Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Полиция бүлегендә биш сәгать тоттылар"


Яшьләр полиция бүлегендә
Яшьләр полиция бүлегендә

19 гыйнвар Мәскәүнең мөселман татар яшьләре оештырган "Седьмое поколение" оешмасына куәт оешмасы вәкилләре бәреп кереп, андагы кешеләрне полиция бүлегенә алып киткән. Элегрәк оешма гает бәйрәмнәре вакытында полиция хезмәткәрләрен тәртип саклауга чакырса да, алар килүне кирәк тапмаган.

Мәскәүдә "Седьмое поколение" оешмасы 19 гыйнвар булган хәлне шикаять итәргә җыена. "Төгәл шикаятьнең ничек әзерләнү тәртибен хәзер өйрәнәбез. Әле бөтен нечкәлекләрне дә белмибез. Безгә Мәскәү мөфтияте ярдәм итә", диде оешманың җитәкчесе урынбасары, 33 яшьлек Алмаз Габдрахманов.

Аның сүзләречә, шимбә кичендә оешмада 35 кеше, шул исәптән биш бала булган. "19 гыйнвар көнне никах уздыручы бер гаилә оешма волонтерларына дип күчтәнәчләр алып килде. Без балалар белән дәресләр уздыргач, шул күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Киләчәк планнарны барладык. Инде өйгә кайтып китәргә әзерләнгәндә, бинага коралланган, күзләре генә күренеп торган битлекләр кигән куәт оешмалары вәкилләре килеп керде.

Барыбыз да куркуга калдык. Балалар аеруча курыкты. Алар нәрсә булганны аңламады. Йөзләре агарды. Без аларны тынычландырырлык сүзләр дә таба алмадык, чөнки нәрсә көтәсен үзебез дә белмәдек. Нәтиҗәдә балалар бер урында баскан килеш, селкенмичә басып торды.Униформа кигән зур бәдәнле кешеләр экстремизмга каршы көрәш үзәгеннән диделәр, документларын күрсәтмәделәр. "Сез кем?" дигән сорауга да бик дорфа җавап бирделәр. Аяк киемнәрен салып тормыйча намаз укый торган келәмнәрне таптап йөри башладылар. "Келәмнәрне таптамагыз" дигәнгә дә "кысылмагыз!", дип җавап бирделәр.

Келәмнәрне таптап йөрүче куәт оешмалары вәкилләре
Келәмнәрне таптап йөрүче куәт оешмалары вәкилләре

Алар безнең эшчәнлекне бозарга килделәр, бу низаг чыгару максатындагы провокация иде. Әмма алар үзләрен бик начар тотсалар да, канун бозсалар да, без волонтерлар белән аларга карата физик көч кулланмаска дип килештек. Без алар белән низагка кермәдек һәм аларның таләпләрен үтәдек. Без Мәскәүнең экстремизм бүлеге җитәкчесе Денис Билалов белән телефон аша элемтәгә кердек. Ә безгә килгәннәрнең берсе - Көньяк-көнчыгыш бүлгесенең экстремизмга каршы көрәш үзәге җитәкчесе Ирек Харисов иде. Бөтен бүлмәләрне карап чыктылар, китапларны алып актардылар, урындыкка басып шкаф өсләрен дә карадылар.

Аннары документларны тикшерү өчен безне полиция бүлегенә алып китәргә кирәклеген әйттеләр. Бик озак үтенеп сораганнан соң, балалары булган ата-аналарны балаларыннан аермыйча, документларын шунда гына тикшерүгә күндерә алдык. Инде әти-әниләре балаларына "Әйдәгез, кайтабыз" дигәч, балалар туктый алмыйча үкси-үкси елый башладылар. Эченә җыйган бар куркулары атылып чыкты. Белмим, ата-аналары аларны аннары ничек тынычландыра алгандыр.

Полиция бүлегенә 30га якын кешене алып киттеләр. Бармак эзләрен алу турында бер сүз дә булмаса да, анда баргач документларны тикшерүдән тыш, бармак эзләрен дә алдылар. Полиция бүлегендә биш сәгатьләп тоттылар. Сораулар бирделәр. Әйтерсең, без - террорчылар.

Мөселман яшьләре автозакта тотыла
Мөселман яшьләре автозакта тотыла

Тикшерү сәбәпләрен сорагач, барлык 30 кеше дә ниндидер исемлектәге шикле кешеләргә ошаган диделәр. Ничек 30 кешенең барысы да шикле кешегә охшасын инде? Ахыр чиктә барысын да җибәрделәр. Ике кешене генә ике көн тоттылар. 48 сәгатьтән дә күбрәк тоту канунсыз, шуңа аларны да җибәрделәр. Беркемгә бернинди эш ачылмады", ди Алмаз Габдрахманов.

Аның әйтүенчә, зур бәйрәмнәр уздырганда алар берничә мәртәбә полиция хезмәткәрләрен тәртип сакларга чакырган булсалар да, куәт оешмалары ул вакытта килүне кирәк тапмаган.

"Без мөрәҗәгатьләрне хәтта Мәскәүнең бүлге префектурасы аша да тапшырдык. Алар безгә телефон аша шалтыратып килергә вәгъдә итте. Әмма Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме иртәнге биштә үк башланганга, алар чара тәмамланып кешеләр таралганнан соң гына килделәр. Ул чакта алар кәгазьләренә мөһер генә куйдырып киттеләр. Ягъни без сораганда алар үз эшләрен башкару турында мөһер алу өчен генә килә", ди Габдрахманов.

2008 елдан бирле эшләүче "Седьмое поколение" оешмасы бинаны арендага алган. Җомга көнне монда җомга намазлары да уза, балаларга дәресләр оештырыла.

"Оешмага нигездә ислам динендә булган актив яшьләр керә. Без дини проектлар белән генә чикләнмибез. Мохтаҗларга ярдәм итү проектларыбыз бар, ел дәвамында ветераннарга ярдәм итеп киләбез. Кичәләр уздырабыз. Дәресләр үткәрәбез. Фәнни конференцияләр оештырабыз.

Без бернинди ярамаган эш эшләмибез. Киресенчә, мәрхәмәтле эш белән шөгыльләнәбез. Безгә йөрүчеләр - волонтерлар, алар хезмәт хакы алмый. Шуңа бушлай башкаларга ярдәм итү белән шөгыльләнүчеләрне килеп куркыту ник кирәк булгандыр?

Моннан тыш без Мәскәү мөселманнарына гыйбадәт кылу өчен шартлар тудыру өлкәсендә эшлибез. Мәскәүдә өч миллионлап мөселман яши. Мәчетләр дүртәү генә. Шуңа җомга намазлары вакытында бер мәчеткә 750 мең кеше җыела дигән сүз. Бу инде митингны хәтерләтә. Мәчетләр юклыгы радикальләшүгә дә китерә ала. Бу хәлне истә тотып без җомга көнне җомга намазлары уздырырга булдык. Барысы да Мәскәү мөфтияте белән килештерелгән. Документлар бар", ди Алмаз Габдрахманов.

Аның әйтүенчә, алар балаларга әхлак, үз-үзеңне яхшы тоту турында лекцияләр укый, Коръән укырга өйрәтәләр.

Узган ел Мәскәүдә балаларга белем бирүче "Солидарность" фондының "Мәдинә" үзәгендә дә тентү узган иде. Ул вакытта аларга бу - прокуратураның планлы тикшерүе дип аңлатканнар иде, әмма Мәскәү прокуратурасы сәхифәсендә үзәктә тикшерү булырга тиешлеге турында мәгълүмат табылмады.

XS
SM
MD
LG