Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУның татар бүлегенә җитәкчене гыйльми шура сайлап куячак


Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бинасы
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе бинасы

Казан федераль университетында Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен җитәкләргә теләүче намзәтләр күп диде уку йорты ректоры Илшат Гафуров.

КФУ җитәкчелегенең 23 гыйнвар журналистлар белән узган очрашуында Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен кем җитәкләячәк дип тә сорадылар. Әлегә җитәкче билгеләнмәгән. Аны гыйльми шура сайлап куячак диде Илшат Гафуров. Аның сүзләренчә, әлеге вазифага намзәтләр күп.

Мәктәпне моңа кадәр җитәкләгән Әлфия Йосыпованың күптән түгел эшеннән алынуы билгеле булды, хәзерге вакытта ул бары тик мөгаллим буларак кына хезмәт итә диелде. Әлегә кадәр бу хакта рәсми хәбәр юк иде.

Хәзергә татар филологиясе юнәлешен вакытлыча Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының мөдире урынбасары Рамил Мирзаһитов җитәкли.

Гафуровтан шулай ук университетта милли кадрлар әзерләү турында сорадылар.

КФУның татар бүлегенә җитәкчене гыйльми шура сайлап куячак
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:45 0:00

"Татарстан президенты милли кадрлар әзерләүдә КФУның ролен көчәйтү тәкъдиме белән чыккач, без Татарстан урамында урнашкан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында максатлы програм белән эшли башладык. Республикадан беренче мөрәҗәгать кабул иттек: бу юнәлештә 125 кеше укый, аларның 75е көндезге бүлектә. Киләчәктә Татарстан мәгариф министрлыгы нинди фәннәрдән, күпме белгеч кирәклеген язып, тагын мөрәҗәгать җибәрәчәк", дип сөйләде ректор. Әлеге вакытта аудиторияләрне, лабораториләрне җиһазлау бара. Анда барысы да татарча язылырга тиеш диде Гафуров. Биология, физика лабораторияләрен күпмедер дәрәҗәдә кабатлау да булачак. Казанның татар телендә белем бирүче 2нче санлы гимназия белән хезмәттәшлек бара, булачак укытучылар анда тәҗрибә дә алачак.

Ректор сүзләренчә, милли белгечләр әзерләүнең бер өлеше федараль бюджеттан, икенчесе төбәк казнасыннан түләнергә тиеш.

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде. Мәктәп яңа структура буларак былтыр ноябрьдән эшли башлады.

Кабул ителгән 125 студент өчен Татарстан бюджетыннан барлыгы 11 миллионлап сум акча бүленгән.

Көндезге бүлеккә студентлар математика һәм информатика, тарих һәм җәмгыять белеме, музыка һәм өстәмә белем бирү дигән белгечлекләргә кабул ителгән.

Читтән торып уку бүлегендә балалар бакчалары һәм башлангыч сыйныф укытучылары дигән белгечлеккә укытачаклар. Студентлар киләчәктә фәннәрне татар һәм урыс телләрендә укыта алырдай белгечләр булачак.

XS
SM
MD
LG