Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Һелсинки төркемендә өч кеше рәислек итәчәк


Вячеслав Бахмин
Вячеслав Бахмин

Мәскәү Һелсинки төркеменең рәистәшләре булып Валерий Борщев, Вячеслав Бахмин һәм Дмитрий Макаров сайланган.

Оешманың рәисләре дүшәмбе узган җыелышта сайланган диелә Мәскәү Һелсинки төркеме сайтында.

Хокук яклау оешмасын моңа кадәр Людмила Алексеева җитәкләгән иде. Ул 8 декабрьдә Мәскәүдә 91 яшендә вафат булды.

Вячеслав Бахмин 1989 елдан бирле Мәскәү Һелсинки төркеме әгъзасы булып тора, ул шулай ук Сахаров үзәген гамәлгә куючы.

Валерий Борщев - Русиядә җәмәгатьчелек контроле кануны авторларының берсе иде, Русия думасының элекке депутаты, "Яблоко" фракциясе әгъзасы.

Дмитрий Макаров Мәскәү Һелсинки төркемендә 2017 елдан әгъза булып тора. Ул - Яшьләрнең халыкара хокук яклау хәрәкәтенең координация шурасы рәистәше, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ОБСЕ) Халыкара сивил инициатива шурасы әгъзасы.

Мәскәү Һелскинки төркеменә бер генә түгел, ә өч рәистәш сайлап кую карары оешма җыелышында кабул ителгән.

Людмила Алексеева 1960 еллар ахырыннан башлап хокук яклау эшчәнлеге алып бара, 1976 елда Мәскәү Һелсинки төркеме оештырылгач, аның әгъзасы була. 1977 елда ул Совет берлегеннән АКШка күченергә мәҗбүр ителә. Русиягә 1993 елда кайта. 1996 елда Мәскәү Һелсинки төркеме җитәкчесе булып сайлана. Даими рәвештә кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнә.

XS
SM
MD
LG