналы мәҗлес уздырырга җыена.

Милли хәрәкәт активистлары БТИҮнең беренче Корылтаеның 30 еллыгы уңаеннан мәҗлес оештыруда матди ярдәм сорый. "Тарихи вакыйганың юбилеен үткәрү, тарихны, күренекле шәхесләрне искә алу, милли хәрәкәт акскалларын олылау бик дөрес һәм гадел гамәл булыр иде. Ветераннарның очрашуын үткәрү, данлы елларны искә алу зарур һәм бик әһәмиятле", дип язды БТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев үзенең Facebook сәхифәсендә.

Зәкиев беренче Корылтай татар халкының тарихында тирән эз калдырган вакыйга дип белдерә. "Бу җыенда беренче тапкыр татар халкының язмышын хәл итә торган мәсьәләләр күтәрелде - Татарстан автономиясен союздаш республика дәрәҗәсенә күтәрү, татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә кертү, республиканың икътисади мөстакыйльлеге турында, шулай ук бөтен Совет Берлегендә яшәүче татар халкын берләштерү һәм милли үсешен тәэмин итү темалары", ди активист.

Корылтайда Совет Берлегенең 32 шәһәреннән килгән 586 делегат катнашкан. Аларның 143е галим, 91е мәдәният эшлеклеләре, 53е төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, 41е укытучы, 24е дин әһелләре, 15е язучы булган.

"Бу тарихи Корылтай татар халкының сәяси һәм рухи уянуын күрсәткән беренче җыен булды. 1990 елның 30 августында Татарстан мөстакыйльлеге турында Декларация кабул итү, 1992 елда Татарстанның дәүләт дәрәҗәсе турында референдум үткәрү, 1992 елда Татарстан Конституциясен кабул итү – бу тарихи казанышларның нигезендә I Корылтайда күтәрелгән фикерләр һәм карарлар ята", дип яза Фәрит Зәкиев.

Күптән түгел Чаллы татар иҗтимагый үзәге оешуга да 30 ел тулды. Шушы уңайдан милли хәрәкәт активистлары түгәрәк өстәл сөйләшүе үткәрде.

Моннан 30 ел элек Уфада Башкортстан Татар иҗтимагый үзәген оештыру корылтае узган иде. Әмма бу хакта зурлап искә алучы булмады. Татар иҗтимагый үзәгенең ул еллардагы җитәкчесе Кәрим Яушев Азатлыкка оешма турында хатирәләрен яңартты.

XS
SM
MD
LG